Логотип Магариф уку
Цитата:

Дуслык белән көчле без (Р.Вәлиеваның «Дуслык» шигыре буенча әдәби уку дәресе. I сыйныф. Татар төркеме)

Энҗе ИБРАҺИМОВА,Казандагы 62 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,Ләйсән ГАЛӘВЕТДИНОВА,Казандагы 62 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысыМакса...

Энҗе ИБРАҺИМОВА,
Казандагы 62 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
Ләйсән ГАЛӘВЕТДИНОВА,
Казандагы 62 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат. Р.Вәлиеваның «Дуслык» шигырен уку, И.Мазнинның «Давайте дружить» шигыре белән чагыштыру.
Бурычлар. Укучыларның сүзлек байлыгын арттыру һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Шигырьләрнең эчтәлеге буенча уйланырга, үз хисләрен матур итеп әйтә белергә өйрәтү. Укучыларда чын дуска хас булган сыйфатлар булдыру.
Дәрес тибы. Яңа тема өйрәтү дәресе.
Җиһазлау: интерактив такта, презентация, карточкалар, дәреслек.


Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты.
(Эшчәнлеккә әзерлек. (1 – 3 минут)
Исәнләшү. Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.
Исәнмесез, балалар!
Матур үтсен көнегез!
Көләч булсын йөзегез!
Булыгыз сез әдәпле,
Тәрбияле, матур гадәтле.
Дөрес, матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик.
– Менә шундый күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик.


II. Белемнәрне актуальләштерү. Проб­лемалы ситуация булдыру.
(Тактага кояш рәсеме эленгән.)
– Укучылар, карагыз әле, кояшыбызга нәрсәдер булган. Аңа нәрсәләр җитми? (Кояшка нурлар кирәк.)
– Әйдәгез әле, кояшка булышыйк, нурларны үз урынына куйыйк. Аның өчен нурларга язылган сүзләрне укыйк: ялганчы, саран, кайгыртучан, тәртипсез, юмарт, сер саклаучы, гадел, мактанчык, ялкау, ярдәмчел, тугры, игътибарлы.
– Кояшыбыз балкып, көлеп торсын өчен, кайсы нурларны сайларсыз? (Тыйнак, сер саклаучы, юмарт, акыллы, гадел, ярдәмчел, тәртипле, игътибарлы, тугры.)
Укучылар чиратлап сүзләрне укыйлар һәм кояшка беркетәләр.
– Укучылар, бу сүзләр кем турында? (Дуслар турында.)
– Ә кем соң ул дус? (Балаларның җаваплары.)
– Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Дуслык турында.)
– Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы – дуслык. Дәресебездә дуслык турында сөйләшербез, яхшы дуслар сайларга өйрәнербез. Р.Вәлиеваның «Дуслык» шигырен укырбыз.
– Шигырьне укыганчы, фонетик күнегү эшләп алыйк.
– Балалар, экранга игътибар белән карагыз әле. (1 нче слайд.) Анда тизәйткеч язылган. Тизәйткечне укыйбыз. (Кара, кара карга кырга китте.)
– Тизәйткечтә кайсы аваз кабатлана? ([къ], [к])
– Салмак кына башлагыз, акрынлап тавышны көчәйтегез, кычкырып укыгыз.
– Ә хәзер малайлар һәм кызлар арасында кечкенә генә ярыш үткәреп алабыз. Тизәйткечне кем яхшырак, дөрес итеп әйтер икән?
– Булдырдыгыз, барыгыз да тырыштыгыз, дуслык җиңде.


III. Яңа теманы аңлату (өйрәнү).
1. Р.Вәлиеваның «Дуслык» шигырен уку.
– Ә хәзер, әйдәгез, шигырьне укыйбыз. Бу шигырьне Р.Вәлиева язган.
– Укучылар, мин сезгә бу шигырьне укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз. Шигырьдә нәрсә белән нәрсә дус икән? (Шигырьне укытучы укый.)
– Шигырьне үзлегегездән эчтән генә тагын бер кат укыгыз. Кайсы сүзләр аңлашылмады? (Күк, иген, кыр.)
– Ә хәзер шигырьне чиратлап укыйбыз. (Балалар шигырьне сәнгатьле итеп укыйлар.)
2. Сорауларга җавап бирү.
– Зәңгәр күл нәрсә белән дус?
– Иген (җәй, чишмә һ.б.) нәрсә белән дус?
– Ә син кем белән дус?
3. Ял итү.
Бездә дуслык.
Бер – кулларны алга сузабыз.
Ике – кулларны күтәрәбез.
Өч – кулларны як-якка сузабыз.
Дүрт – кулларны төшерәбез.
Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч.
4. Әсәрләрне чагыштыру.
– Балалар, сез рус телендә әдәби укудан дуслык турында кайсы шигырьне укыдыгыз? (И.Мазнин «Давайте дружить».)
(2 нче слайд. Экранда И.Мазнин шигыре).
Давайте будем
Дружить друг с другом,
Как птица — с небом,
А поле — с плугом,
Как ветер — с морем,
Трава — с дождями,
Как дружит солнце
Со всеми
нами!..
– Укучылар, бу ике шигырьләр эчтә­лекләре ягыннан бер-берсенә охшаганмы? (Әйе.)
– Нәрсә нәрсә белән дус? Санап чыгыгыз. (Балаларның җаваплары.)
– Бу шигырьләр безне нәрсәгә өйрәтә? (Дус булырга, тирә-якны, табигатьне яратырга өйрәтә.)
– Балалар, бу шигырьләрдәге иң мө­һим сүзне әйтегез әле. (Дуслык.)
– Укучылар, чын дус нинди булырга тиеш? (Балаларның җаваплары.)
5. Ныгыту.
– Укучылар, сезнең алда сүзләр язылган тасмалар бар. Сез аларны тәртип буенча урнаштырсагыз, мәкаль килеп чыгар. (Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын. Дуслык – зур байлык.)
– Укучылар, кешегә дуслар кирәкме? (Балаларның җаваплары.)
– Кешегә дус һәрвакыт кирәк. Мин сезгә хәзер дуслыкның формуласын өләшеп чыгам. Сез аны игътибар белән укыгыз һәм исегездә калдырыгыз. Ул алдагы тормышыгызда, бигрәк тә дуслар сайлаганда ярдәм итәр дип уйлыйм. Чөнки дуслык ул – иң матур, иң күркәм хис. Ул хисне бервакытта да югалтырга ярамый. (3 нче слайд.)
Дустың булмаса – эзлә,
Таптың икән – сакла.
Аның һәрвакыт кадерен бел,
Иң мөһиме – беркайчан да югалтма.


IV. Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе).
– Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Дуслык турында сөйләштек.)
– Дәресебез сезгә ошадымы? (Әйе.)
– Сез дә миңа бик ошадыгыз, тырышып эшләдегез, булдырдыгыз! Дәресебез тәмам. Сау булыгыз!


«Мәгариф» журналының 2015 елдагы беренче саны материалларын биредә укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ