Хезмәт җаваплы да, кызыклы да
...Мәктәп бусагасын беренче атлап кергән көннән алып зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән янәшәдә һәрчак Укытучы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңарда шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя.
Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау – тынгысыз эзләнүләр юлын сайлау, үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.
Мин гади бер авыл мәктәбендә география укытучысы булып эшлим. Үз хезмәтемне мин бик яратам. Чөнки балаларга табигатьне һәм үз-үзләрен аңларга ярдәм итәм. Авыл баласы кечкенәдән үк табигатьне күреп үсә, күзәтә. Әмма бары тик мөгаллим генә аңа табигатьне аңларга, яратырга һәм сакларга кирәклеге турында фәнни нигездә аңлата ала. Әйе, фәнни нигездә. Чөнки бүгенге көндә табигать фәннәре зур үсешкә иреште. Һәм без, мөгаллимнәр, география укытучысымы ул, математикмы, рус телчесе яки тарихчымы шуны онытмыйк – без барыбыз да табигать балалары. Укучыларда туган якның гүзәл табигатенә сокланып, яратып карарга, нәрсә булса да кылыр алдыннан “табигатькә зыян китермимме мин” дип уйлый белү сәләтен үстерергә тырышыйк.
Хәзерге мәктәп – ул укучылар, укытучылар, ата-аналарның зур коллективы, бу коллективны әһәмиятле дәүләт эше – балаларны укыту, аларны җәмгыять тормышына, профессия сайлап алуга, хезмәт эшчәнлегенә әзерләү эше берләштерә. Күпьяклы белемнәр ачуга укымышлы, белемле кеше булырга ярдәм итә. Иҗади конкурсларга, проектларга, олимпиадаларга катнашуы балага югары уку йортларына, фәнгә юл ача. Укытучы баланың характерын, катлаулы хәлләрдән чыга һәм кыенлыкларны җиңә белүен формалаштыра, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыта.
Укытучы ул – әле тәрбияче дә. Класс җитәкчесе дә. Класс җитәкчесе һәр көн саен иртә белән үзенә төбәлгән эчкерсез һәм сорау тулы күз карашлы балалары-укучылары белән очраша. Нәрсә көтә аннан бу балалар? Нәрсә сорый? Класс җитәкчесе моннан башка да бик күп сорауларга җаваплар эзли. Һәр көнне укучы укытучының ничек киенүен, үз-үзен тотышын, аның ниләргә сәләтле икәнен күзәтә. Шул рәвешле әкренләп бала класс җитәкчесендә булган сыйфатларны, гадәтләрне үзенә сеңдерә бара.
“Бала күңеле ак кәгазь” дип юкка гына әйтмиләр. Укучыларга белем белән беррәттән ныклы тәрбия бирү бик мөһим. Бала өлкәннәрнең үзе белән чын күңелдән сөйләшкәнен дә, аның яратмауларын да бик тиз аңлый. Шуңа күрә дә мөгаллим иң беренче чиратта бала җанлы, эчкерсез булсын иде. Бала күңеленә ак кәгазьгә язылган кебек күбрәк яхшылыклар язылсын иде. Һәм әйдәгез әле, шуны да онытмыйк: кеше гомере мәктәп белән генә чикләнми, ә күп өлеше тормыш дигән олы юлны үтүгә китә. Мәктәп тәмамлап чыгып киткән укучыларның елмаеп, якын итеп исәнләшеп китүләре, бәйрәмнәрдә өйгә килеп, йә булмаса SMS аша котлаулары ничек күңелле бит.
Кеше тормышы бүгенге көн белән генә яки мәктәптә алган төпле белем белән генә бәяләнми. Ә бәлки мәктәпне тәмамлап, институтлар тәмамламыйча да үз юлын нык салган, бүгенге көн проблемасы булган алкоголизм яки наркоманиягә иярмичә, үз бизнесен яки үз шәхси хуҗалыгын булдыру белән бәяләнәдер. Үрнәк алырдай шундый кешеләр авылыбызда аз түгел. Әле шуның өстенә алар авыл халкына бәйрәмнәр үткәрергә, укучыларга тәм-том алып килергә, ярдәмгә мохтаҗларга өлеш чыгарырга да мөмкинлек табалар.
Укытучы, тәрбияче булу авыр, ә укучы булу тагын да авыррак. Чөнки һәр фән үзенчә авыр, һәр укытучы үз таләбен куя һәм укучы һәр фәннең дә нигезләрен үзләштерергә тиеш. Ә бит укучы сабый да, аның уйныйсы да, шаярасы да, шул ук вакытта күп нәрсәләрне беләсе дә килә. Шуның өчен укытучы сабый күңеленең барлык нечкәлекләрен исәпкә алып мөгаллим исеменә тап төшермичә ныклы белем һәм тәрбия бирергә тиеш дип уйлыйм.
Резида Фердинантовна ХАФИЗОВА,
Актаныш районы Киров урта мәктәбенең география укытучысы
Фото: "Татар-информ"
Комментарийлар