Логотип Магариф уку
Цитата:

Мең мәртәбә бәхетледер җирдә Үз кыйбласын таба алганнар

Фәйрүзә Биктимер кызы ӘХӘТОВА,Баулы районы Яңа Чүте урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 35 ел.Еш кына укучыларым миңа: “Апа, сез нигә артист булмадыгыз?”- д...

Фәйрүзә Биктимер кызы ӘХӘТОВА,

Баулы районы Яңа Чүте урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 35 ел.


Еш кына укучыларым миңа: “Апа, сез нигә артист булмадыгыз?”- дигән сорау бирәләр. Ә уйлап карасаң, авыл укытучысы болай да артист бит инде, чөнки көненә нинди генә рольләргә, рәвешкә кермибез!


Авыл укытучысы! Бүген сине нәрсә борчый? Нинди уйларга чумдың?


Заманча җиһазландырылган ике катлы мәктәп, авыл уртасында мәһабәт мәчет, мәдәният йорты һәм шулар янында иясез нигезләрнең арта баруы, элек ке совхоздан калган җимерек сарайлар...


Борчылма, төшенкелеккә бирелмә! Онытма, ел саен укучыларың “Авыл мәктәбенә ярдәм ит!” акциясендә катнаша, гөрләтеп сабан туйларын үткәрә, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерүдә ярдәм итә. Димәк, Синең бер бурычың үтәлгән. Аларда туган ягына мәхәббәт, игелеклелелек орлыкларын чәчә алгансың. Икенче бурычың- авыл баласын да шәһәр балаларыннан ким булмаслык итеп, белемле һәм һәр яктан камил булган шәхес итеп тәрбияләү. Чөнки авылың район үзәгеннән ерак урнашкан, укучыларың сәнгать мәктәп- ләренә йөри алмый. Билгеле ки, һәркемнең нарасые үзенә газиз, кадерле. Та- бигать тарафыннан барлык балага да сәләт тигез бирелмәгән, аны күрә һәм үстерә белергә, шәхес итеп тоярга ярдәм итәргә кирәк. Ә соңгы 10 елда авылда нинди балалар калды соң? Күбегез моны аңлагансыздыр дип уй-лыйм. Менә шушы балаларны бик сәләтле балалар белән берлектә имтихан бирдерергә, төрле олимпиадаларда, конкурсларда катнашырлык дәрәҗәгә җиткерергә кирәк. Шуңа мин үзем имтихан мәҗбүри булырга тиеш түгел дип уйлыйм. Имтихан телдән дә булырга тиеш, чөнки бу очракта укытучы укучының белем дәрәҗәсен генә түгел, аның логик фикерләү кимәлен дә, мөстәкыйль уйлау сыйфатын да ачыклый. Ә әдәбият укытучысы өчен бигрәк тә мөһим. Кызганычка каршы, шушы имтиханнар аркасында татар теле һәм әдәбиятына да караш үзгәрде. Янәсе, укучыга төп имтиханнарын бирүдә кыенлыклар тудырабыз, әдәби әсәрләрне күп укытабыз. Ә бит укучыларым ел саен диярлек татар теленнән БДИ бирә, филология факультетын сайлый, република олимпиадаларында призёрлар була. Авыл укытучысы буларак мине татар мәктәпләре өчен дәреслекләргә методик әсбапларның булмавы, дәреслекләрнең эчтәлеге канәгатьләндерми. Ә бит рус мәктәпләре өчен ниндие генә юк! Эчтәлекләре дә мавыктыргыч. Әлбәттә, авыл укытучысы да бик рәхәтләнеп методик әсбаплар язу өстендә эшләр иде, вакыт ягы чамалы. Мин, мәсәлән, әдәбият дәреслекләренә укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, уку елы дәвамында бер 10 язучының иҗатын гына кертер идем. Ә бит без 2сәгать саен бер язучыны өйрәнәбез һәм нәтиҗәдә укучы бераздан берсен дә хәтерләми. Информация күп булганлыктан, укучыларның хәтерләү сәләтенең кимүе дә борчый. Авыл мәктәбендә бигрәк тә, чөнки укучылар саны елдан-ел кими. Шуңа татар теле дәресләрендә теорияне блоклап аңла-там, практик дәресләргә өстенлек бирәм, андый дәресләрдә Сингапур методикасының кайбер алымнары отышлы. Ә әдәбият дәресләрендә А.Яхин дәреслекләре белән А.Әхмәдуллин программасы нигезендә төзелгән дәрес-лекләрне тематик яктан берләштереп эшлим. Тагын авыл укытучысын бор-чыган проблемаларның берсе - төрле авыллардан йөреп укучылар. Безнең мәктәпкә ике күрше авылдан балалар килә. Аларның килүе өчен куанасы урында мин борчылам, чөнки бер авылдан беренче сыйныфтан ук килеп укыйлар. Җитәкчеләр мәктәпләргә оптимизация үткәргәндә, аларның сәламәтлеге турында уйлыйлармы икән? Үз балаларын шулай йөртәселәре килмәс иде. Икенчеләре 10-11 нче сыйныфка килә. Аларын үз укучыларың белем дәрәҗәсенә җиткерергә туры килә.


Заманча укыту, дибез. Әйе, соңгы елларда кабинетларыбыз интерактив такталар, проекторлар, электрон әсбаплар белән баетыла. Мине авыл җирлегендә интернетларның тиешле дәрәҗәдә эшләмәве борчый. Кайбер көнне билгеләрне төшерә алмыйча битләр пешә, күпме вакыт алына. Билгеләрне төшерер өчен, 2 көн вакыт бирелсен иде, ичмасам. Шул вакыт әрәмгә үтү сәбәпле, соңгы елларда әдәбият укытучысына әдәби китаплар, килгән журналларны да укырга вакыт калмый башлады бит.


Кызганычка каршы, мәгариф системасында эзлеклелек булмавы да борчу тудыра. Бер яңалыкны ташлыйбыз, икенчесен башлыйбыз. Ә бит ул үзгәрешләр укытучы һәм укучы җилкәсенә төшә. Без ни эшләргә тиеш? Шуңа укучыларның күбесе мәктәп тәмамлаганда, нинди һөнәр, кайсы уку йортын сайлау турында баш вата, уку йортын тәмамлагач, бөтенләй башка юнәлештә эшли. Авыл баласын тагын иң борчыганы - түләүле уку, шунлыктан ул теләгән уку йортына укырга керә алмый. Ә яраткан эшеңне башкаруга, аннан тәм, ямь табуга ни җитә!


Менә 35ел инде, ашкына–ашкына, мәктәпкә юл алам. Укучыларымның елмаеп каршы алулары, ягымлы итеп: “Апа, безнең сыйныфны гына чыгары- гыз инде”,- дип эндәшүләре үзе бер бәхет бит ул. Әгәр дә мин үз эшемнең бәхет алып килүче һәрбер мизгелен санап чыксам, миңа, мөгаен, көн җит -мәс иде. Шушы бәхет мине яшәтә һәм яшәртә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ