Логотип Магариф уку
Цитата:

Милләтнең киләчәге – лидер яшьләр кулында

Зөбәрҗәт МӨХӘРЛӘМОВА,Саба районы Сабабаш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Педагогик эш стажы  22 елТәкъдим ителгән язмада авыл мәктәбе шартларында балаларга белем һәм тәрбия бирүнең үз...

Зөбәрҗәт МӨХӘРЛӘМОВА,

Саба районы Сабабаш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Педагогик эш стажы  22 ел


Тәкъдим ителгән язмада авыл мәктәбе шартларында балаларга белем һәм тәрбия бирүнең үзенчәлекләре һәм шәхси тәҗрибә үрнәгем яктыртылды. Көн кадагындагы мәсьәләгә үз фикерем чагылыш тапты.


Берничә еллар чамасы элек интернет челтәрендә бик популяр мәзәк мәйдан тотты. Янәсе, президент булу өчен төп өч шарт үтәлергә тиеш: авыл мәктәбендә укырга кирәк.


Автор, максатчан рәвештә, кемнәрнеңдер бакчасына таш атарга теләсә дә, уйланырлык хакыйкать ярылып ята бит бу мәзәктә. Чыннан да, авыл мәктәбендә тәрбияләнгән, белем алган яшьләр беркайчан һәм беркайда да югалып калмыйлар. Мин 22 ел гап-гади татар авылында укытучы булып эшләү дәверендә шуны аңладым: әгәр укытучы чын педагог, киң карашлы мөгаллим икән, аның шәкерте дә тормышта үз урынын җиңелрәк табачак. Минемчә, лидерлар тәрбияләүнең беренче шарты шул булырга тиеш тә. Кечкенә авылларда үскән балалар, зур кеше булырга хыялланып, тырышып укый һәм теләгенә ирешә дә. Баланың үзенчәлекле холык сыйфатлары, гаиләдәге мохит, аңа нинди таләпләр куюы икенче мөһим әйбер.


Республикабызда гына түгел, бөтен Россиядә авыл мәктәпләрен үзгәртеп кору бара. Мәктәпләрне берләштерүне, ябуны балаларның конкурентлык сәләтен көчәйтергә кирәклек белән аңлатырга тырышалар. Янәсе, күп балалы сыйныфларда алар үзара ярышып, бер-берсен узарга тырышып укып, лидерлык сыйфаты ныграк ачыла һәм ныгый. Минемчә, бу - ялгыш фикер. Даими рәвештә ярыш шартларында яшәү баланың рухи халәтенә генә түгел, физик сәламәтлегенә дә зыян сала. Аз санлы авыл мәктәбендә яхшы укучылар үзләреннән йомшаграк укучыларга ярдәм итәләр, үзләрен югары санап, иптәшләреннән аерылып торырга теләмиләр. Балалар тыныч шартларда укый, һәрберсе укытучының күз уңында.


Соңгы вакытта төрле телеканаллардан талантлы балалар турында тапшырулар күрсәтәләр. Шуларның иң зур уңышка ирешкәннәре – мәктәпкә йөрмәүчеләр, өйдә белем алучылар.  Беришләрен бала вакытларыннан ук махсус белгечләр тәрбияләгән, кайберләренә чит телләрне өйрәтүне ике айдан ук бишек янында башлаганнар. Бернинди конкуренция дә булмаган югыйсә, ә уңышлары искитмәле. Димәк, һәр баланың индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып, аның белән индивидуаль шөгыльләнү лидер тәрбияләүнең өченче шарты була түгелме соң?


Үзем укыткан Саба районы Сабабаш төп мәктәбен күз уңында тотып, уңышлы кешеләр тәрбияләүнең берничә шартын күрсәтергә омтылдым. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, укучыларымны милләтебез өчен хезмәт итүчеләр итеп күрәсем килә. Мәктәп зур түгел, укучылар саны да 53 кенә. Башлангыч сыйныфларда 21, урта звенода 32 укучы белем һәм тәрбия ала. Мин 32 балага мөгаллимлек итәм. Зур мәктәпнең бер класс укучысы булырлар иде. Һәр утыз ике баланың нәрсәгә сәләте барлыгын, холык-фигыльләрен, гаиләдәге атмосфераны, өйдәге таләпләрне бик яхшы беләм. Сигез укучым татар теле һәм әдәбияты фәнен яратып өйрәнәләр, белемнәре тирән – аларны ел да олимпиадаларга катнаштырам. Һәрберсе призлы урыннарга ия булалар. Унбише фәнни-практик конференцияләрдә даими катнаша. Алар аерым темалар буенча тикшеренү эше алып баралар, хезмәтләре белән халыкара олимпиадалар җиңүчесе дәрәҗәсенә лаек булганнары бар. Кайберләре рәсем ясарга оста, берничәсе сәнгатьле сөйләмне үз итә, җырны, биюне якын итүчеләре дә җитәрлек. Кыскасы һәрберсе үз эшендә лидер.


Суземне төгәлләп, шуны әйтәсем килә: татар милләтенең киләчәге татар авыллары һәм аннан чыккан лидер яшьләр кулында, ә аларны ГАИЛӘ, МӘКТӘП һәм МОХИТ тәрбияли. Оптимизация юлыннан барып, милләт тамырына балта чапмасак иде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ