Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау
Раушания МӘТҖАНОВА,Сарман гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат: Тезмә кушма җөмлә синтаксисы буенча теоретик материалны искә төшерү, кабатлау, ныгыту, г...
Сарман гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: Тезмә кушма җөмлә синтаксисы буенча теоретик материалны искә төшерү, кабатлау, ныгыту, гомумиләштерү; балаларның бәйләнешле сөйләм һәм иҗади эшчәнлекләрен арттыру; укучыларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: карточкада җөмләләр, К.Насыйри портреты, К.Насыйри китаплары, Көч һәм рух тамырлары: Әдәплелек дәресләре: 5–11 сыйныфлар өчен хрестоматия, өй эше өчен ситуацияләр язылган карточкалар.
Дәрес барышы:
I. Кереш. Укучыларны дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
II. Экспресс сораулык.
- Гади җөмлә?
- Кушма җөмлә?
- Тезмә кушма җөмлә?
- Тезмә кушма җөмлә төрләре?
- Теркәгечле тезмә кушма җөмлә?
- Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә?
- Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә нинди теркәгечләр генә кулланыла?
III. Перфокарта белән эш (яисә, ләкин, һәм, әмма, яки, ә, да/та, тик, я-я).
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | |
Җыючы | |||||||||
Каршы куючы | |||||||||
Бүлүче |
IV. Өй эшен тикшерү:
1) Мәкальләрнең баш кисәкләрен табарга, схемасын төзергә, билгеләмә бирергә, мәгънәсен аңлатырга:
I рәт | II рәт |
Тугрылык бәладан коткарыр, хыянәт бәлага кертер. | Каты йөрәк бер яшәсә, изге йөрәк мең яшәр. |
Агачны яфрак бизи, кешене хезмәт бизи | Тыйнакның кулы эшләр, ә мактанчыкның теле эшләр. |
Нәтиҗә: Мәкальнең эчтәлеге нәрсә турында? Нинди кешелеклелек сыйфатлары ачыла?
тугрылык хезмәт сөючәнлек изгелек тыйнаклык | әдәпле, бәхетле |
- Санап үтелгән сыйфатларга ия булган кешене нинди диеп атыйбыз? Әдәпле, бәхетле.
- Ә нәрсә соң ул бәхет? 1) Өйдә бу сорауга җавап буларак язып килгән тезмә кушма җөмләләр укыла һәм тикшерелә. 2) Р.Мингалимовның “Бәхетем” шигыре сәнгатьле укыла.
V. Тактада җөмләләр тикшерү:
I рәт | II рәт |
Кеше сине явыз холкы белән рәнҗетә, ә син аннан ачу алам диеп ашкынма | Син каты сүзле булма, яхшы һәм йомшак сүзгә адәмнең күңеле эреп китәдер. |
Нәтиҗә: Таш белән атканга, аш белән ат.
Укытучы.
“Олугларны син олуг ит, ә кечеләргә син шәфкатьле бул.” Бу кемнең сүзләре?
- К.Насыйринең “Китаб-әт-тәрбия” китабыннан.
Кем ул К.Насыйри?
– галим, укытучы, педагог, мәгърифәтче (1825-1902 елларда яшәгән)
Сезгә кайсы әсәрләре таныш?
– “Әбүгалисина” (VII сыйныйф)
VI. Ял минутлары (ярышу).
I рәт | II рәт |
тискәре сыйфатлар язарга | уңай сыйфатлар язарга |
ялкау әдәпсез түземсез надан тәртипсез белемсез кешелексез | Уңган Тырыш әдәпле инсафлы кешелекле тыйнак итагатьле |
Үзегездә кайсы сыйфатларны булдырыр яки булдырмас идегез, шуның турыда дәфтәрегезгә 1 тезмә кушма җөмлә уйлап языгыз. Җөмләләрне укытучы дәфтәрдән үзе тикшерәчәк.
VII. Җөмләләр тикшерү.
1) Төтене күп, уты аз, шау-шуы күп, эше аз.
2) Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс.
VIII. Өй эше бирү.
1. Һәр укучыга төрле ситуацияләр язылган карточкалар бирелә.Тезмә кушма җөмләләр (теркәгечле, теркәгечсез) уйлап язарга:
- Сез бүген театрга бара алмыйсыз...
- Сез иртәгә дәрескә килә алмыйсыз...
- Сезнең дустыгыз сезне кунакка чакыра...
- Сез аңа килү вакытын әйтәсез... һ.б.
2. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә тибындагы мәкальләр табып язарга
IX. Дәресне йомгаклау.
Бүгенге дәресебезне ничек атый алабыз?
- Әдәплелек дәресе.
Мәгариф.РФ.
Комментарийлар