Могҗизалы дөньяга алып керүче
Яңа заман башлангыч сыйныф укытучысы нинди булырга тиеш соң? Башлангыч сыйныф укытучысы...Балага әнисе кебек үк кадерле кеше бит ул.
Алты-җиде яше әле генә тулган бала мәктәп бусагасын кыяр-кыймас атлап керә. Юкка гына борчылган икән бит. Әнә, елмаеп-көлеп, әнисе кебек үк шәфкатьле, сабыр, мөлаем укытучы каршы алды...Шул көннән башлап бала аны чын күңелдән ярата башлый. Яратмаслыкмыни? Укытучысы һәр соравына җавап бирә, берәрсе рәнҗетсә, юатырга әллә нинди матур сүзләрен таба, иркәләп башыннан сыйпый, өенә кайтып киткәндә елмаеп озатып кала... Санап та бетерерлек түгел укытучының гүзәл сыйфатларын. Гомер-гомергә шундый булган башлангыч сыйныф укытучылары. Заман үзгәрсә дә, башлангыч сыйныф укытучылары нәкъ менә шундый булып калсыннар.
Башлангыч сыйныф укытучысы заманнан бер адым да калышмыйча атларга тиеш, минемчә. Ул – балалар алачак бик күп, бик күп белемнәрнең нигез ташын салучы кеше. Нигез нык булганда гына нидер төзергә мөмкин бит.
Үткен карашка урамда да укытучыны аеру кыен түгел. Ул үзен тотышы, килеш-килбәте белән аерылып тора. Чын укытучыдан тырышлык, эзләнүчәнлек, “китап чире” балага да йога. Белем алу – энә белән кое казу, ә аның хезмәт җимеше татлы, бер могҗизалы дөнья. Шул дөньяга баланы нинди укытучы җитәкләп алып керә. Иң мөһиме шул!
Мәгариф өлкәсе соңгы утыз елда шактый зур үзгәрешләр кичерде. Бүген “Безнең яңа мәктәп” илкүләм мәгариф башлангычы яңа таләпләр куя. “Яңартып кору һәм инновацион үсеш кенә Россиягә бүгенге җәмгыятьтә көндәшлеккә сәләтле булырга, илдәге бөтен кешеләргә лаеклы тормыш шартлары тудырырга ярдәм итәчәк”, – дигән иде РФ Премьер-министры Д.Медведев.
Стратегик план булгач, максатлар да аңлашыла: бүгенге заман мәктәбе һәр укучының сәләтен ачарга, әхлаклы, Туган илен сөюче, югары технологияләр, көндәшлек үскән дөньяда яшәргә әзер шәхес тәрбияләргә тиеш. Мәктәптә белем бирү шулай корыла – аны тәмамлап чыккан баланың үз алдына зур максатлар куеп, шуңа ирешергә, тормыштагы төрле хәлләрне акыл белән бәяли белүе зарур. Белем бирү, бала күңеленә тәрбия орлыклары салу, заманча технологияләр белән кораллану – һәммәсе безнең өскә йөкләнгән.
Илдә, җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр укытучыга яңа таләпләр куя. Шулай да нинди соң ул яңа заман укытучысы? Бу сорауга бертөрле генә җавап биреп тә булмый. Бүгенге заман укытучысы – яңалыкка омтылучы, бала психологиясен һәм үсеш үзенчәлекләрен оста тоемлаучы, үз фәнен тирән белүче укытучы. Яңа заман укытучысы – һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Хәзер искечә укытып булмый. Гел укырга, эзләнергә, яңалыкка омтылырга кирәк. Үзеңнең фәнең буенча кабул иткән яңалыкларны түкми-чәчми балаларга җиткерү – бу төп бурычыбыз. Иң мөһиме – укытучылар үз фәнен яратырга һәм укучыларда да аңа карата кызыксыну уятырга омтылырга тиеш.
Яңа заман укытучысы укучыларны гына өйрәтми, ә үзе дә алардан өйрәнергә сәләтле. Уздырган әңгәмәләре, биргән һәр дәресе кызыклы булсын, балаларны мавыктыргыч мәгълүматлар биреп шатландырсын өчен, ул һәрдаим белемен арттырырга, тормыш казанында кайнарга тиеш. Югыйсә борынгылар юкка гына: «Кем алга бармый, шул артка тарта», – димәгән. Белеме аз, укырга яратмаучы укытучы үз укучыларын да күп нәрсәгә өйрәтә алмый дип саныйм. Тар карашлы укытучы үзе кебек тар фикерле укучы гына тәрбияләп чыгара алачак.
Моннан 2000 еллар элек үк Сократ та: «Һәрбер кеше күңелендә кояш яши, бары тик аңа яктылык тарату мөмкинлеге бирегез», – дигән. Безнең һәркайсыбыз күңел җылысын, ярату хисен башкаларга бирә ала. Укытучы мөгаллимлек юлында ниндидер бөеклекләргә ирешим дисә, «үз эшеңә мәхәббәт + иҗади күтәренкелек + компетентлык + алдан күрүчәнлек+ артистлык» формуласын кыйбла итеп тотарга тиеш. Ә уңышка ирешүнең төп формуласы – танылу, ягъни куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен укучыларың, ата-аналарның, әйләнә-тирәдәгеләрнең күзләрендә очкыннар итеп күрү шатлыгы ул.
Илсөяр Фиалит кызы Якупова, Чүпрәле районы Иске Чокалы урта гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы
Фото: "Татар-информ"
Комментарийлар