Логотип Магариф уку
Цитата:

Г.Тукай иҗатын гомумиләштереп кабатлау

(VIII сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты дәресе)Гөлназ КАМАЛОВА,Түбән Кама шәһәре 7 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:1. Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрне билгеле бе...

(VIII сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты дәресе)


Гөлназ КАМАЛОВА,


Түбән Кама шәһәре 7 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат:


1. Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрне билгеле бер системага салу, ныгыту.


2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлелеген үстерүгә шартлар тудыру.


3. Бер-береңә карата хөрмәт хисе, әдип иҗатына мәхәббәт уяту.


Җиһазлау: ноутбук, мультимедиа, кәгазь битләре, каләмнәр, карточкалар.


Дәрес тибы: кабатлау.


Кулланылган структуралар: КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН.


Дәрес барышы.


I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.



  1. Исәнләшү.

  2.  Уңай психологик халәт тудыру.


- Бер-беребезгә карап, уңышлар теләп елмаябыз.


- Укучылар, мәктәбебездә Тукай атналыгы бара. Бөек шагыйребез иҗатына багышлап төрле кичәләр үткәрелде. Әйтегез әле, Г.Тукайның туган көне кайчан? (26 апрель.)


Менә без программа буенча шушы чорда аның иҗаты белән танышабыз. Ә бүгенге дәрестә исә без сезнең белән аның иҗатын йомгаклап куярбыз. Димәк, без бүгенге дәрестә үз алдыбызга нинди бурычлар куябыз икән? (Җаваплар тыңлана.)


II. Актуальләштерү.



  1. Аудирование.

  2. Өй эшен тикшерү.


Мин сезгә өй эше итеп Г.Тукай иҗаты буенча сораулар төзеп килергә кушкан идем. Хәзер без сезнең белән КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД структурасы ярдәмендә өй эшен тикшереп китәрбез.


Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак. Хәзер беренче номерлы укучылар ак бит алалар, битне уртага бүләләр. Яртысын янындагы укучыга бирәләр һәм тагын урталай бөклиләр. Битнең берсен каршысында утырган иптәшенә бирәләр. Битнең астын 1/4 өлешен бөкләргә кирәк була.


Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип тапкан сорауны язасыз, ә күренми торган ягына җавабы языла. Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Башладык.


- Вакыт бетте. Хәзер торасыз, урындыкларны этеп куегыз. Парларны таптык. Кулларыгызны күтәреп, якында булган иптәшегез янына барып, соравыгызны бирәсез, иптәшегез җавап бирергә тиеш. Әгәр җавап бирә алмаса, ярдәм итегез. Дөрес җавап бирсә, аны мактагыз, ул сезгә үзенең соравын бирә, аны тыңлап, җавап бирәсез. Бергә: “Булдырдың, рәхмәт, миңа синең белән эшләве бик рәхәт булды”. Аннары карточкаларыгызны алмашыгыз. Әлеге эш 3 тапкыр кабатлана. Беренче булып озын буйлы укучы башлый.


Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №10 (октябрь, 2014) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ