Логотип Магариф уку
Цитата:

Һөнәрем – яшәү рәвешем

Мөнирә СӘЙФУЛЛИНА,Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы.Педагогик хезмәт стажы 45 ел.     Укытучы!     Күпме нәни күзләр,     Күпме караш аңа төбәлгән. ...

Мөнирә СӘЙФУЛЛИНА,


Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы.


Педагогик хезмәт стажы 45 ел.


     Укытучы!


     Күпме нәни күзләр,


     Күпме караш аңа төбәлгән.


      Күзләр аша күңел түрләренә


     Акыл сүзен җыеп төпләгән.


Укытучы. Моннан 45 ел элек мин шушы һөнәрне сайладым. Менә инде ничә еллар үземнең туган авылым, 8 ел үзем белем алган Миңлебай мәктәбендә математика укытам. Мин укыганда мәктәбем сигезьеллык иде, 1987 елдан урта мәктәп статусына ия булды. Ни өчен математика диярсез? Чөнки минем әнием дә математика укытучысы иде. Теләгән бере математика укытучысы була алмый. Укытучы хезмәте элек-электән авыр, җаваплы, күп сабырлыклар таләп итә торган һөнәр булып санала. Мин әнием хезмәтенә карап укытучы хезмәтенең җаваплы булуын күрдем, балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша белергә, әти-әниләренә хөрмәт белән карарга өйрәндем.


Балаларның теле кыңгырау,


Чыңлап тора, яңгырый мең сорау...


Менә шул мең сорауга җавапны дөньяда иң гадел, иң күркәм, иң гүзәл һәм иң сабыр зат – укытучы гына бирә ала. Укытучы кем ул? Бу сорауга төрлечә җавап биреп була.


1). Балаларның күңелләренә яхшылык орлыкларын сибүче;


2). Белем илендә тәүге ачышлар ясатучы;


3). Акны – карадан, яхшыны – яманнан аерырга өйрәтүче;


4). Матурлыкны күрә белергә өйрәтүче;


5).Тормышта үз сукмагыңны табарга юнәлеш бирүче.


Безгә мәгълүм булган җыр сүзләрендәгечә:


     Килгән чакта башка авырлык,


     Җитми калса көч һәм сабырлык,


     Сиздермичә ярдәм иткәнсез,


     Сез иң сабыр кеше икәнсез.


Әйе, укытучы сабыр да, гүзәл дә, галим дә, күркәм дә булырга тиеш. Миңа бу сыйфатларны булдыруда мине укыткан укытучыларым һәм остазларым ярдәм иттеләр. Остазларым: Миңлебай сигезьеллык мәктәбе директоры Мөдәрис Зәки улы җитәкчелегендәге укытучылар коллективы. Миңа сигез ел буена белем биргән укытучыларым минем таянычларым булдылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр мине укытучы һөнәренә өйрәттеләр. Еллар үтте. Мине укытучы хезмәтенә өйрәткән остазларым лаеклы ялга китте. Күбесе инде исән түгел. Ләкин алар минем күңелемдә мәңге сакланыр, мин аларны рәхмәт хисләре белән искә алам.


Заманалар да үзгәрде. Хәзер мәктәпләрдә укыту электрон җиһазларларга көйләнде. Шәхси ноутбуклар, кабинетларда уку-укыту эшчәнлеге өчен җиһазлар-проекторлар, интерактив такталар кулланыла. Укытучыларның осталыгына таләпләр дә арта бара.


Хәзерге шартларда мәктәп укытучысы үзенең предметын югары дәрәҗәдә белергә, үз һөнәренең остасы булырга, укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтергә тиеш. Һәр укучының кечкенә генә булса да сәләтен күреп, үстерергә, тормышта үз урынын табарга, авырлыклар алдында каушап калмаска, үз хезмәтенә бәя бирә алырдай итеп тәрбияләргә бурычлы бүгенге мәктәп укытучысы.


Хәзерге вакытта укытучыга профессиональ осталыгын күрсәтү өчен күп мөмкинлекләр тудырылган: төрледән-төрле конкурслар, грантлар, конференцияләр... Мин бу яктан бик бәхетле. 2010 елда Әлмәт районы күләмендә үткәрелгән “Ел укытучысы” конкурсында катнашып, “Иң яхшы дәрес “ номинациясендә җиңүче булдым. Ә инде Россия күләмендә “Безнең иң яхшы укытучыбыз” (“Наш лучший учитель”) конкурсында катнашу минем өчен зур вакыйгаларның берсе булды.


Авыл укытучысы – күз өстендәге каш ул. Укучы баланың киләчәге дә, илебезнең киләчәге дә укытучы кулында дип әйтсәм, ялгышмамдыр. Һәр бала үзенең укытучысына өмет тулы күзләрен төби. Ул укытучысыннан ниндидер яңалык, ачыш көтә. Һәр укытучы бу өметне акларга тырыша. Укытучының киеме, һәрбер хәрәкәте, сөйләме укучыга үрнәк ул. Минем әле дә күз алдымда мине укыткан укытучыларым: аларның дәрескә килеп керүләре, дәрес бирүләре, укучыларының уңышларына сөенүләре, дәрестә җавап бирә алмасалар алар белән бергә көенүләре... Башлангыч сыйныфта укыткан укытучым Хөмәйрә Габдулла кызының җор теллелеге, нинди генә кыен хәлдән дә җиңел генә чыга белүе... 25 ел мәктәп директоры булып эшләгән Мөдәррис Зәки улы миңа укытучы һөнәренең асылына төшенергә ярдәм итүче, беренче адымнарымны ясаганда таяныч, әйдәүче булды. Математика фәненең матурлыгын, бөеклеген күрсәтүче әнием – Зөһрә Сәетгәрәй кызы. Бу укытучылар тумыштан педагог булып туганнар. Алар бик күп укытучыларның укытучылары булдылар. Алар укытучылык сәләтен ачучылар, укытучы булып үсәргә ярдәм итүчеләр. Хөрмәтле укытучыларым, мин сезгә бик рәхмәтлемен. Сезнең эшегезне дәвам итүче буларак, мин дә сезнең кебек хөрмәткә лаек укытучымын. Кайда гына, кайчан гына авылдашлар, сыйныфташлар белән очрашсак та без сезне ихтирам белән искә алабыз, сагынып сөйлибез.


Укытучы балага әни дә була, психологик яктан ярдәм дә күрсәтә белә. Ул балага тормышны кайсы ягы белән күрсәтсә, баланың күңеленә дөнья да шул ягы белән кереп урнаша. Шулай итеп без киләчәккә нинди кеше тәрбияләп бирәбез, илебезнең лаеклы гражданинымы, әллә тормышта үз урынын таба алмаучымы? Димәк, кешелекнең киләчәге дә укытучыга бәйле.


Укытучы турында күренекле кешеләрнең әйтемнәре бик күп. Шулар арасыннан мин бөек педагог Ян Амос Коменскийның сүзләрен китерәсем килә: “Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк”. Әйе, кеше тормышта уңышка ирешә икән, ул моның өчен укытучыларына бурычлы.


Кайчагында уйланам да нәтиҗә ясыйм. Бөтен куанычым, шатлыкларым, борчуларым укучыларыма, бары тик укучыларыма гына бәйле икән.


Олы бәхет таптым мин эшемнән


Зур булмаган авыл җирендә.


Читкә бәхет эзләп китмәгәгә


Үкенмим мин әле бүгендә.


Мин бәхетле! Мин бәхетле укытучы булуым белән.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ