Логотип Магариф уку
Цитата:

Һөнәрем – яшәү рәвешем

Флера АБДУЛЛИНА, Тукай районы Мусабай-Завод урта мәктәбенең I квалификация категорияле химия Һәм биология укытучысыСарман яклары кызы мин,Укымышлы гаиләдән.Һәрбер гадәт-йолабыз даКитап белән бәйләнгән...

Флера АБДУЛЛИНА,


Тукай районы Мусабай-Завод урта мәктәбенең I квалификация категорияле химия Һәм биология укытучысы


Сарман яклары кызы мин,


Укымышлы гаиләдән.


Һәрбер гадәт-йолабыз да


Китап белән бәйләнгән.


Өй түрендә – олы урында


Китап торды гомергә.


Гыйлемгә булган ихтирам


Күчкән җанга – күңелгә.


Гадәт-әхлак төшенчәсе


Китаптан сенгән канга.


Тугры юлдаш булды безгә


Кайларга гына барма.


Укымышлы Галимулла


Нәселе таралмады.


Йөзгә кызыллык китерми,


Яши бар балалары.


Ап-ак сөлгеләр өстендә


Меңьеллык хәзинәбез.


Нәсел сакчысы гыйлемгә


Кат-кат башны иябез.


Укытучы! Бу исем безнең һәркайсыбызның кеше буларак формалашуында, тормышында зур роль уйнады һәм уйный да. Нинди генә югары дәрәҗәгә ирешсәк тә, без әти-әни һәм укытучы алдында бурычлы. Һәм аның алдында һәрвакыт баш иябез.


Көзге ачы җилләрдә дә, күз ачып йоммаслык кышкы салкын бураннарда да ул һәрвакыт мәктәпкә ашыга. Иңнәре күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәте булса да, ул сиздерми, аның йөзендә елмаю була.


Ни өчен укытучы һөнәрен сайладың, бала-чага белән эшләве кыен бит, дигәннәре бар миңа. Тәгаен генә җавап бирүе кыен бу сорауга. Мин – авыл баласы.


Мин – биолог. Табигать, тереклек дөньясы – иҗат кешесе өчен илһам чыганагы. Күңелендәге мөкатдәс хисләрне шагыйрь шигырь юлларына сала, рәссам үзенең картиналарында мәңгеләштерә. Ә укытучы шушы гүзәллекне укучылары күңеленә күчерә. Ул гына да түгел, укучыларын табигать матурлыгын ихлас тоярга өйрәтеп кенә калмыйча, аны сакларга, якларга, кадерли белергә, үз куллары белән баетырга өйрәтергә тиеш. Мин моны төп бурычым дип саныйм. Бүгенге буынның табигатькә китергән җимергеч зыянын алар төзәтсен иде. Күр инде, табигатебез соңгы елларда гына да нинди үзгәрешләр кичерә. Бу җәйдә көн дә яңгыр яуды дисәм дә, һич арттыру булмас. Бакчага чыгып чүп утар хәл юк.


Ни өчен мин бу һөнәрне сайладым соң? Әллә VII сыйныфны тәмамлагач, бик укыйсы килсә дә алга таба укый алмаган әнкәемнең теләге шулкадәр көчле булганмы?! Әллә укытучыларыма булган тирән ихтирам хисе шушы игелекле, авыр да, татлы да хезмәтне сайларга этәргәнме?! Без, авыл балалары өчен, укытучыдан да изге, илаһи зат юк иде бит. Укытучы һөнәрен картаймый торган һөнәр диләр. Чөнки укучыларыбыз безгә картаерга ирек бирми. Мин бик еш уйланам, мин үземне ничә яшьлек итеп хис итәм соң? Хәзер инде тәҗрибәм дә зур, эшләү өчен мөмкинлекләр дә күп. Ә гомер үткән. Тагын ничә ел эшләрмен, яңалыкларны үзләштереп тору кирәкме соң дигән сорауларны үземә еш бирәм. Дәрес биргәндә дә, дәрестән тыш чараларда да без балалар белән бергә. Алар белән бергә янабыз, көябез, бергәләп шатланабыз. Минем өчен дәрес бирү үзе бер мөкатдәс халәт тудыра. Үзең белгәннәрнең барысын да кабул итәргә әзер торган яшь күңелләргә күчерү, балаларны серле белем дөньясына алып керү шатлыгын башка бернинди гамәл белән дә алмаштырып булмый. Шушы халәт мине бәхетле, тормышымны мәгънәле итә.


Хәзер узган гомер юлыма борылып карыйм да, әйләнә-тирәдәге кешеләр мине шушы һөнәрне сайларга этәргәннәр, дим. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук отряд советы рәисе, югары сыйныфларда комсомол секретаре вазыйфаларын башкарганда үземне җитәкче, оештыручы итеп күз алдына китерә идем. Мин V сыйныфтан IX сыйныфка кадәр рус теле укытучысы булырга хыялландым. Кыш көне, интернатта торганда, рус теле укытучысы еш кына язма эшләрне тикшерергә чакыра иде. Сыйныфта балалар күп, укытучының өйдә дә эше күп булгандыр. Әле җитмәсә – яшь баласы да бар. Мин хәтта үземә язган хатларны да кызыл пасталы ручка тотып укый идем. Ләкин X сыйныфка килер алдыннан күрше кызы бөтен уй-теләкләремне астын-өскә китерде, үзе белән бергә биология һәм химия укытучысы белгечлеге алырга өндәде. Мин урта мәктәпне тәмамлагач, аңа ияреп Казанга киттем һәм Казан дәүләт педагогия институтының табигать белеме фәннәре факультетына укырга кердем. 5 елдан соң Тукай районы Мусабай-Завод урта мәктәбенә эшкә кайттым. Бу 1981 нче елның сентябре иде.


Укытучы һөнәре – минем язмышым ул. Безгә иң кирәкле сыйфат – сабырлык. Ә сабырлыкның савабы зур булуын кечкенәдән әнкәй өйрәтте. Укытучылыгым кыяфәтемдә, сүземдә, фикеремдә дә күренә, ахрысы. Бик еш кына: “Әллә сез укытучымы?” – дип сорыйлар. Хәтта бала табу йортында ятканда да, анда барың да бер төсле бит инде, апа сез укытучымыни диеп сорыйлар иде.


Авыл укытучысының үзенчәлеге шунда аның: яше-карты сиңа карап тора, һәр адымың, һәр гамәлең халык каршында. Беренче сентябрь көнне V сыйныф укучылары каршына кереп бастым да, балаларны барлыйм. Алар белән танышасы түгел бит инде, барысы да күз алдында үскән, барысы да үзебезнеке. Сыйныфта 8 бала сиңа карап утыра, кайсының әтисен, кайсының әнисен укытканмын. Әле җитмәсә яртысының сыйныф җитәкчесе дә булганмын. Үземне беренче мәртәбә өлкән яшьтә итеп хис иттем. Әллә мәктәпне ташлап китим микән дигән уй да башыма килде. Миннән соң киләм диеп торучылар да күренми. Ике авыл мәктәбе укучыларына химияне кем укытыр? Барыбер тыңгылык бирмәсләр, әле минем балаларга кирәгем бар диеп уйладым да, эшемне дәвам итәргә булдым. (Менә 15 ел инде мин күрше авыл мәктәбендә дә, атнага бер мәртәбә барып, химия укытам. Мусабайга кайтырга машина көтеп торганда, туктап: “Әйдә, апа, кайтарып куям”, – диеп берәрсе эндәшсә, миңа шул зур куаныч инде. Тагын нәрсә кирәк авыл укытучысына! Әле кайтарып куйганнарын әниләре дә белсә, икеләтә шатлык була.) Менә шулай яшәп ятабыз инде Тукай районы Мусабай-Завод авылында.


2001 елгы чыгарылыш сыйныфы укучылары язып калдырган шигырь юллары белән язмамны тәмамлыйсым килә.



V тән алып XI гәчә хәтле


Бергә үстек, бергә гөрләдек.


Еладык та бергә, куандык та


Сөю утларында дөрләдек.


          Безнең белән бергә гашыйк булдың.


          “2”леләр алсак – кайгырдың.


          Капкаларын ачтың Флюра апа


          Яшьлек дигән гүзәл бу чорның.


Җырга-моңга гашыйr җаның белән


Матурлыкка безне әйдәдең.


Баш иябез сезгә, Флюра апа!


Бу синең дә моңлы бәйрәмең.


          Күңел хисләрнең иң затлысын,


          Иң кайнарын сезгә юллыйбыз.


          Сәламәтлек, бәхет насыйп булсын,


          Ходайдан тик шуны сорыйбыз.



 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ