Логотип Магариф уку
Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

Башлангыч сыйныфларда – тәҗрибәчелек

Фидүс ГЫЙЛЬФАНОВ, Фәйрүзә ЗАРИПОВА, Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбенең биология һәм башлангыч сыйныфлар укытучылары.Тәҗрибәчелек укучыларның системалы рәвештә күзәтүе белән бәйле. Тәҗрибә эшләре п...

Фидүс ГЫЙЛЬФАНОВ, Фәйрүзә ЗАРИПОВА, Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбенең биология һәм башлангыч сыйныфлар укытучылары.

Тәҗрибәчелек укучыларның системалы рәвештә күзәтүе белән бәйле. Тәҗрибә эшләре планы һәм күзәтүләр өчен биремнәр аерым журналда язылып барыла. Планда тәҗрибәнең темасы, максаты, тәҗрибә кишәрлекләренең (делянка) участоктагы урыны, мәйданы, туфракны эшкәртү алымы, орлык сорты, чәчү вакыты, туфракны йомшарту, үсемлекләрне сирәкләү, төбен өю, су сибү, өстәмә тукландыру, үсемлек авыруларына һәм корткычларына каршы көрәш, уңыш җыю алымнары һ.б. күрсәтелә.


Башлангыч сыйныфларда түбәндәге темаларга тәҗрибәләр үткәрергә мөмкин.


1 нче тәҗрибә – «Үсемлекнең дымга, җылыга һәм яктылыкка ихтыяҗы».


 Класс бүлмәсендә бер үк зурлыктагы 4 савыт алына һәм һәрберсенә, тигез итеп, туфрак салына, бер зурлыктагы гладиолуслар утыртыла. Савытларга тәртип номеры языла. Беренче, икенче, өченче савытларга кирәк кадәр су сибелә. Укучылар беренче һәм су сибелмәгән дүртенче савытны – кояшлы урынга, икенчесен караңгы шкафка, өченчесен кояшлы, ләкин салкынча урынга куялар. Беренче, икенче һәм өченче савытларга кирәк саен җитәрлек итеп су сибәләр, ә дүртенче савытка су сипмиләр. Укучылар гладиолус кыяклары үсеп чыгуны күзәтә, күргәннәрен көндәлек дәфтәренә яза баралар. Ике атна чамасы үткәч, әлеге тәҗрибәгә нәтиҗә ясала.


2 нче тәҗрибә – «Орлыкларны чылатмыйча һәм чылатып, шыттырып чәчүнең уңышка тәэсире».


Тәҗрибә үткәрү өчен 3 делянка алына. Беренчесе – контроль кишәрлек, аңа коры борчак чәчелә, икенчесенә – чылатылган борчак, өченчесенә шыттырылган борчак чәчелә.


Икенче кишәрлеккә чәчеләчәк борчак бер тәүлек чамасы суда тотыла. Чылатылган борчакның шыту дәрәҗәсе 1 – 2 проценттан артмаска тиеш. Шыттыру өчен, чәчүгә 4 – 5 көн калгач, борчакны, чылатып, җылы урынга куялар. Чылату һәм шыттыру өчен 100 г борчакка якынча 90 г су алына. Һәр 3 кишәрлеккә борчак бер үк көнне чәчелә, үстергәндә бер үк агротехника чаралары кулланыла. Уңыш төрле вакытта җыелырга мөмкин.


Борчакны кыяр, кәбестә, кишер, бәрәңге үстерелгән җиргә чәчү әйбәт санала. Борчак җире көздән яисә яз көне казып йомшартыла, туфракка ашлама кертелә. Борчакны рәт араларын 15 – 18, ә үсемлек араларын 4 – 5 см калдырып, 3 – 4 см тирәнлектә чәчәләр. Борчакны карап үстергәндә чүп үләннәрен утарга, баштарак рәт араларын йомшартырга һәм һава коры торганда су сибәргә кирәк. Чәчәккә бөреләнгәндә һәм кузакланганда борчакка су аеруча күп кирәк.





















Тәҗрибә кую
вакыты
Шытып чыгу вакытыЯфрак чыгару
вакыты
Чәчәк ату
вакыты
Кузаклану
вакыты
Уңыш җыю
вакыты
      

3 нче тәҗрибә – «Декоратив чәчәкләрнең үсүенә һәм чәчәк ату срогына органик ашламаларның тәэсире».


Бу тәҗрибә өчен 2 кишәрлек алына. Һәрберсенә 20 шәр кашкарый (астра), тимер үлән (вербена) яисә башка чәчәк үсентесе утыртыла. Аларны утыртканда һәм карап үстергәндә, тәҗрибә кишәрлегенә органик ашлама (тирес) кертелә, ә контроль кишәрлеккә ашлама кертелми.


4 нче тәҗрибә – «Орлыкларны төрле срокта чәчүнең уңышка тәэсире».


Кишер орлыкларын төрле срокта чәчүнең уңышка тәэсирен билгеләү өчен, һәр 3 кишәрлеккә бер үк сорт кишер орлыгын (әйтик, «Шантанэ» сортлысын) язын төрле срокларда ( 25 апрель, 5 май һәм 15 майда) 1,5 – 2 см тирәнлектә чәчәләр. Орлыкларны шыттырып яки чылатып чәчәргә мөмкин.


Көздән чәчеп калдырылган түтәлләрдә язын туфракны йомшартып, дым каплыйлар. Аннары рәт араларын йомшарту, чүп үләннәрен утау, су сибү һәм өстәмә тукландыру кебек эшләр һәр өч делянкада да бертөрле башкарыла.


Башлангыч сыйныфлар кишәрлегендә кишер орлыгын рәт араларын 15 – 20 см калдырып чәчәләр. Күмдерү тирәнлеге – 1,5 – 2, җиңел туфракта 3 см булырга тиеш. Чәчкәннән соң, түтәлне, юка гына итеп, вак черемә яки ком белән каплап тигезлиләр.


Орлык тишелеп чыгарга 3 – 4 көн калгач, рәт араларын 4 – 5 см тирәнлектә йомшарталар. Орлыклар тишелеп чыгып, рәтләр ачык күренә башлагач, беренче тапкыр 4 – 5, икенче тапкыр 5 – 6 см тирәнлектә кабат йомшарталар. 3 – 4 яфрак фазасында кишер бик акрын үсә, шуңа күрә бу чорда рәт араларын йомшарту, чүп үләннәрне утау һәм өстәмә тукландыру әһәмиятле агротехника чарасы булып тора. Кишерне өстәмә тукландыру өчен 15 г аммиак селитрасын, 15 г калий тозын, 40 г суперфосфатны 10 л суда эретеп, түтәлләргә сибәләр.


Икенче тапкыр тукландыру өчен кишер түтәленә 30 г аммиак селитрасы, 30 г калий тозы, 60 г суперфосфат алына.


5 нче тәҗрибә – «Бәрәңгенең иртә өлгерүенә яктыда үрдереп утыртуның тәэсире».


Тәҗрибә өчен 70 – 100 г авырлыгындагы бәрәңгеләр сайлап алына. Бу тәҗрибәне кую өчен бәрәңгенең уртача срокта өлгерешле Лорх сортын алырга мөмкин.


Март ахырында, күзчәләрен өскә каратып, орлыклык бәрәңгене тәрәзә төбенә тезеп куялар. Тизрәк борынлату максатында, бәрәңгене көн аралаш яктыга әйләндереп торалар. 30 – 35 көннән соң, бәрәңгенең үрә башлавы күренә. Бәрәңгенең иртәрәк өлгерүенә аның ничек тамыр җибәрүе дә мөһим шарт булып тора. Шуның өчен, утыртыр алдыннан, бәрәңгене 30 минут чамасы бакыр купоросы (10 л суга 1 бал калагы күләмендә салып) эремәсендә тоталар.


Май башларында бәрәңгене кишәрлеккә 7 – 10 см тирәнлеккә күмдереп, рәт араларын 50 – 60, ә ояларын 25 – 30 см калдырып утырталар. Шул ук схема белән контроль кишәрлеккә яңа гына баздан чыгарылган бәрәңге утыртыла. Бәрәңгене карап үстергәндә, берничә тапкыр туфрагын йомшарталар, төбенә өяләр, чүп үләннәрен утыйлар һәм өстәмә тукландыралар. Беренче тукландырганда 10 л суга 50 г аммиак селитрасы, 60 г суперфосфат, 40 г калий тозы кушып ясалган эремә бәрәңге төпләре тирәсенә сибелә.


Укучылар һәр тәҗрибәнең үзенә бер күзәтү көндәлеген булдырып, нәтиҗәләрне шуңа язалар. Башкарылган эшнең исәбен түбәндәге формада алып баралар:








































 Срогы Эшнең төре Күзәтү нәтиҗәләре
25 апрельСайлап алынган чәчүлек бүлбеләрне үрдерү өчен тәрәзә төбенә тезеп кую 
10 майБорынлаган бүлбеләрне дымлы туфракка утырту 
10 – 15 майТәҗрибә һәм контроль кишәрлекләргә бәрәңге утырту 
20 – 30 майҺәр кишәрлекнең чүп үләннәрен утау, туфрагын йомшарту, бәрәңге төбен өю 
1 –10 июнь, 1 – 10 июльБәрәңгене өстәмә
тукландыру
 
30 август – 10 сентябрьБәрәңге уңышын җыйнау 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ