Логотип Магариф уку
Цитата:

«Барысы да вакытлыча гына...» (VIII сыйныфта «Бер хәрабәдә ...» әсәрен өйрәнү)

(Татар әдәбияты классигы Ф.Әмирханның тууына 130 ел)Татар халкының күренекле язучысы Фатих Әмирхан – гомерен үз милләтенә хезмәт итүгә багышлаган шәхесләрнең берсе. Ул җирдә яшәвенең мәгънәсен, максат...

(Татар әдәбияты классигы Ф.Әмирханның тууына 130 ел)


Татар халкының күренекле язучысы Фатих Әмирхан – гомерен үз милләтенә хезмәт итүгә багышлаган шәхесләрнең берсе. Ул җирдә яшәвенең мәгънәсен, максатын халкына хезмәт итүдә күрә. Татар әдәбиятын яңа баскычка күтәрүдә үзеннән зур өлеш кертә. Аның дистәгә якын әсәре мәктәп программаларына кертелгән.


Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен ФДББС нигезендә төзелгән уку әсбапларында язучының «Ай өстендә Зөһрә кыз», «Нәҗип» (V сыйныф), «Бер хәрабәдә...» (VIII сыйныф), «Хәят» (IX сыйныф), «Шәфигулла агай» (X сыйныф) әсәрләрен укып анализлау каралган. V сыйныфта Ф.Әмирханның «Ай өстендә Зөһрә кыз» хикәясе укыла. Ай – үткән белән бүгенгене тоташтыручы образ: ул «бабаларның бабаларының... бабаларын» күргән, элек болай уйчан, моңсу булмаган, кешеләр күңеленә авыр­лык салмаган. Ай ни өчен моңсуланган? Шушы сорауга җавап рәвешендә хикәянең фәлсәфи фикере ачыклана: кешеләр бер-берсен рәнҗетеп, җәберләп яшиләр, шуңа күрә аларның тормышлары да, хәтта ай да моңсу. IX сыйныфта укып анализлана торган «Хәят» повесте кеше күңелен, кеше психологиясен аңларга өйрәтә, укучыда матурлык, гүзәллек тойгысы тәрбияли.


Ф. Әмирхан әсәрләрендә, XX гасыр башында иҗат ителгән башка бик күп әдәби ядкярләрдәге кебек, төп фикер сюжет аша түгел, ә фәлсәфи һәм психологик катлам аша җиткерелә. Шундый әдәби җәүһәрләрнең берсе «Бер хәрабәдә ...» әсәре VIII сыйныфта өйрәнелә. Хикәяне укып анализлау өчен, авторлык программасында (Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова) 2 сәгать вакыт бирелә. Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова тарафыннан төзелгән «Әдәбият дәресләре» методик кулланмасында (Татар. кит. нәшр., 2015 ел) уку әсбабындагы сорауларга җаваплар рәвешендә хикәягә анализ ясала. Шул уңайдан беренче дәреснең технологик картасын журнал укучыларга тәкъдим итәбез.


Дәреснең темасы. Матурлык, бәхет, мәхәббәт, яшьлек – барысы да вакытлыча гына.
Дәреснең тибы: әдәби әсәрне өйрәнү дәресе.
Максат: хикәядә тасвирланган образ­лар системасын, әдәби алымнарны ачык­лау аша төп фикерне билгеләү һәм әсәрнең идеясе белән бәйле стиль үзенчәлекләрен күрсәтү; балаларның рухи дөньяларын баету.
(Искәрмә: хикәянең сәнгатьчә эшлә­неше белән бәйле стиль үзенчәлекләре икенче дәрестә билгеләнә).
Көтелгән нәтиҗәләр
Шәхси нәтиҗәләр: милләтне ярату, җаваплылык, башка кешеләр хәлен аңлый алу хисенә, ихтыяр көченә ия булу.
Предмет нәтиҗәләре: хикәянең эчтәлеген, геройларын бәяли, автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсенә ия булу; әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белү.
Метапредмет нәтиҗәләре: чагыштыра, нәтиҗә ясый, әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белү.


Материал: Әдәбият. 8 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә. 1 кисәк / Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 271 б.; Әдәбият дәресләре. 8 сыйныф: методик кулланма /Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 88 б.


Технологик карта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ