Логотип Магариф уку
Цитата:

Булачак чемпионнар бездә тәрбияләнә

Гөлназ ГАЙНЕТДИНОВА, Мөслим районы Мөслим урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле укытучысы.Педагогик хезмәт стажы 27 ел.Урта сыйныфларда укыганда бәйрәмнәр, төрле кичәләр еш үткәрел...

Гөлназ ГАЙНЕТДИНОВА,

Мөслим районы Мөслим урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле укытучысы.


Педагогик хезмәт стажы 27 ел.



Урта сыйныфларда укыганда бәйрәмнәр, төрле кичәләр еш үткәрелә. Ә аннан соң, үзең әзерләгән ризыклар белән чәй эчеп алудан да кызыгы юк. Кызлар өстәл әзерләп мәш килгәндә, егетләр уен уйный, бии. Шул вакытта һәрвакыт бер кызык күренешкә тап булам. Илдарым нишләптер ир балалар янында түгел, ә кызларны күзәтә. Ә мин аны, юк-юк ул кызларны күзәтми, ә аларның өстәл бизәвен какрый. Ә инде өлкән сыйныфларга җиткәч, ул ачыктан-ачык үзенең пешекче-кондитер булырга теләвен әйтә башлады. Сыйныфташлары башта сәерсенеп карасалар да, соңыннан ризалаштылар. Бул соң...


Без элек-электән укытучы, табиб, шәфкать туташлары һөнәрләрен олылыйбыз, дан җырлыйбыз. Әмма пешекче яки игенче, сыер савучылар, эретеп ябыштыручылар да кешеләргә хезмәт итә, һәрберсе дә хөрмәткә һәм мактауга лаек. Әлеге уйлар Илдарны Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалына алып килә. Килүенә бер дә үкенми, чөнки ул монда балачак хыялын тормышка ашырачак. Ул ике апасы һәм әнисе белән яшәде, бәлки шуңадыр да кечкенәдән үк төрле ризыклар пешерергә яраткандыр.


Республикабыз башкаласы Казанда 2019 елда эшче һөнәрләр буенча “WorldSkills” дөньякүләм чемпионаты узачак. Әлеге бәйгегә әзерлек максатында ике ел инде республикада да төрле компетенцияләр буенча бәйгеләр үткәрелә. Әлеге конкурсларда Мөслим аграр көллият филиалы студентлары да бик теләп катнаша. Күптән түгел генә икмәк пешерү осталарын ачыклау буенча чемпионат үтте. Башкаланың “Халыкара сервис көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында конкурсның беренче туры узды. Анда республиканың 17 урта һөнәри белем бирү йортыннан пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерүче егет-кызлар көч сынашты. Мөслим көллияте данын III курс студенты Илдар Дәүләтшин яклады. Илдарны чемпионатка пешекче һөнәренә өйрәтүче мастерлар Зилия Садыйкова һәм Мөнирә Бәдретдинова әзерләде. Конкурсантлар бәйгедә биш төрле камыр ризыгы пешереп күрсәтергә тиеш иде. Комиссия әгъзалары Илдарның эшенә югары бәя бирде. Җыйган баллар буенча егетебез III урынга лаек булды һәм чемпионатның февраль аендагы турында катнашу хокукы алды. “Һөнәри бәйгеләрдә еш катнашсам да, әле монысы кебек зур масштабта узганын күргәнем юк иде. Заманча яңа җиһазларда әзерләдем камыр ризыкларын. Аларда эшләве бик тә уңайлы һәм рәхәт”, – ди Илдар. Шунысын да әйтергә кирәк: Илдар укуда да алдынгы булды, фән нигезләрен гел “5”ле билгеләренә генә үзләштерде.


Шулай итеп, язмам герое – Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалында пешекче һөнәрен үзләштерүче егет республикада ук танылды. Пешекче-кондитер Илдар Дәүләтшин шушы көннәрдә генә көллиятнең пешекче-кондитерлар бүлеген кызыл дипломга тәмамлады. “Ни өчен нәкъ менә әлеге һөнәрне сайладың?” дигән соравыма ул: “Нигә әле ризыкны хатын-кыз гына пешерергә тиеш, ир-егетләр дә бу эшне менә дигән итеп башкаралар. Әлеге һөнәрем миңа яңадан-яңа ризыклар әзерләргә ярдәм итәчәк. Ә үзең әзерләгән ризыкны тәкъдим итүдән дә рәхәт мизгел юк ул”, – дип җавап бирде. Ә Илдар чыннан да хаклы. Бүген бик күп ресторан- кафеларда ир-егетләр эшли. Безнең Илдарыбыз да шулар арасында булырга тели.


Әлегә укуын Казан аграр университетында дәвам итәргә уйлый, имтиханнарга әзерләнә. Имтиханнар гына түгел, бик тә киеренке бәйгеләр дә тора әле аның алдында. Казан шәһәрендә эшче һөнәрләр буенча узган «ШэйбЭкШэ» бәйгесендә катнашып, унбиш команда арасында икенче урынны яулаган егет бүген Россия чемпионатына әзерләнә.


Мондый ярышлар һөнәр үзләштерүче яшьләр өчен бик файдалы: алар үзләренең осталыкларын сыныйлар, хезмәт юлларын дөрес сайлауларына ышаныч арта, тагын да тырышыбрак укырга, эзләнергә стимул барлыкка килә.


Бүген пешекчеләргә сорау аеруча зур. Димәк, бу юнәлештә һөнәр үзләштерүчеләр уку йортын тәмамлагач та эшсез калмаячак. Илдарны гына мисалга китерик: аның конкурсларда җиңүен күреп, узган уку елында ук “Дуслар клаб” кафесына эшкә чакырдылар. Егетебез уку белән эшне бергә бәйләп алып бара.


Менә кемнәр эшче һөнәрләрнең абруен күтәрә! Илдә яңа буын – «WorldSkills буыны» тәрбияләнә. Чемпионатта катнашучыларны «Аш-су остасы яки официант һөнәрен ник сайладың?», – дигән сорау гаҗәпләндерде, ди Илдар. Югыйсә моннан берничә ел элек кенә мәктәп тәмамлаучылар арасында техникум, көллияткә укырга керүчеләр чагыштырмача аз иде. Бүген исә бар да башкача. Киләчәк – эшче көчләр кулында. Эшче џөнәрләренә мондый мөнәсәбәт булдыруда Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика хакимиятенең дә роле зур.


WorldSkillsка бәйле иң зур өметләр алда әле. Мәгълүм булганча, Россия 2019 елда «WorldSkills Competition» дөнья беренчелеген үзендә үткәрергә уңай карар алды. Төрле илләрдән эшче һөнәр вәкилләре Казанда җыелачак.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, бәйгедә катнашучы яшьләргә мөрәҗәгать итеп: «Республиканың гына түгел, илнең киләчәге дә сезнең кулларда, – диде. – Татарстан әлеге илкүләм чемпионатны үзендә кабул итәргә әзер!»


Ә Илдар ише егетләребез барда без сынатмабыз. Без булдырабыз!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ