Логотип Магариф уку
Цитата:

Хөрмәткә лаеклы хезмәт юлы

Гөлнур Галимҗановна САДЫКОВА,Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе инглиз теле укытучысыПедагог буларак эш стажы 22 елНурлы йөзле, җитез хәрәкәтле берәү атлый. Һәр көн шулай. Күпме еллар, айлар,...

Гөлнур Галимҗановна САДЫКОВА,
Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе инглиз теле укытучысы
Педагог буларак эш стажы 22 ел
Нурлы йөзле, җитез хәрәкәтле берәү атлый. Һәр көн шулай. Күпме еллар, айлар, көннәр.Шул бер сукмак, һаман да шул ук юл...
Ничәмә-ничә елларул шулай үзенең яраткан эшенә, укучылары янына ашыга. Эшеннән тәм, хезмәтеннән ямь табып яши. Хезмәтенә тугры калып бүген дә укучылары янында–аларны белем алырга өнди, изгелек орлыклары чәчә, бары тик яхшылык һәм гаделлеккә өйрәтә. Сүзем –мәктәбебезнең җаваплы, тырыш, намуслы булуы белән ышаныч яулаган мөгаллимәләребезнең берсе –Нәбиуллина Галия Гыймрановна  турында.
Галия Гыймран кызы  күп еллардан бирлеБалык Бистәсе районы Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә эшли, яшь буынга катлаулы да, кызыклы да булган химия һәм биология фәненең серләрен өйрәтә.Тирән белемле, зирәк акыллы, тәҗрибәле укытучыбызның эшенә булган җитдилеге, эшкә дәрте күпләрне сокландыра. Укыту-тәрбия эшендәге системалылык, яңалыкка омтылу,  һәр эшне тәртибе белән, җайга салып эшли белүе, үз-үзен камилләштерү өстендә туктаусыз  эзләнүе – укытучының хезмәттәшләре, әти-әниләр, балалар белән аңлашып эшләвенең нигезедер. Хәзерге информацион технологияләр дәверендә авыл шартларында укучыларны һәръяклап үстерү, тормышка әзерлекле һәм көндәшлеккә сәләтле укучылар әзерләү бурычыукытучының күз уңында. Авыл җирлегендә укып белем алуга карамастан, укучылар зур хыяллар белән яшиләр, ышаныч белән бердәм дәүләт имтиханнарын сайлыйлар һәм ялгышмыйлар. Мөгаллимәбез эшенең нечкәлекләрен яхшы белә, укучыларын сабыр, тырыш һәм көчле булырга, авырлыклар каршында югалып калмаска, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтә.Авылыбызда гына түгел, тирә-ягыбызда да  абруйлы, мактаулы остазыбыз киңәш сорап килүчеләрнең  һәммәсенәдә вакыт таба.
Укытучы балалар күңеленә нинди орлык салса, хезмәтенең җимешләре шундый була, диләр. 
Мөгаллимә  Галия Гыймрановнаны мәктәп яны тәҗрибә участогыннан башка күз алдына да китереп булмый. Иртә яздан ул бүлмә эчендә үсеп килүче яшелчәләр, чәчәк үсентеләре арасында кайный. Язын бакчадагы беренче шытымнарга шатланып, һәр яуган яңгырга сөенеп, уңышның мул буласына ышаныч белән яши ул. Уку-укыту эшендә дә Галия Гыймрановна хезмәтенең  нәтиҗәле булуына шикләнмичә, армый-талмый хезмәт итә, укучыларны белемле итүгә бар көчен куя. Тыңгысыз хезмәтнең җимешләре көттерми. Ирешелгән уңышлар шактый. Фән олимпиадаларындагы күпсанлы җиңүләр, гамәли конференция нәтиҗәләре, имтиханнардагы югары баллар...Еллар дәвамында тупланган Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары хатирәләрне яңарта, эчке канәгатьлек хисе уята.
Һәр баланың күңеленә ачкыч табучы, белем алырга юл күрсәтүче  укытучыбыз укучыларынын уңышлары, шатлыклары  белән яши, еллар үткән саен яшәрә генә кебек. Укучылар белән уртак тел табу, аларның барысын да тигез күрә белү аңа карата зур хөрмәт уята.Һәр эшне җиренә җиткереп үтәүче, барлык эшкә дә өлгер, таләпчән дә, игътибарлы да укытучыбызның укучылары да үзенә ошап үсә.
“Кешелекнең киләчәге укытучы кулында” дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.Әлеге сүзләр нәкъ остазыбыз турында. Күпме укучыларыбыз, мәктәбебездә төпле белем алып, тормышта үз урынын, бәхетен тапты. Күпсанлы укучыларыбыз укуларын абруйлы югары уку йортларында дәвам итеп, хыялын тормышка ашырды!
Хәзерге вакытта Галия апа үзенең уллары, оныклары янәшәсендәяши. Кайчандыр ераклардан килен булып килгән остазыбызның гаиләсе ишле, тату; туганнары, якыннары бихисап хәзер. Бәйрәм көннәрендә Галия апаның телефоны чыңлаудан туктамый: мәктәпне тәмамлап чыккан укучылары узләренең яраткан укытучыларын котлый.
Бар күңелен, гомерен балаларны белемле итүгә биргән, күпме буын тәрбияләгән  мөгаллимәбезнең хезмәте мактауга лаек. Укучыларны олы тормышка әзерләүче, үзенең киңәшләре беләнфатихасын биреп озатучы Галия Гыймрановнагаисәнлек-саулык, иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телибез.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ