Логотип Магариф уку
Цитата:

Хуш инде, Иске ел! Хуш киләсең, Яңа ел!

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә өчен Яңа ел кичәcе)Гөлназ Садыйкова,Арчадагы 5 нче “Кояшкай” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесеКатнашалар: Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык, Тиен, Куян, Бүре, Ут.З...

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә өчен Яңа ел кичәcе)
Гөлназ Садыйкова,
Арчадагы 5 нче “Кояшкай” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Катнашалар: Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык, Тиен, Куян, Бүре, Ут.


Зал бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түрендә чыршы. Балалар күңелле көйгә залга керәләр һәм түгәрәккә тезелеп басалар.


Алып баручы. Исәнмесез! Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, тәрбиячеләр, кунакларыбыз! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Киләсе еллар имин, мул, шатлыклы булсын!


Нинди матур безнең чыршы,


Җем-җем килеп яна ул.


Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,


Котлы булсын Яңа ел!


Балалар,  карагыз әле, чыршыбыз нинди матур! Әйдәгез әле, аңа багышлап җыр җырлап алыйк.


(“Исәнме, чыршыкай” җыры (Р.Вәлиева сүзләре, М.Минһаҗев музыкасы) башкарыла. Җыр тәмамлангач, балалар урындыкларга барып утыра. Шигырь сөйләүчеләр чыршы янына чыга.)


1 нче бала.


Бүген бездә зур бәйрәм!


Бүген Кыш бабай килә!


Безнең күңел җырларга


Һәм биергә җилкенә.


2 нче бала.


Күрегез бу чыршыны,


Чыршының да чып-чыны!


Нинди төз, матур, биек –


Тора түшәмгә тиеп!


3 нче бала.


Төсен үзгәртми бер дә,


Гел яшел күлмәк кия.


Матур бизәнеп, һәр елны


Безгә кунакка килә.


(Җитез-шомлы  көй уйный башлый, залга Убырлы карчык керә.)


Убырлы карчык. Исәнмесез, балалар! Сез мине мактыйсыз, ахыры?


Балалар. Юк! Чыршыны!


Убырлы карчык. Нигә мине мактамыйсыз? Һаман чыршы да чыршы! Нинди матурлыгы бар инде аның? Үзе яшел, үзе энәле, үзе озын! Шулай бит, балалар?


Балалар. Ю-у-к, чыршы матур, бик матур!


Убырлы карчык. Юк инде, мин – иң матуры! Минем турында да җыр беләсезме, балалар! Әйдәгез, җырлагыз әле.


Балалар. Ю-у-к!


Убырлы карчык. Әле сез шулаймы? Мине мактап җыр җырламыйсызмы? Ярар, мин моны истә тотармын... (Бармак янап чыгып китә).


Алып баручы. Әй, балалар! Убырлы карчык безгә бик үпкәләде, аны рәнҗеттек бугай. Берәр усаллык эшләмәсә ярар иде инде. Әйдәгез, бәйрәмне дәвам итик.


4 нче бала.


Килеп җитте кыш та,


Ай-яй салкын тышта.


Өч ай торыр торса,


Аның гомере кыска.


Тәңкә карлар сипкән,


Җирне ап-ак иткән:


Чыршы, каен, имән,


Кардан чикмән кигән.


5 нче бала.


Ә кыш  көлә-көлә,


Битебездән үбә.


Алсу була безнең


Битләр шуңа күрә.


– Мин, – ди, – сезгә тиздән


Ёлкагызга киләм,


Яңа елны котлап,


Бик күп бүләк бирәм.


(Чыршы төбендә качып утырган  Ут чыга, кыска гына җитез  бию башкара.)


Ут. Карлы алан эчендә зур боз сараенда Кар кызы яши. Аның ниндидер сере бар. Инде ничәнче ел шул серне белмәкче булам, әмма һич кенә дә белә алганым юк. Кар кызын сезнең бәйрәмгә киләчәк дип ишеттем. Мин шунда гына качып торыйм әле,  балалар, бәлки теге серне белә алырмын... (Чыршы астына кача.)


(Җырлый-җырлый Кар кызы керә.)


Кар кызы.


Ап-ак карлы аланнарда


Биеп йөрим мин.


Чыршыларга ак энҗеләр


Элеп йөрим мин.


Шул аланның уртасында


Минем боз өем.


Кояштан бик-бик куркам мин,


Җылыда эрим.


Ут (чыршы төбеннән чыга).


Әһә, белдем, белдем сереңне:


Син, Кар кызы,


Уттан куркасың түгелме?


Кар кызы (Уттан читкәрәк кача).


Кит еракка! Мин бит


Сиңа килмәдем кунакка.


Җәнлекләр белән  мин дус,


Кыш көннәрем узмый буш.


Җәнлекләрем, дусларым,


Шаяннарым-шукларым,


Килегез монда тизрәк,


Булыгыз җитезрәк.


(Берәү дә җавап бирми.)


Кар кызы. А-у! (Җәнлекләрне чакырып дәшә.)  Нишләп берәү дә килми соң? (Җавап бирүче ишетелми.)


Кар кызы. Балалар, әйдәгез бергәләп җәнлекләрне чакырыйк әле.


Кар кызы (балалар белән бергә). 


Җәнлекләрем, дусларым,


Шаяннарым-шукларым,


Килегез монда тизрәк,


Булыгыз җитезрәк.


Тиен (керә, борчулы). Кар кызы, балалар! Убырлы карчык җәнлекләрне, сихерләп, үзенең өендә тота. Мин көчкә качып котылдым. Җәнлекләрне коткарыр өчен, Убырлының табышмакларына җавап табарга кирәк, шул чакта аның сихере бетәчәк, һәм безнең дусларыбыз – җәнлекләр – котылачак.


(Тиен каен тузына язылган табышмакларны укый. Балалар дөрес җавапны әйткән саен, серле көйгә әйләнә-әйләнә, берәм-берәм җәнлекләр керә.)


Тиен.


Кыш көне ак,                                   .


Җәй көне соры.


Урманнан чыгар,


Кыр буйлап чабар.


Балалар. Куян! (Куян керә.)


Тиен. Нечкә билле, көлтә койрыклы.


Балалар. Төлке! (Төлке керә.)


Тиен.


Сорыдыр төсе,


Үткендер теше,


Урманда йөри,


Бозаулар эзли.


Балалар. Бүре! (Бүре керә.)


Җәнлекләр. Балалар, рәхмәт сезгә, безне Убырлы карчыктан коткардыгыз.


Алып баручы. Дусларым, әйдәгез бергәләп бәйрәмебезне дәвам итик.


Ут. Мин бәйрәмнәрне яратмыйм. Минем гел яндырасым-көйдерәсем генә килеп тора. Хәзер барыгызны да утым белән көйдерәм! (Җәнлекләр һәм балалар янына барып, кулындагы кызыл тасмалар белән селтәнә.)


Җәнлекләр.  Ай-яй! Авырта! Ярдәм итегез!


Кар кызы. Сизәсезме, безгә кемдер комачауламакчы, бәйрәмебезне бозмакчы була.


Төлке. Кар бөртекләрен чакырырга кирәк Алар гына безгә ярдәм итә алыр.


Җәнлекләр. Кар кызы, чакыр әле дусларыңны!


Кар кызы.


Берүземә бик күңелсез,


Кайда минем дусларым?


Килегез чыршы янына,


Килегез, матурларым,


Энҗе кар бөртекләрем!


(Кар бөртекләре бии-бии керәләр. Утны әйләндереп алалар да бию башкаралар. Ут түгәрәктән чыгып качмакчы була, ләкин чыга алмый. җилпенә-җилпенә дә “сүнә”.)


Ут.


Ай! үләм-үләм-үләм...


Мин сүнәм, сүнәм, сүнә-ә-м. (Чыгып китә.)


Кар кызы.


Рәхмәт, сезгә дусларым,


Энҗе кар бөртекләрем!


Алып баручы. Ә хәзер, балалар, бәйрәмебезне дәвам итик. Ләкин Кыш бабайсыз нинди Яңа ел инде... Балалар, әйдәгез бергәләп Кыш бабайны чакырыйк! Минем арттан кабатлагыз:


Кыш бабай кил безгә,


Яңа ел бәйрәменә!(3 тапкыр кабатлыйлар.)


(Матур сихерле көй уйный башлый. Кыш бабай керә.)


Кыш бабай.


Исәнмесез, балалар!


Әтиләр һәм әниләр!


Бабайлар һәм әбиләр,


Бишектәге бәбиләр!


Тирән көртләрне ерып,


Сезне бик-бик сагынып,


Озын юллар үттем мин,


Монда килеп җиттем мин.


Һай чыршыгыз, бигрәк матур,


Елык-елык яна ул,


Бәхетле һәм сау булыгыз,


Котлы булсын Яңа ел!


Балалар. Рәхмәт, Кыш бабай!


6 нчы бала.


Кыш бабай килгән, Кыш бабай,


Чәчәк карлар яуганда,


Кыш бабайның капчыгы бар,


Ниләр генә юк анда!


7 нче бала.


Әй, Кыш бабай, таныш бабай,


Капчыгыңны чиш бабай.


Бүләкләрне күрсәт, бабай,


Безгә ни тиеш, бабай?


Кыш бабай.


Капчыгым зур булмаса да,


Күп нәрсә салып килдем:


Карлы таулар,


Шугалаклар,


Чыршылар,


Уенчыклар,


Чикләвекләр һәм алмалар,


Конфетлар алып килдем!


8 нче бала.


Ерактан, суык яклардан,


Боз чанага утырып,


Бәйрәмгә килде Кыш бабай,


Үзенең дә-ә-ү капчыгына


Күчтәнәчләр тутырып.


Алып баручы. Рәхмәт, Кыш бабай! Син озын, озак юлдан арыгансыңдыр инде, әйдә бераз Кар кызы белән бергә утырып торыгыз! Балалар хәзер сезгә матур җыр бүләк итәрләр.


(“Кыш бабай” җыры (Ә.Рәшит сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе) башкарыла.)


Кыш бабай. Ай, рәхмәт, балалар! Бигрәк матур итеп җырладыгыз! Мин сезгә менә шушы капчык тулы  бүләк алып килдем. Ләкин бүләкләремне өләшкәнче, миңа берәр уен уйнап күрсәтегез инде.


Кыш бабай белән уен.


(Балалар, җырлый-җырлый, әйлән-бәйлән уйныйлар. Җәнлекләр дә алар арасында. “Менә мондый” дигән юлларны әйткәндә, балалар шигырь эчтәлеген хәрәкәт белән күрсәтәләр. Кыш бабай уртада.)


Балалар.


Күрәсезме, Кыш бабайның


Менә мондый сакалы:


Бик озын, бик матур,


Менә мондый сакалы.


(Соңгы ике юлны кабатлаганда, Кыш бабай сакалы белән мактанып, тыпыр-тыпыр бии.)


Балалар.


Күрәсезме, Кыш бабайның


Менә мондый борыны:


Бик озын, кып-кызыл,


Менә мондый борыны.


(Кабатлаганда, Кыш бабай, бармагы белән яный-яный, балаларны куа башлый. Балалар кача.)


Балалар.


Күрәсезме, Кыш бабайның


Менә мондый таягы.


Бик озын, бик шома,


Менә мондый таягы.


(Кабатлаганда, Кыш бабай, таягы белән тукылдатып, балаларның аягына тидермәкче булып йөри. Балалар аякларын алып өлгерергә тиеш.)


Балалар.


Күрәсезме, Кыш бабайның


Менә мондый капчыгы.


Бик олы, туп-тулы,


Менә мондый капчыгы.


(Кабатлаганда, Кыш бабай, әле иртәрәк дигәндәй, капчыкны чыршы төбенәрәк илтеп куя.)


Кыш бабай. Нинди күңелле, ничек рәхәт! Балалар! Сез бик җитез, өлгер икәнсез! Тәмам хәлдән тайдым! (Бер бала Кыш бабайга урындыкка утырырга булыша.)


Алып баручы.  Күңеллесен күңелле! Балалар, шулай да бәйрәмебезгә нидер җитми кебек.... Бәлки сез әйтерсез ни җитмәгәнен?


Балалар.


Чыршыбызның уты янмый.


Алып баручы.


Кыш бабай! Кыш бабай!


Безгә ярдәм ит, бабай!


Чыршы уты кабынсын!


Безнең бәйрәм нурлансын!


Кыш бабай. Хәзер мин үземнең тылсымлы таягымнан сорыйм әле.  (Таякка колагын куеп тыңлагандай итә.) Әйе-әйе. Ә-ә, тылсымлы сүзләрне әйтергә онытканбыз бит. Әйдәгез, бергәләп әйтик!


Кыш бабай.


Чыршы, чыршы, кабын син!


Утларыңны балкыт син!


(Балалар кабатлыйлар.)


Кыш бабай. Кабынмый бит! Тагын тылсымлы таягымнан сорыйм инде. Ә-ә, кемдер дәшми калган икән, әйдәгез тагын бер кабатлыйк әле!


(Өч тапкыр кабатлагач кына чыршы  утлары  кабына.)


Алып баручы. Бигрәк  күңелле булып китте. Әйдәгез, чыршыбызны мактап, тагын әйлән-бәйлән уйнап, җырлап алыйк. (“Чыршы” җыры (Л.Хисмәтуллина музыкасы, Ә. Ерикәй сүзләре) башкарыла.)


Кыш бабай, Кар кызы. Ай-яй, бигрәк матур җырладыгыз. Рәхмәт, балалар!


Кар кызы. Әйдә әле, бабакай, без дә бер биеп алыйк булмаса. (Кыш бабай белән Кар кызы бииләр. Балалар кул чабып тора.)


9 нчы бала.


Бәйрәмебез, сез килгәч,


Матурланды тагын да,


Бик күңелле уйнавы


Яшел чыршы янында.


(“Читек” уены уйнала. Уенда җәнлекләр дә катнаша. Балалар, бертөрле читек парын табып, чыршыны әйләнеп, билгеләнгән урынга басалар.)


10 нчы бала.


Яңа елның бәхетле ел


Буласын без беләбез.


Шуңа күрә бергәләшеп


Яңа елга керәбез.


11 нче бала.


Чырышыдагы җем-җем утлар


Сүнәләр дә яналар.


Без җырлыйбыз, шатланабыз,


Без – бәхетле балалар!


(“В лесу родилась ёлочка” (Р.Кудашева сүзләре, Л.Бекман музыкасы), “Маленькой ёлочке” (З.Александрова сүзләре, М.Красев музыкасы) җырлары башкарыла.)


Кар кызы.


Көтеп алган очрашулар


Тиз генә үтеп китте.


Инде хәзер саубуллашып,


Китәр вакытлар җитте.


Кыш бабай. Ай, рәхмәт,  нәни дусларым! Сез миңа бик ошадыгыз! Балалар, чыннан да, сезнең белән саубуллашырга вакыт килеп җитте. Безнең Кар кызы белән башка балалар бакчасына да барасыбыз бар бит әле. Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез, авырмагыз, Өлкәннәрнең сүзен тыңлагыз, дус, тату яшәгез.


12 нче бала.


Рәхмәт, бабай, сүзләреңә,


Бик матур теләкләрең.


Алып килдем, дигән идең,


Кайда соң бүләкләрең?


Кыш бабай. Ай, кызым, оятлы була яздык бит. Әйдәле, кызым, алып бир әле капчыгымны. Менә, балакайлар сезгә бүләкләребез! Капчыгы белән калдырам. Тәрбияче апаларыгыз һәркайсыгызга таратыр.


Кар кызы.


Бәйрәм үтте, ә Яңа ел


Һәрбер өйгә киләчәк.


Якты булсын, имин булсын


Матур булсын киләчәк!


13 нче бала.


Кыш бабай, Кыш бабай,


Безнең белән дус бабай.


Сагынырбыз, бер елдан соң


Тагын да кил, хуш бабай!


Алып баручы.


Рәхмәт әйтик чыршыбызга,


Матур бәйрәме өчен,


Рәхмәт әйтик кунакларга


Килеп караган өчен.


Яңа елга яңа юлдан,


Нык басып бердәм керик.


Иң изге, саф теләкләрне


Бер-беребезгә телик.


14 нче бала.


Кулга-кул тотынышып,


Ясыйк та түгәрәк,


Әйдә кил, Кыш бабай,


Әйләник бергәләп!


Кичә “Яңа ел” җырын (И.Шәмсетдинов көе, Г.Латыйп сүзләре) чыршы тирәли әйләнеп җырлау белән тәмамлана. Аннары балалар Кар кызы белән Кыш бабайны кул болгап озатып калалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ