Логотип Магариф уку
Цитата:

Бай мәдәни мирасны саклап калу

Укытучы, авыл укытучысы, яңа заман укытучысы... Кем ул?

Минемчә, дус, иптәш, үз хезмәтен, балаларны яратучы, иң мөһиме – заман белән бергә атлаучы. Ә мин бу таләпкә туры киләмме соң? Татар теле, ана теле укытучысы буларак минем бурычларым нинди, нидән гыйбарәт? Үзебезнең татар теле һәм милләтебез өчен мин нинди өлеш кертә алам? Телебезгә мәхәббәт, милләтебезгә хөрмәт хисләре тәрбияли алырмынмы?

Менә шушы сораулар мине беренче тапкыр мәктәпкә аяк басканда бик борчыды. Чын остаз булу өчен, күпсанлы дәресләрең, күп уйлануларың, эзләнүләрең, укучыларны аңлый белүең, йокысыз төннәрең, һәр укучыңның психологиясен өйрәнүең, аларның иҗади эшләрен дөрес һәм вакытында бәяләүләрең, гаилә гореф-гадәтләрен өйрәнүләрең, төбәк компоненты буенча белемнәрең, фәнең буенча даими белемеңне арттыруларың – барысы да мөһим. Минемчә, ана теле мөгаллиме иң беренче чиратта, үз теленә һәм халкына чын күңеленнән бирелгән, теләсә нинди очракта да телен һәм милләтен сакларга әзер булган шәхес булырга тиеш.

Без катлаулы чорда яшибез. Соңгы вакытта телебез икенче планга куелды кебек. Бу мәсьәлә мине дә бик борчый. Халкыбызның бай мәдәни мирасын саклап калу, баету, аны киләчәк буынга тапшыруны үземнең бурычым дип саныйм. Татар теле укытучысының һәр дәресе телебезгә мәхәббәт тудырырлык, әхлакый кыйммәтләребезне ачарлык дәрес булырга тиеш дип уйлыйм. “Татар телен яхшы белү хәзерге чорда кирәк түгел, аны бераз “сукалый” белсәң, шул җиткән,” – дигән фикерне кире кагып, укучыларыма җитди дәлилләр китерәм. Нәкъ менә үз халкын, телен, үз мәдәниятен яратучы, аны үстерүче, пропагандалаучы кеше генә башка халыкларны ярата, аларның телен, мәдәниятен хөрмәт итә һәм белә алуына төшендерергә тырышам. Әдипләребез – Тукай, Җәлил, Гомәр Бәширов, Мәһдиев һәм башка бик күп язучыларның үз фикерләрен үз туган телебездә тулы яңгыратуларын исбатлыйм. Әсәрләрдән телебезнең байлыгы, матурлыгы, зәвыклылыгы күренә торган өзекләр укыйм. Шунысы сөенечле: елдан-ел матур әдәбиятыбызга тартылучы, аны сөюче укучыларым арта бара.

Төп бурычымның тагын берсе – укучыларымның иҗади мөмкинлекләрен ача алу сәләтем, дип саныйм. Укучыларым арасында вакытлы матбугатта даими язмалары күренүчеләр, иҗади бәйгеләрдә урыннар алучылар аз түгел. Бу юнәлештә үземә генә хас алымнарым бар. Мин укучыларымның сөйләм культурасын үстерүгә игътибар итәм , чөнки моңа игътибар итмәү  кешене хурлый, кимсетә, аны зәвыксыз, ана телен санга сукмаучы итеп күрсәтә, дип саныйм. Иҗатка сәләтле балалар белән даими эш алып барам: сүз байлыкларын үстерү өчен төрле уеннар, эш төрләре уйлыйм. Милли-төбәк компонентларын, төбәгебез язучыларының әсәрләрен дәрес һәм чараларымда еш кулланам. Укучыларымның язмаларын төзәтеп, тикшереп үзем матбугатка юллыйм. Үз язмаларын газета битләрендә күргән укучыларның күбесендә иҗатка теләк туа, алар үзләре мөстәкыйль рәвештә яза башлыйлар.

Авыл мәктәбендә эшләү дәверемдә тагын шуңа инандым: нәкъ менә кечкенә авылларда милли рух, әхлак нормалары, гореф-гадәтләре саклана. Һәр баланың үз нәсел шәҗәрәләрен барлавына һәм гаилә тарихларын белүләренә ирешү, бергәләп төбәк топонимнарын эзләү, төбәгебезгә хас халык авыз иҗатын-фольклорны барлау, төбәкнең күренекле һәм өлкән буын кешеләре белән очрашулар үткәрү, аларның сөйләгәннәрен яздырып алу кебек эшләр уңышлы нәтиҗәләр бирә. Мондый эшләр укучыларымны кызыксындыра алды. Эзләнү-тикшеренү эшләренә этәргеч бирде. Кызыклы һәм файдалы эшләр башкарылды.

Укучыларымны фәнем белән кызыксындыру максатыннан төрле ысуллар куллануны дәвам итәм. Яңа ысуллар эзлим. Алар фәнне яхшы үзләштерсеннәр өчен белем һәм күнекмәләрне даими тикшерү, иң мөһиме вакытында бәяләү кирәк. Вакытында бәяләнмәгән эшләр укучыларны алдагы эшләрдән читләштерә, аларны битарафка әйләндерә. Мин моны хезмәт итү дәверемнең тагын бер методик табышы дип саныйм.

Люция Гаптрәүф кызы ЗӘЙНУЛЛИНА, Балтач районы Сосна төп мәктәбенең югары квалификация  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Люция Гаптрәүф кызы - дус, иптәш, үз хезмәтен, балаларны яратучы, иң мөһиме – заман белән бергә атлаучы. Олы хормэткэ лаек, эзлэнучэн, уз эшенен остасы булган мондый укытучылар - авыл мэктэплэренэ жан оручелэр. Унышлар юлдаш булсын . Автор: Гузалия

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мәкалә авторы белән килешәм. Чыннан да, авыл укытучысы- дус, иптәш, үз хезмәтен, балаларны яратучы, иң мөһиме – заман белән бергә атлаучы. Автор: Алсу

      БАШКА ЯЗМАЛАР

      Ишетми калмагыз

      Аудиоязмалар

      • Гильм Камай

      • Җәлилнең якын дусты

      • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

      • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


      ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ