Логотип Магариф уку
Цитата:

Милләт киләчәге – лидер яшьләр кулында

Гөлназ ВӘЛИЕВА,Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең математика укытучысыПедагогик эш стажы 23 ел Милләт киләчәге... татар халкының киләчәге... Бу хакта “үз каланчамнан ” булса да фикер йөртү өчен, башт...

Гөлназ ВӘЛИЕВА,


Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең математика укытучысы


Педагогик эш стажы 23 ел


Милләт киләчәге... татар халкының киләчәге... Бу хакта “үз каланчамнан ” булса да фикер йөртү өчен, башта төп төшенчәләрне ачыклап китәргә кирәктер. Нәрсә соң ул “милләт”? Күп уйлап тормадым, бүгенге көн яшьләренә хас булганча (үзем инде яшем буенча яшьләр рәтеннән күптән төшеп калган булсам да), интернет киңлекләренә кереп киттем. Википедия ... Милләт – уртак тел, мәдәният, этнос, физик чыгыш яки тарихка ия булган кешеләр җәмгыяте. Димәк, милләтебезнең киләчәге матур булсын өчен, без телебезне, мәдәниятебезне саклап калырга. Тарихыбызны онытмаска, яшәү урыныбыз булган Татарстаныбызның үсүе, бөтәюе өчен тырышырга тиешбез. Боларны булдыру өчен мәктәп, шәхсән мин – гади авыл укытучысы нишли алам сон? Бүгенге көндә алга куелган шушуы бурычларны үтәү өчен авыл мәктәпләрендә нинди шартлар һәм дә нинди проблемалар бар?


Иң беречесе – тел мәсьәләсе. Шул ук интернет мәгълүматларына ышансак, 2015- 2016 нчы уку елында республикабызда татар телендә белем бирүче 785 мәктәп (филиаллары белән, рус телендә белем бирүче – 709 мәктәп (филиаллары белән) булган, удмурт телен – 98, мари телен - 20, мордва телен  - 4, башкорт һәм иврит телләрен 1 әр мәктәптә өйрәткәннәр. Татар телендә белем бирүче мәктәпләр республика мәктәпләренең яртысын тәшкил иткән, бүген бу сан бераз кимегәндер дә, бәлки, нишләптер оптимизация җиле татар телендә белем бирүче авыл мәктәпләрен үз итә. СССР заманында татар телендә белем бирүче мәктәпләр авылда гына булса, хәзер алар шәһәрләрдә дә шактый. Татарстан хөкүмәте “Тел турында закон” кабул итеп, ике теллелекне законлаштырды. Калганы мәктәп һәм ата – аналар ихтыярында. Ә менә монда хәлләр булгалый. Безнең Тирсә мәктәбендә һәр ике телдәдә сыйфатлы белем бирергә сәләтле укытучылар эшли. Ләкин  уку елы башында 1 нче, 5 нче классларда татар сыйныфлары ачу мәхшәргә әйләнә. Күп кенә әти-әниләр ирешмәгәнне баласы ирешер дип өметләнә. Урысча начар белгәнгә, хыялларыма ирешә алмадым дип, БДИ, ТДИ ларны русча гына бирәләр, югары уку йортларында русча гына укыйлар дип, үзләренең йөрәк парәләрен татар сыйныфларына бирүгә каршы чыгалар. Монда Әгерҗе районының тагын бер үзенчәлеген исәпкә алмау ярамас, безнең укучыларыбызның күбесе Удмуртия республикасы уку йортлары студентлары рәтен тулыландыралар.


Хәзер инде БДИ, ТДИ ларны да татарча бирү рөхсәт ителә, берән – сәрән булса да имтиханнарны татарча бирүчеләр дә күренә башлады. Тик монда тагын бер проблема килеп туа, бу имтиханнарга әзерләнү проблемасы. Интернет челтәрендә әзерлек өчен сайтлар да, биремнәр җыентыклары да, онлайн – курслар да җитәрлек, ләкин барысы да русча.


Гаиләдә татарча сөйләшмәсәләр, телгә мәхәббәт тәрбияләмәсәләр, мәктәптә татарча укытуның гына файдасы зур булмас, әле киресенчә тискәре караш, нәфрәт кенә тудырырга мөмкин.


Мәктәптә татарча укый, өйдә дә татарча гына аралашалар, татар авылында яши, ләкин баланың җөмлә төзелешләре дә, фикерләве дә русча. Сәбәп нәрсәдә? Ә сәбәбе бик гади, бүген кечкенә генә сабыйның да кулында гаджет, планшет, телефон һәм алар барысы да русча гына “сөйләшә”. Хәер, моңа ихтибар итүчеләр бар икән. Мәсьәлән, Эмиль Гафиятуллин һәм аның дуслары уйлап тапкан “Tatarcha” дигән мобиль телефон кушымтасы, Вконтакте челтәрендә Динара Зиннәтова оештырган “Че гуглит татар кызы” төркеме, 2 нче лицей – интернат укучыларының татарча интернет уеннары, комикслары, Казанда яшәүче Санкт – Петербург яшьләре ясаган “Акыллы көрәш”, “Әкият”, “Татарча мафия”, “Һади Такташ” өстәл уеннары татар телен таратуга юнәлдерелгән. Ләкин бу өлкәдә һәвәскәрләр генә шөгельләнә, яңа технологияларны татарча “сөйләштерү”, мультфильмнар, киноларны татарчага сыйфатлы тәрҗемә итү, балалар өчен татарча кинолар төшерү (бигрәк тә классик әдәбият буенча) максатчан программа булса, бик яхшы булыр иде.


Икече бурыч – милли мәдәниятебезне саклау. Теле кулланылыштан төшеп калып та, мәдәнияте сакланса, бу халыкның телен торгызып була әле. Иврит, массачусет телләре моңа мисал. Башлангыч сыйныфларга “Мәдәни көндәлекләр” кертү, алар аша республикабызның тарихи урыннарына, гореф – гадәтләренә кызыксыну уятырга тырышу – гүзәл бер үрнәктер.


Мәктәпләрдән сыйныф белән тарихи урыннапга барасы бик килә, ләкин  алып барырга теләсәң, бер кочак документ җыярга, транспорт табарга кирәк, мәктәп автобуслары бу сәфәрләр өчен рөхсәт ителми.


Россия Федерациясе мәдәнияте сайты бар https://www.culture.ru/, анда тарихи вакыйгалар, музейлар турында мәгълүмат, фильмнар, китаплар барысы бер җирдә  туплап бирелгән, кулланырга уңай. Татар мәдәнияте буенча да шундый сайт булдырылса, укучыларга да, укытучыларга, әти – әниләргә дә зур бүләк булыр иде.


Өченче бурыч – Татарстаныбызның икътисади үсешен тәэмин итәрдәй һөнәр ияләре тәрбияләү. Мәктәбебез күләмендә дә, сыйныфлар күләмендә дә бу юнәлештә күп эшләнә. Укучыларның сәләт, мөмкинлекләрен ачыклап, үзләренә туры килгән һөнәр сайларга булышырга тырышабыз. Ни кызганыч, укучыларның күбесе киләчәген авыл белән бәйләргә җыенмый.


Татар милләтенең җаны авыллар. Ә авылларның хәле бүгенге көндә бер дә кызыгырлык түгел. Күпчелек авыллар да эш урыннары калмады, фермалар бетте, парклар эшләми, халык саны, бала саны аз дип, мәктәп, ФАП, кибетләрне ябалар. Бу авылларга “ясин чыгу” дигән сүз. Ә ул авыллар белән бергә күпме җирле сөйләм үрнәкләре, шул төбәккә генә хас гореф-гадәтләр юкка чыга. Ялгышмасам, татар авыллары сайты да булдырылды кебек. Бүгенге көндә һәр мәдәни чараны, милли бәйрәмне яздырып бару кыенлык тудырмый, һәр авыл үз гореф-гадәтләре турында сөйләп, чара барышын яздырып, шул сайтларга куйсалар, сылтамалар бтрсәләр, бер карамасалар, бер карарлар иде.


Бүгенге көндә республикабыз укучыларының сәләтләрен үстерү өчен чаралар бик күп. “Йолдызлык”, “Сандугач сайрар илем”, “ Туган телем - Тукай теле” фестиваль – бәйгеләре сәнгатькә сәләтле яшьләрне, “Көмеш каләм”, “Ялкын” журналы уздыра башлаган “Үз юлым – своя строка” конкурс – лабораториясе – иҗади сәләтле яшьләрне барлый. Фән өлкәсендә таланты булганнарга  төрле олимпиадалар бар. Авыл мәктәпләрендә укучылар арасыннан сәләтле балаларны ачыклау максатыннан оештырылган “Олимпка юл” конкурсы, уку йортларының олимпиадалары, катнаш кына.


Лидер булу ул, үзең генә уңышка ирешү түгел бит әле. Лидер – әйдәп баручы, үз артыннан башкларны ияртә алучы җитәкче дигән сүз. Бар кеше дә әйдәп баручы була алмый, шулай да алар укучылар арасында да бар, күрә генә белергә кирәк. Республика күләмендә дә бу юнәлештә чаралар уздырылып тора. Һәр елны 24 – 29 октябрь көннәрендә Казанда татар балалары өчен лидерлар мәктәбе эшли. Аны Татарстан республикасы яшьләр эшләре, спорт  һәм туризм министрлыгы, Татар федераль милли – мәдәни автаномисы, “Идел” яшьләр үзәге оештыра. Монда 8 – 11 сыйныфларда укучы һәм үзләре яшәгән төбәкнең иҗтимагый, мәдәни тормышында актив катнашучы балалар җыела.


Мәктәбебездә дә “Иҗади яшьләр бердәмлеге” балалар оешмасы, Өлкән сыйныф укучылары киңәшмәсе, “Яңа дулкын” SMS- балалар отряды үз эшчәнлеген алып бара. Бу оешмаларның әйдәп баручылары үзем җитәкләгән 10 нчы сыйныф укучылары булуына бик сөенәм. Чын мәгънәсендә актив, кызыксынучан, белемле балалар укый бу класста. Шушы ун бөртек бала арасында чит телләрне тирәнтен өйрәнеп төрле конкурс – олимпиадаларда призлы урыннар яулаучылары да, рус теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика туры җиңүчесе дә, русча – татарча газета – журналларның актив хәбәрчеләре дә, информатика белән кызыксынып, программалаштыру белән шөгелләнүче укучылар да бар.Уку буенча да сынатмыйлар, 4 се гел “5” , 6 сы – “4” һәм “5” билгеләренә генә өлгерәләр. Быел гына Ижау каласыннан күчеп кайткан Алинадан кала барысы да татарча яхшы аралашалар. Сыйныф бүлмәбезгә ел дәвамында “Ялкын”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф”, “Сөембикә”, “ Сабантуй ” журналлары килә. Тик кызыксынып алып кайтып укучылары бер- ике генә. Бу класста лидерлар да, гади сәләтле балалар да җитәрлек, ә аларны милли җанлы итеп тәрбияләү сыйныф җитәкчесе буларак минем, мәктәп коллективының һәм әти – әниләренең бурычы.


Милләтнең киләчәге – лидер яшьләр кулында, бу беркемдә дә шик тудырмый торган тәгълимат. Телебез, мәдәниятебез югалмасын, туган республикабыз көннән – көн үссен, ямьләнсен, баесын өчен хөкүмәтебезнең, гаиләнең , мәктәпнең берләшеп шушы юнәлештә максатчан эш алып баруы кирәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ