Логотип Магариф уку
Цитата:

Хезмәтемнең татлы җимешләре

Чулпан Индус кызы Ситдыйкова, Мөслим районы Мөслим лицееның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Педагогик стажы 26 елБалаларны тормыш чәчәкләренә тиңлиләр. Чәчәкләр дип м...

Чулпан Индус кызы Ситдыйкова, Мөслим районы Мөслим лицееның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик стажы 26 ел

Балаларны тормыш чәчәкләренә тиңлиләр. Чәчәкләр дип мин үземнең укучыларымны атар идем. Чәч толымнарына ап-ак тасмалар үргән, ак алъяпкычлы, ак күлмәкле, ак күңелле кызлар, малайлар бит алар. Әле генә 5 нче сыйныфның бусагасын кыюсыз гына атлап кергән ак тасмалы, ак күлмәкле “чәчәкләрем” әллә ни арада үсеп җитәләр дә, өлгергәнлек аттестаты алып, зур тормышка аяк басалар.


Менә тагын бер уку елы узып китте. 26 еллык хезмәт юлыма нәтиҗәләр ясыйм, үткәннәрне барлыйм. Йокысыз төннәрем, шатлыклы да борчулы да булган көннәрем күз алдыннан үтә. Уйларым белән балачагыма кайтам. Тормышыма якты нур сипкән, тормыш сикәлтәләрен үтәргә ярдәм иткән әнием Зиннурова Әминә һәм әтием Ситдыйков Индус, кулга-кул тотынып, мәгариф өлкәсендә хезмәт куйдылар, Укытучы дигән мактаулы исемне горур йөрттеләр, искиткеч талантлы педагоглар, милләтебезгә, халкыбызга белем һәм тәрбия биреп, балаларны олы юлга чыгаручылар булдылар.


Мөслим урта мәктәбен гел бишле билгеләренә генә тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетына юл тотам. Шаулап-гөрләп торган студент тормышы мине дә үз кочагына алды, 5 ел вакыт күз ачып йомганчы үтеп тә китте. Калада калырга, фән үрләрен тагын да биегрәк яуларга мөмкинлек тә бар иде, тик мине туган ягым үзенә ныграк тартты. Үзем укыган Мөслим урта мәктәбе мине колач җәеп каршы алды. Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым. Ул чакта мәктәп директоры, хәзер инде балалар шагыйре, А.Алиш, С.Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит абый Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган укытучысы Фирая апа Йосыпова һәрчак остазларым булдылар, педагогик осталык серләренә төшендерделәр. Гомумән, үзем белән бергә кулга-кул тотынып эшләгән, татар теле мөгаллимнәре Суфия, Венера, Роза, Мөнирә, Гөлшат апаларга мин чиксез рәхмәтле. Мљгаллимлек иткђн елларда һәр дәресем, һәр сүзем, гамәлем белән милләтемә, туган халкыма хезмәт итәргә тырыштым.


Әйе, күңел җылысын бирсәң, һәммә эштән тәм, ләззәт алып, аны файдалы, кешеләр күңеленә хуш килерлек башкарсаң, нәтиҗәләр дә озак көттерми. Россиякүләм өстенлекле “Мәгариф” милли проекты “Иң яхшы укытучы – 2011”конкурсы җиңүчесе, 3 ел рәттән Татарстан Республикасы “Безнең иң яхшы укытучы” гранты иясе булдым. Алабуга шәһәрендә үткән II Бөтенроссия мәктәп укытучылары фестивале кысаларында мастер-класс, “Татарстан Республикасында укытуның сыйфатын камилләштерү” Educare сингапур компаниясе үзара проекты кысаларында чит ил кунаклары катнашында үткәрелгән ачык дәрес, Республика милли мәгариф методистлары өчен үткәрелгән мастер-класс, конференцияләрдә ясаган чыгышларым һ.б. тынгысыз хезмәтемнең дәлиле булып тора.


Педагогик осталыкка ирешү өчен көн дә үз белемеңне арттыру, камилләштерү өстендә даими эшләргә кирәк. Инновацион технологияләр, педагогика өлкәсендә яңадан-яңа программалар, методлар һәм алымнар арасыннан иң кулаен сайлап алу һәм эштә куллану, нәтиҗәләргә ирешү өчен, укытучы заман белән бергә атларга тиеш. Ә бу үз чиратында күп вакыт, рухи көч таләп итә.


Һәр бала нәрсәгә булса да сәләтле. Мин һәр баланың күңелен аңлап, сулышын тоеп эшләргә, аның олы ярдәмчесе, киңәшчесе булырга, күңелендә кабынган сәләт очкыннарын вакытында күреп алып, иҗат учаклары кабызырга омтылам. Укучыларым халыкара, Бөтенроссия, Татарстан Республикасы, район күләмендә үткәрелгән төрле чараларда яратып катнашалар һәм зур уңышларга ирешәләр. Соңгы биш ел эчендә генә Республика күләмендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты фәненнән олимпиадада 2 җиңүче, 5 призер укучым булды. 1 укучым – татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада призеры. 11 нче сыйныф укучысы Сабирова Ләйсән “Авылның 100 талантлы баласы” Республика конкурсы җиңүчесе, Хөрмәтуллина Йолдыз Россиякүләм өстенлекле “Мәгариф” милли проекты “Талантлы яшьләр” конкурсында премиягә лаек булды. Даими рәвештә, укучыларым белән бергәләп, эзләнү-тикшеренү эшләре  өстендә эшлибез, төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, бәйгеләрдә катнашабыз, җиңүләр яулыйбыз. Шунысы куанычлы, төрле бәйгеләрдә көч сынаган, җиңгән укучыларым чын-чынлап Туган тел сагына басалар. 11 нче сыйныфны тәмамлаганда аларны бер нәрсә берләштерә – Туган телебезне чиксез ярату, алдагы тормышларын туган тел белән бәйләү, туган халкыбызга ихластан хезмәт итү. Сабирова Ләйсән хәзер КФУның татар журналистикасы бњлеге студенты. Хөрмәтуллина Йолдыз шулай ук КФУның татар филологиясе бүлегендә белем ала, кытай телен үзләштерә, “Әллүки” иҗат түгәрәгенә йөри, шигырьләр яза, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе булды. Гыйльметдинова Алсу КФУның Алабуга филиалында белем ала. Гафурова Айсылу тормышын фәнгә багышлады. Республика олимпиадасында, татар теленнән халыкара олимпиадада призлы урыннар алган 11 нче сыйныф укучысы Миннебаева Гөлназ Мөслим районынын “Ел укучысы – 2017” исеменә лаек булды. Укучыларым район мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты фәненнән балаларга белем бирәләр. Аларга карыйм да, күңелемне чиксез сөенеч хисләре биләп ала, үземне бик тә бәхетле тоям.


Мин бәхетле, чөнки минем гаиләм, якыннарым, бөркеттәй ике улым бар. Моңа өстәп, яраткан эшем, мине якын иткән хезмәттәшләрем, серләрен уртаклашырга, белем алырга көтеп торган укучыларым бар. 26 ел буе иртән мәктәп ишеген ачып керәм дә яраткан эшемә чумам. Мин һәр көнне мәктәпкә сөенеп, ашкынып киләм. Чөнки анда тәҗрибәсен юмарт уртаклашучы, авыр вакытларда терәк булырлык, шатлыкларымны бүлешерлек хезмәттәшләрем белән очрашам. Һәр көнне күргән укучыларымны мин беренче тапкыр күргәндәй шатланып каршы алам. Шул саф күңелләргә орлыкларны чәчәсе генә кала. Шытып чыксыннар алар ак кәгазь кебек чиста һәм саф күңелләрдә, үссеннәр, өлгерсеннәр...Минем өчен укучыларымның чын кеше булып үсүләреннән дә зур шатлык юк.                               


 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур бай эчтэлекле язылган Автор: Лилия

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ