Логотип Магариф уку
Цитата:

Гариза язарга өйрәнәбез

(VII сыйныфта эш кәгазьләрен өйрәнү дәресе)Разилә СӘЛӘХОВА,Чаллыдагы 32 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыЭш кәгазьләре (учреждение, предприятие, оешма...

(VII сыйныфта эш кәгазьләрен өйрәнү дәресе)
Разилә СӘЛӘХОВА,
Чаллыдагы 32 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эш кәгазьләре (учреждение, предприятие, оешма һ.б.да кулланыла торган документлар) мәктәптә өйрәнелә. Ләкин укучылар, ни өчендер, аларны дөрес итеп язу кагыйдәләрен исләрендә калдыра алмыйлар. Бигрәк тә, иң кирәклесен – гаризаны. Минемчә, дәресне кызыклы, җанлы, истә калырлык итеп үткәргәндә, бу проблеманы уңай хәл итеп була.


Максат.
Белем бирү максаты: эш кәгазьләре белән таныштыруны дәвам итү; гаризаның көндәлек тормыштагы ролен төшендерү, гариза язу тәртибе һәм таләпләре белән таныштыру, гариза язарга өйрәтү.
Үстерү максаты: логик фикерләү, чагыштыру, нәтиҗә чыгару, активлык сәләтләрен камилләштерү; хәтерне, игътибарлылыкны үстерү.
Тәрбияви максат: фронталь сорау-җавап вакытында, төркемнәрдә эшләгәндә, аралаша белү, бер-береңне тыңлый белү культурасы; ярдәмчеллек, пөхтәлек, төгәллек сыйфатлары тәрбияләү.


Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәләре: эш кәгазьләренең русча-татарча атамаларын белү. Гаризаны танып белү. Гариза язуга булган таләпләрне кулланып, төрле эчтәлекле гаризалар яза белү.
Предметара нәтиҗәләр: текст, күрмә-график рәсемнәр аша тапшырыла торган мәгълүмат чаралары белән эшли белү, сыйныфташларың алдында чыгыш ясый белү.
Шәхси нәтиҗәләр: эш кәгазьләрен дөрес тутыруга җитди мөнәсәбәт, теләк тудыру, үзбәя бирә белү.


Җиһазлау: бүлмәнең бер почмагы «офис» сыман итеп җиһазландырыла: 1 нче өстәлгә «директор», 2 нче өстәлгә «сәркатип», 3 нче өстәлгә «хисапчы» дип язылган табличкалар урнаштырыла.
Дәрес материаллары: слайдлар: «Эш кәгазьләренең русча-татарча исемлеге», «Гариза язуга булган таләпләр», «Гариза үрнәкләре».
Таратма материал: укучыларның өстәлләрендә әти-әниләренең мәктәп директоры исеменә язган гаризалары, тема буенча тест-биремнәр.


Дәрес барышы.
I. Уку эшчәнлегенә мотив булдыру.
Укытучы эшчәнлеге. Укучыларның дә­рескә әзерлеген тикшерә. Уңай эмоциональ фон тудыра. Диалогик сөйләм ярдәмендә дәрес темасын билгели, аны актуальләштерә.
Укучылар эшчәнлеге.
Танып белү УУГ. Өйрәнелгән эш кәгазьләренең төрләрен, аларның русча-татарча атамаларын искә төшерәләр, дәрес темасын билгелиләр, диалогик сөйләмнән дәрес темасының кирәклеген аңлыйлар.
Коммуникатив УУГ. Аралашуның диалогик сөйләм формасын үзләштерәләр.
Регулятив УУГ. Сорауларга җавап бирә­ләр, уңай эмоциональ халәт булдыралар.
Шәхси УУГ. Аудитория алдында үз-үзләрен иркен тотарга өйрәнәләр.
Экранда  «Эш кәгазьләре» слайды күрсәтелә.


Укытучы. Укучылар, экранга карагыз, слайдның исемен бер сүз белән генә атагыз (эш кәгазьләре).
– Кайсы эш кәгазьләре сезгә таныш? (Мәкалә, хат, раслама, белешмә.)
– Бу эш кәгазьләренең русча атамаларын әйтегез.
Укучылар хаталы җавапларны тө­зәтәләр, экранда бер-бер артлы  эш кәгазьләренең русча атамалары чыга.


ышаныч кәгазе – доверенность     беркетмә – протокол
сыйфатлама – характеристика    акт – акт
юллама – путёвка    раслама – расписка
гариза – заявление     автобиография, тәрҗемәи хәлем – автобиография
белешмә – справка    рәсми хат – официальное письмо
аңлатма – обьяснительная    шәхси хат – личное письмо
килешү – договор    мәкалә – заметка


– Шуларның кайсысы көндәлек тормышта иң еш очрый торган эш кәгазе? (Гариза.)
– Ә гариза ни өчен кирәк икән? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
– Бу сорауга төгәлрәк җавап бирү өчен, мин сезгә берничә күренеш (ситуация) тәкъдим итәм.
Алдан әзерләнгән 3 укучы директор, сәр­катип, хисапчы урыннарына утыралар, 4 нче укучы эшкә урнашырга килүче  ролен үти.
– Берәү эшкә кергән, ләкин, эшкә урнашканда, гариза язып тормаган, 1 ай эшләгәннән соң, хезмәт хакы алырга дип, хисапчы янына килә.

Эшкә керүче. Мин бер ай эшләдем, хезмәт  хакымны алырга килдем.
Хисапчы. Гаризагызны кайсы числодан язган идегез?
Эшкә керүче. Мин гариза язып тормадым.
Хисапчы. Гариза язмагач, без сезгә акча түли алмыйбыз.
Укытучы. Күрәсезме, балалар, гаризаң булмаса, үзеңнең хезмәт хакыңны да ала алмыйсың икән.  Икенче ситуацияне карагыз.
Эшкә керүче. Миңа директор кирәк иде.
Сәркатип. Керегез. (Эшкә керүче директор янына керә.)
Эшкә керүче. Сезгә инженерлар  ки­рәкмиме?
Директор. Юк. Безгә мастерлар кирәк. Риза булсагыз, гариза языгыз.
Укытучы. Күргәнегезчә, гариза тормышта бик кирәкле эш кәгазе икән. Димәк, бүген без нәрсә эшләргә өйрәнәбез? (Гариза язарга.)
Тема дәфтәрләргә яздырыла.


II. Белемнәрне актуальләштерү һәм уку эшчәнлегендә авырлыкны билгеләү.
(Алга таба укытучы һәм укучылар (эшчәнлеге) алдына куелган максат-бурычлар кыс­картылып бирелә – Р.)
Укытучы. Хәзер шундый ситуацияне күз алдына китерегез. Эшкә керүчебез 1 ай эшләде һәм хисапчы янына хезмәт хакы алырга килде. Ләкин аңа акчаны мастер оклады белән түгел, ә азрак, бригадир оклады белән генә түләгәннәр. Директор алышынган. Эшкә керүче хезмәт хакын ялгыш түләгәннәрен ничек исбат итәргә тиеш?
Укытучы эшкә керүченең гаризасын укып күрсәтә.
– Гаризаның сул як почмагына нәрсә дип язылган? («Мастер оклады белән алырга» дип язылган.)
– Ул язуның астына кем үзенең имзасын куйган? (Директор.)
Укытучы гаризадагы имзаны күрсәтә.
– Димәк, гариза язуның да үз тәртибе бар. Мин хәзер сезгә гариза язарга кушсам, яза аласызмы? (Юк.)
– Авырлык нәрсәдә? (Без гариза язып караганыбыз юк.)
– Димәк, без бүген нәрсә язарга өйрәнәбез? (Гариза язарга.)
Дәфтәрләргә тема яздырыла.


III. Авырлыктан чыгу юлының проектын эшләү.
Экранда гариза үрнәге чыга.
32 нче мәктәп директоры
Мортазина Рәйсә Гасый кызына
Вәлиев Алмаз Азат улыннан
гариза.
Әнием авыру сәбәпле, мине шимбә көнне дәресләрдән җибәрүегезне сорыйм.
20. 11. 2014 ел.            Вәлиев.
– Сезнең алдыгызда үрнәк гариза. Сез шушы үрнәккә карап, гариза язу  кагыйдәләрен чыгарыгыз. Төркемнәрдә эшлибез.


<…>
Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №1 (январь, 2015) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ