Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгърифәт күге йолдызлары

 Алсу КӘБИРОВА,Балтач районы Сосна төп мәктәбенең I валификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.Педагогик хезмәт стажы 14 ел.Күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин белем бирү с...

 
Алсу КӘБИРОВА,

Балтач районы Сосна төп мәктәбенең I валификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.
Педагогик хезмәт стажы 14 ел.

Күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин белем бирү системасының әһәмиятен аңлап, болай дип язаган: «Гыйлем юлы – бер кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр, шулай булса да, очы бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр». Шушы сикәлтәле юлдан туры, үрнәк итеп баручылар янәшәбездә бихисап. Ләкин мөгаллимлек буыннан-буынга изге мирас булып күчкән гаиләләр аеруча хөрмәт уята.


Биш гасырлык тарихы булган Сосна авылы халкы элек-электән тырыш игенчеләре, оста гармунчылары, белемле яшьләре белән дан тоткан. Биш мәхәлләле, биш мәчетле авылда совет чоры мәктәпләре оешканчы ук мәчет яны мәдрәсәләре гөрләп торган. Белемлелек дәрәҗәсен аңлаган шул алар. 1924 елда башлангыч мәктәп ачылгач, укырга теләүчеләр мәктәп бинасына сыймаган. Шунлыктан, 1934 елда ук мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә. 1963 елдан – сигезъеллык, 1989 елдан урта мәктәп буларак эшли башлый. Сосна мәгариф тарихында зур урын тоткан Рамазановлар династиясенең чишмә башы – әбием Әминә Гаязетдин кызы гомере буе туган авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Яшьлек еллары сугыш чорына туры килсә дә, сынмаган, сыгылмаган. Мәктәптә аны тырыш мөгаллимә дип белсәләр, өйдә ул ышанычлы тормыш иптәше, үрнәк әни булган. Биш баласының өчесе үз юлыннан киткән – укытучы һөнәрен сайлаган.


Олы уллары Рәшит Муллаәхмәт улы – минем әтием, Әлмәт шәһәрендә физик культура техникумын, аннан соң Казан Дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген читтән торып тәмамлагач, пенсиягә чыкканчы туган авылы Сосна мәктәбендә физкультура һәм тарих фәннәрен укыта. Гаиләдә икенче бала булып туган кызлары – Сания Арча педагогия училищесында укып, башлангыч сыйныф укытучысы дипломын ала. Өченче балалары – Саймә Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлый. Аннан соң, читтән торып Казан Дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Дүртенче балалары Рифат үзе төзүче белгечлеге алса да, тормыш иптәше итеп әнисе кебек үк башлангыч сыйныф укытучысын сайлый. Гөлфия Хәсән кызы Балтач урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып яшь буынга белем бирде. Эшеннән тәм табып эшләгән мөгаллимәнең үз юлыннан китүче укучылары бихисап.


Әбиемнең унике оныгының дүртесе кечкенәдән ук укытучы булу турында хыяллана: Ләйсән, Алсу, Айгөл, Чулпан педагогик белем алалар. Мин династиянең иң кече вәкиле – Алсу Рәшит кызы. Мәктәпне тәмамлагач, «Нинди һөнәр сайларга?» дип озак уйлап тормадым, әбием, әтием, апам сызган мәгърифәт юлыннан атладым. 1997 – 2002 елларда Татар Дәүләт Гуманитар институтында татар теле һәм әдәбияты белгечлеге, 2009 елда Чаллы шәһәрендә читтән торып, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы дипломын алдым. Балаларны бик яратканга күрә, ундүрт ел алар янәшәсендә. Аларның сәләтләрен үстерү өстендә теләп эшлим, шуңа күрә дә укучыларым олимпиада, конференция, конкурсларда призлы урыннар алып, гел сөендереп торалар. Бүген Балтач бистәсендә яшәсәм дә, үзем белем алган яраткан мәктәбем бик кадерле. Сосна мәктәбенә илтүче бу сукмаклардан башта әбием, аннан әтием һәм апам үткән, хәзер инде миңа ак юл сызасы да сызасы…


Күк йөзендә бик күп йолдызлар бар: кечкенәләре, зурлары; сары, ак, кызыл төстәгеләре. Араларында тонык кына янучылары да, сүнәм-сүнәм дип торучылары да, якты эз калдырам дип атылучылары да юк түгел. Кайбер йолдызлар исә йолдызлыкларга берләшкәннәр, алардан сирпелгән нур җиргә кадәр төшә. Күк йөзе йолдызлары белән матур булса, җир йөзен аның эшчән кешеләре бизи. Мәгариф системасында эшләүчеләрне, аеруча укытучылар династиясен мин якты янучы, үз нурларын башкалар өчен кызганмаган йолдызлыкка тиңләр идем. Әйе, алар – мәгърифәт күге йолдызлары! Иң авыр елларда эшли башлаган әбием бу җаваплы хезмәтне йөз аклыгы белән башкарып чыккан. Ул чын мәгънәсендә – герой! Ул нигез салган династиянең 9 вәкиле – мөгаллим. Аларның гомуми эш стажы – 224 ел. Бүгенге көндә 93 яшьлек әбием авылыбызның иң өлкән укытучысы. Аллага шөкер, бүгенге көндә 5 баласы, 3 килене, 2 кияве кайгыртуын тоеп яши. 12 оныгына 18 оныкчыгын тәрбияләүдә үзенең алтын киңәшләре белән гел ярдәм итеп тора. Матди байлык артыннан кумыйча, рухи яктан гел байый гына баручы бу гаиләгә уңышлар телисе килә. Укытучы исеменә тап төшмәсен, киләчәктә укытучылар династиясе өзелмәсен!




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ