Логотип Магариф уку
Цитата:

Хезмәтем – минем шатлыгым!

Рәмзия Азат кызы БИКОВА,Азнакай районы Мәлбагыш авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы- 35 ел.Укытучы... Никадәр тирән мәгънә салынган бу сүзгә!Мин дә укытучы. Мәктәптә укыганда ук и...

Рәмзия Азат кызы БИКОВА,
Азнакай районы Мәлбагыш авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы- 35 ел.

Укытучы... Никадәр тирән мәгънә салынган бу сүзгә!


Мин дә укытучы. Мәктәптә укыганда ук инде укытучы булачагымны ачык аңлый идем. Хәтеремдә, беренче укытучым Саимә апа миңа: “Син һичшиксез укытучы булачаксың, синең кебек алмаш үсүгә мин бик шат”-дип, хыялыма канат куйган иде. 8 нче сыйныфны тәмамлау белән туп-туры Минзәлә педагогия училищесына киттем. Имтиханнарны уңышлы тапшырып студент булдым. 4 нче курста укыганда Лениногорск районына башлангыч сыйныф укытучылары җитми, дигән хәбәр килде. Теләге булган студентларга эшкә барырга мөмкин икәнлеген әйттеләр. Без, өч кыз, көчебезне сынап карарга булдык. Чемоданнарыбызны тутырып юлга чыктык. Төрле авылларда эшли башладык. Мин шунда үземнең укытучы һөнәрен дөрес сайлавымны аңладым. Балаларны бик яратам һәм аңлыйм икән бит мин!..


1979 елны кулыма диплом алгач, туган авылым мәктәбенә юл тоттым. Анда мине беренче укытучым Саимә апа каршы алды. “Эстафетаны сиңа тапшыруым белән мин бик бәхетле”, - дип шатлыгын яшермәде.  Ул һәрвакыт минем өчен маяк һәм юл күрсәтүчем булды. Менә шул вакыттан бирле 35 ел сизелми дә үтеп киткән.


Бүгенгедәй күз алдында беренче дәрес, беренче укучылар... Ул елларда да авыл мәктәпләрендә ике сыйныф кушылып укытыла иде. Һөнәри юлны миңа да азкомплектлы сыйныфларда укытудан башларга туры килде.


Авыл - үзе бер серле дөнья... Авыл җирендә бар нәрсә дә күз алдында. Халык зирәк, игътибарлы. Мин дә авыл кешеләре күз алдында үскән, шушы авыл мәктәбен тәмамлаган кеше буларак та, укытучы буларак та, игътибардан читтә калмаганмындыр. Хуҗалык алып баруым да, гаиләдәге мөнәсәбәтләрем дә авылдашларымның үткен күзеннән яшеренә алмагандыр... Бу аңлашыла да, ата-ана баласының әхлаклы һәм гыйлемле укытучыда укуын тели.


Укытучы хезмәте күп көч сорый. Балаларга дәрес бирәсеңме, экскурсиягә алып барасыңмы, тәрбия чарасы, яисә ата-аналарга җыелыш үткәрәсеңме, барысы да җаваплылык таләп итә. Эшләү дәверендә күп төрле технологияләр үзләштерегә туры килде. Авыл баласы да белем дәрәҗәсе буенча шәһәр укучысыннан калышырга тиеш түгел, таләпләр бертөрле бит. Укытучы һәр бала белән уртак тел табып, аңлашып эшләргә тиеш. Әгәр инде син бала күңеленә ачкыч табып, белем алуга дәртләндерәсең икән, аның нәтиҗәләре күренә.


Минем укучыларымның да күбесе югары уку йортларында белем алды, җаваплы урыннарда эшли, дәрәҗәле исемнәр йөртә. Гаилә кордылар, үзләре дә балалар үстерәләр. Мәктәпне тәмамлауларына күп еллар узса да укучыларым килеп хәлемне беләләр, ярдәм итәргә тырышалар. Ул мизгелләр эшемә югары бәя буларак бирелгән бүләкләрдән, мактау кәгазьләреннән дә дәрәҗәлерәк бәя булып җанны иркәли. “Куйган хезмәтем бушка китмәгән, бу балаларның чын кеше булуында минем дә өлешем бар”, дип күңел горурлана.


Бүген авыл мәктәбе зур үзгәрешләр казанында кайный. Авылларда балалар саны кимү - көнүзәк мәсьәлә. Мәктәп бетүгә таба бара, дигән сүз. Укучылар автобуслар белән күрше мәктәпләргә йөреп укый. Шулай булса да, тормыш алга атлый. Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү бара. Мәгълүмати-компьютер технологияләрен кулланып белем бирү - заман таләбе. Моның өчен укытучыга да бик күп белергә, эзләнергә кирәк. Укытучы авылда эшләсә дә белеме һәм осталыгы буенча шәһәр укытучыларыннан калышмый. Интернет, мультимедия, видео аппаратларын иркен куллана, үзбелем дәрәҗәсен күтәрү буенча даими эшли. Укучыларымның конкурсларда катнашып призлы урыннар алуы, үземнең дә 2013 елның “Безнең иң яхшы укытучы” грантына ия булуым заман таләпләренә җавап бирә алуым турында сөйли.


Һәр иртәдә мин горурланып туган мәктәбемә атлыйм. Сабыйларның күз карашы – авылым киләчәге миңа төбәлгән. Алар миннән җылылык та, гыйлем дә, яңалык та көтәләр. Авылымның киләчәген әхлаклы да белемле дә итәсе килү теләге тагын да тырышыбрак эшләү, камиллеккә омтылу хисе уята.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ