Логотип Магариф уку
Цитата:

Милләтебез энҗесе

Лилия Илсур кызы МОРТАЗИНА,Әгерҗе районы Көчек урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.Педагогик стажы – 13 елАвыл – тел сакчысы,авыл – милләт сакчысы, дип сөйлибез, а...

Лилия Илсур кызы МОРТАЗИНА,
Әгерҗе районы Көчек урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Педагогик стажы – 13 ел
Авыл – тел сакчысы,авыл – милләт сакчысы, дип сөйлибез, атаклы һәм сөекле Мәһдиевләр, Еникиләр, Нурихан Фәттахларның авыл чыгышлы булуларын искәртәбез. Хак сүзләр бу! Авыл матурлыгын, җир җылысын тоеп үскән бу әдипләребез безгә әсәрләре аша да бу җылылыкны тапшыра белделәр. Авыл мәктәбенең авыр хәле, мәктәпләрнең ябыла баруы турында ишеткән саен йөрәк ачысы белән кычкырасы килә: сез бит мәктәпнегенә япмыйсыз, сез яңа буын Еникиләр туар урынны ябасыз, милләтнең киләчәгенә юл чаласыз!
Авылларыбыз илебезгә атаклы укытучылар, профессорлар да бүләк итте. Шундыйларның берсе – Сания Гатиевна Исмәгыйлева. Без, укытучылар, аны күбрәк зур галим, татар әдәбиятын укыту методикасы үсешенә зур өлеш керткән шәхес буларак беләбез, соңгы елларда әдәби әсәрләр авторы буларак та аның исеме телгә алына. Әмма барыннан да бигрәк мине ул укытучы, авыл укытучысы буларак кызыксындыра, җәлеп итә. Татарстанның Менделеевск районы Турай авылында туган кызны язмыш җилләре Чувашстан АССРга илтеп ташлый. Биредә ул Шемуршин районы авылларының берсендә дүрт ел буе башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Соңрак, 1961 – 1967 елларда ТАССРның Әлмәт районы Иске Михайловка мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта. Авыл мәктәбендәге укытучылык еллары – Сания Гатиевна Исмәгыйлеваның алдагы һөнәри һәм фәнни эшчәнлегенең нигезен, фундаментын тәшкил итә. Шәхсән мин бу шәхеснең хезмәтләре, “Мәгариф” журналында даими басылып килгән язмалары белән даими танышып килдем, һәр язмасы белән үзем өчен яңалык ача тордым.
... 2011 ел. Модернизация, инновацияләрнең авыл мәктәпләрендә әле сизелә башлаган гына чагы, нәрсәнең ак, нәрсәнең кара икәнен әле чамалый гына башладык, программаларны үзләштереп бара торган чагыбыз, бүген чәчәк аткан презентацияләрне ясарга да өйрәнеп кенә киләбез. Шул елны – Тукай елында “Мәгариф” журналында С.Исмәгыйлеваның “Тукай публицистикасы” дигән саллы гына мәкаләсе басылып чыга. Әдәбият укытучыларына багышланган бу мәкаләдә автор Г.Тукайның публицистик язмаларын, аларның фотокүчерәмләрен кайда, ничек табарга; аларны слайдларга ни рәвешле урнаштырырга – барысына да тәфсилләп өйрәтә. Иманым камил: шул елны әдәбиятчы укытучыларның күп өлеше дәресне нәкъ шул рәвешле оештырганнардыр.
Мин соңгы 13 елда инде башлангыч сыйныф укучыларын укытам. Әмма С.Г.Исмәгыйлева хезмәтләреннән дәрман алып эшлим. 2010 елда әлеге укытучы-галимәнең “Иң изге һөнәр ияләре: татар әдәбиятында укытучы образлары” дигән хезмәте басыла. Биредә төрле чорларда укытучы һөнәренә мөнәсәбәт проблемасы да, Г.Исхакый, Г.Бәширов, М.Мәһдиев, Ә.Баян, Т.Галиуллин әсәрләрендә укытучы образы бирелеше дә яктыртыла. Башлангыч сыйныфтан ук укучыларда мөгаллимнәргә хөрмәт тәрбияләүдә куллану өчен дә менә дигән хезмәт бу. Шундагы мәгълүматны гадиләштереп, күрсәтмәлелек белән баетып, мин IV сыйныф укучыларыма “Изге һөнәр ияләре” дигән темага сыйныф сәгате үткәрдем. Халкыбызның электән белем, мәгърифәткә тартылуын, авыл саен мәчет, мәчет каршында мәктәп ачуларын, белемле шәкертләрнең, үз авыллары мәдрәсәләрен тәмамлагач, Сүрия, Мисыр, Төркиядә белемнәрен тирәнәйтеп кайту традицияләрен укучыларым зур кызыксыну белән тыңладылар. Һәр авылда мәктәп булдыру традиясенең кыйммәтен алар шул сыйныф сәгатендә яхшы аңлагандыр, дип уйлыйм. Әнә шул күркәм гадәткә, милләтне, телне саклап калырга ярдәм иткән, шәхеснең талантлы әдип һәм профессор булып җитешүе өчен оеткы салган авыл мәктәпләренең әһәмиятен бүген дә күрсәк, танысак иде! Күңелемне кечкенә өметем җылытып тора: күңел түремдәге фикерләремне укучыларым аңлар, олы тормышка аяк басканда, күңелләренә салынган фикри орлыкларым шытып чыгып, алар авыл мәктәбенә мөгаллим сыйфатында кайтырлар, ныклы, кыю, мөстәкыйль буын булып үсеп, туган телнең онытылуына, авыллардагы мәгърифәт учаклары сүнүгә юл куймаслар.
Сания исемле гади авыл кызы, җитешсезлек-ачлыкны да күп күргән кызчык киләчәктә олы галим булып җитешә, күп укытучыларның ярдәмче-таянычына әверелә. Мин мондый шәхесләрне укучыларым алдында үрнәк буларак еш телгә алам: алар да үссеннәр, алга, уңышка омтылсыннар, туган якларында исемнәре горурланып аталырлык шәхесләргә әверелсеннәр. Туган туфрак, җир җылысы, авыл мәктәбе – милләтебезнең киләчәге ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ