Логотип Магариф уку
Цитата:

Әхлак тәрбиясе – көн таләбе

(Авыл мәктәбе шартларында Р.Фәхреддин мирасын кулланып, укучыларда әхлак тәрбиясе бирү тәҗрибәсеннән)Раушания НИЗАМБИЕВА, Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле...

(Авыл мәктәбе шартларында Р.Фәхреддин мирасын кулланып, укучыларда әхлак тәрбиясе бирү тәҗрибәсеннән)


Раушания НИЗАМБИЕВА, Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Педагогик хезмәт стажы 27 ел.


Укытучы – гыйлем өйрәтүче,


дәрес укытучысы һәм


балаларның җаннарын тәрбияләүче


Р.Фәхреддин


Туган авылымның матур тын иртәсе. Табигатьнең һәр үзгәрешенә игътибар биреп, яраткан эшемә, кадерле укучыларым янына ашыгам. Мәктәбемә юлым ерак, шуңа күрә туган авылымның гүзәл табигатенә, авылымдагы матур йортларга, пөхтә җыештырылган, бай, күркәм хуҗалыкларга сокланам мин. Матурлык белән ямьсезлек, әхлак һәм әхлаксызлык күренеше янәшә йөри, аеруча авылымдагы әхлаксызлык күренешләренә борчылам. Авылыбызга эчкечелек елдан-ел ныграк үтеп керә. Иртүк эшкә барганда, ирле-хатынлы парлап барган исерекләргә очрап, йөрәгем әрнеп куя. Күңелне тетрәндергән вакыйганы оныта алмыйм...


Матур хисләргә бирелеп, авылым урамнары буйлап барганда, күзем җемелдәп торган ап-ак карга төште. Андагы язуларны књреп туктап калдым. Мин башта З.Туфайлова шигырендә чагылыш тапкан “Әни” сүзедер дип уйладым. Әмма анда әдәпсез сүз язылган иде. Кем язган? Анысы алай ук мөһим дә түгелдер. Әмма әхлаксызлык күренешләре татар авылларына да үтеп керде. Гаепне читтән эзләргә кирәкми дип уйлыйм. Мондый әхлаксызлыкны ничек булдырмаска?! Безгә, укытучыларга, киләчәк буынны тәрбияләүдә иң нәтиҗәле ысулларны куллану мөһим дип уйлыйм.


Мин авыл мәктәбендә 27 ел эшләү елларымда әхлак тәрбиясе буенча үз эш системамны булдырдым дип уйлыйм. Эшчәнлегемне татар халкының күренекле мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддин педагогик мирасына нигезләнеп оештырдым. Башта шәхси китапханәмне Р.Фәхреддинның әхлак темасына язылган китаплары белән тулыландырдым. “Балаларга үгет-нәсыйхәт”, “Адабе тәгълим”, “Нәсыйхәт” кебек кыйммәтле хезмәтләре минем өстәл китабыма әверелде. Мәктәптә “Әхлак кабинеты” булдырылды. Беренче эш итеп, мин укытучылар, ата-аналар алдында Р.Фәхреддинның әхлак тәрбиясенә караган хезмәтләре, педагогик эшчәнлеге турында чыгышлар ясадым. “Әхлак дәресләре” методик кулланмасы авторы галим Вил ага Казыйханов белән хатлар алыштым, киңәшләр алдым. Аннары Вил ага белән бергәләп район күләмендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен теоретик семинар әзерләдек. Р.Фәхреддинның укытучыларга йөкләнә торган 13 вазифасы белән таныштым. Һәрберсе бик мөһим, әмма миңа аеруча күңелемә якын булды. Беренче вазифа – укытучының холкы һәм гамәленә бәйле. Укытучы гамәле белән үрнәк булырга тиеш дип максат билгеләдем һәм шушы вазифаны төгәл итеп үтәргә тырыштым. Шулай итеп, мин энциклопедик галимнең һәр сүзен, педагогик хезмәтләрен, күпкырлы эшчәнлеген район һәм төбәкара семинарларда ачык дәрес, презентация, мастер-класс рәвешендә район һәм күрше Удмуртия республикасында эшләүче мөгаллимнәргә җиткердем. Әхлак тәрбиясе буенча алып барылган эш этапларын карап китик. Башлангыч сыйныфларда уку дәресләрен В. Казыйхановның “Әхлак дәресләре” белән интегральләштереп алып бардым. Әлеге дәрес эшкәртмәләре “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” журналлары, “Тәрбия” газетасында бастырылды. Әхлак дәресләре Ә.З.Рәхимовның иҗади үстерелешле укыту технологиясенә нигезләнеп төзелде. Бу дәресләрдә әхлак сыйфатларын модельләштерү, үз-үзеңне тәрбияләү планы төзү кебек алымнар уңышлы. Дәрес дәвамында укучылар белән әхлак сыйфатлары аша бәхеткә ирешеп була дигән нәтиҗәгә килеп җитү – дәреснең мөһим йомгаклау этабы булып тора. Мин Р.Фәхреддин мирасына нигезләнгән әхлак тәрбиясе бирү буенча эшчәнлекне түбәндәге юнәлешләрдә алып барам.“I–IX сыйныфлар өчен әхлак программасы” авторлык программасы төзедем. Программа эчтәлеген “Әхлакый тәрбия”, “Әхлакый гамәлләр, “Әхлакый мөнәсәбәтләр”, “Әхлакый кыйммәтләр”, “Гаилә әхлагы” бүлекләре тәшкил итә. Сыйныф җитәкчесе буларак, үземнең сыйныфның тәрбия эшчәнлеген шушы авторлык программасы нигезендә алып бардым. Ата-аналар җыелышында ел дәвамында галимнең педагогик мирасы буенча чыгышлар, түгәрәк өстәл, эшлекле әңгәмәләр оештырдым. Ата-аналарга Р.Фәхреддин киңәшләре (үгет-нәсыйхәтләре) дип аталган буклетлар тәкъдим итү дә файдалы чараларның берсе дип уйлыйм. Р.Фәхреддин мирасына нигезләнеп, әхлак тәрбиясе бирү тәҗрибәсе буенча һәр елны Р.Фәхреддинның республикакүләм педагогик укуларында актив катнашам. “Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” җыентыгына ике мәкаләм кертелде. Минемчә, Ризаэддин Фәхреддинның педагогик мирасына заманча караш белән якын килү мөһим. Без үзебезнең милли традициягә, милли тәрбиягә нигезләнгән Р.Фәхреддин, Каюм Насыйри, Ш.Мәрҗани кебек бөек шәхесләребезнең хезмәтләрен дәвамлы өйрәнеп, укыту-тәрбия процессында файдаланганда гына көтелгән нәтиҗә алачакбыз дип уйлыйм. Фикерләремне дәлилләп китәм. Беренчедән, Р.Фәхреддин мирасы – милли тәрбия чыганагы, ягъни һәр халыкның үзенә хас милли сыйфатлары, тәрбия кануны бар. Без укучыларны шуңа нигезләнеп тәрбияләгәндә генә нәтиҗә булачак. Икенчедән, галим җәмгыять шартларына яраклашкан шәхес тәрбияләү ысулларын күрсәтә. Иң мөһиме: Р.Фәхреддин хезмәтенең бөтен өлкәләрендә барлык баскыч-тармакларында да галим-мәгърифәтче һәм халык педагогикасы тарафдары булып кала. Димәк, безгә тәрбия өлкәсендә таянырдай бай мирас булуын, бары тик куллану мөһимлеген, балаларның бәхетле киләчәге әхлак тәрбиясе белән бәйле булуын онытмаска кирәк. Мин, авыл укытучысы, тагын да кешелек дөньясын әхлаклы итү өчен нишли алам соң? Минем тагын бер үтемле коралым – матбугатта әхлак тәрбиясенә багышлап язылган мәкаләләрем. Мин – “Әгерҗе хәбәрләре”, Удмуртия республикасында нәшер ителүче “Яңарыш”газеталарының актив хәбәрчесе. Инде менә 25 елдан артык “Белем һәм тәрбия”, Дин вә тәрбия” сәхифәләрендә тормышта күрсәткән әхлаксызлык күренешләре белән бергә, авылымның күркәм кешеләре, аларның үрнәк гамәлләре турында укучыларыма җиткерәм. Әлеге хезмәтләрем өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты һәм Удмуртия республикасының сәясәт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләндем. Минем ике зур хыялым кала. Әхлак тәрбиясе буенча еллар буенча тупланган эш тәҗрибәмне туплап, яшь мөгаллимнәр өчен методик кулланма бастырып чыгарып, республиканың яшь укытучыларына тәкъдим итәсем килә. Икенче зур хыялым – авылым урамнары буйлап атлаганда, укучыларымның, авылдашларымның яхшы гамәлләрен генә күреп сөенү. Мин һәр кешенең бу җиһанда әхлаклы булуын телим. Әхлакый кыйммәтләргә генә ия булган шәхес бәхеткә ирешә икән, әхлак тәрбиясе бирүдә бөтен булган бай мирасыбызны кулланып эшләү кирәк дип саныйм. Бу бары тик үзебездән генә тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Раушания ханым, әхлак тәрбиясе буенча еллар буена тупланган эш тәҗрибәгез бик бай, үз эш системагыгызны булдырдыгыз, афәрин. Башлангыч сыйныфларда уку дәресләрен В. Казыйхановның “Әхлак дәресләре” белән интегральләштереп алып баруыгыз бик шатландыра. Шулай ук, “I–IX сыйныфлар өчен әхлак программасы” авторлык программасы төзүегез дә бик яхшы.Мәктәптә әхлак дәресләре мәҗбүри фән буларак кертелсә, бәлки уңышларыбыз тагын да күбрәк булыр иде." Икенче зур хыялым – авылым урамнары буйлап атлаганда, укучыларымның, авылдашларымның яхшы гамәлләрен генә күреп сөенү. Мин һәр кешенең бу җиһанда әхлаклы булуын телим,"- дип язасыз. Кече яшьтәге мәктәп балаларына әхлакый тәрбия бирүдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, борынгыдан килгән традицияләрен куллануның роле зур булуы һәркемгә мәгълүм. Бигрәк тә укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә традицион булмаган чараларның берсе булып балаларны дини культура белән таныштыру тора. Яшь буынны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә ислам диненең иҗтимагый әһәмияте искиткеч зур. Чөнки ислам дине тынычлык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү өчен көрәшә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя. Ислам берәүне дә начарлыкка өйрәтми. Анда гел яхшылыкка гына өндәгән күпсанлы чакыру, вәгазьләр бар. Алар барысы да Ислам әхлагы нигезен тәшкил итә. . Авылларыбызда мәчет- мәдрәсәләребез эшләсә, аларның ишекләре балаларыбыз, авыл кардәшләребез өчен ачык булып Ислам әхлагы өйрәтелсә, һәр кеше дә бәхетле, сау-сәламәт һәм рухи яктан көчле булыр иде, дип уйлыйм. Әйе, без камил затыбыз – Риза Фәхреддиннең дин һәм тәрбия дәресләрен буыннан-буынга дәвам иттерергә тиешбез. Бөек шәхесне без генә түгел, киләчәк буын да онытмасын, аны өйрәнсен, аның хезмәтләрен куллансын һәм аның белән горурлансын иде! Уңышлар сезгә! Автор: Гульнара Мухаметзянова

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ