Ишетми калмагыз
-
Сигезенче сыйныф укучысы – халыкара олимпиада җиңүчесе
Казан инженерия лицееның сигезенче сыйныф укучысы ясалма фәһем буенча «Иннополис Опен» халыкара олимпиадасында җиңү яулаган.
-
Банкротлар саны арта
Соңгы елларда Россиядә банкротлар саны арта бара. Узган ел 568 мең кеше суд карары буенча банкротлыкка чыккан. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 31,5 процентка артык дигән сүз.
-
Татарстан вузларында студентларның цифрлы IDларын Max кушымтасына кертергә планлаштыралар
Татарстандагы югары уку йортларында студентның цифрлы IDын Max кушымтасына кертергә планлаштыралар — хәзер система тугыз пилот вузда гамәлдә.
-
Милли мәгариф сагында. «Мәгариф. Татар теле» нең март саны дөнья күрде
«Мәгариф. Татар теле»нең 2026 елгы беренче санын әзерләдек.2014 елдан электрон журнал булып дөнья күргән, 2016 елның мартында кәгазьгә басылып укучы хозурына ирешкән басманың да дистә еллык тарихы бар. «Мәгариф» журналы – Татарстандагы барлык укытучыларның уртак басмасы, универсаль педагогик журнал саналса, «Гаилә һәм мәктәп» – тәрбия мәсьәләләрен колачласа, «Мәгариф. Татар теле» – татар теле белгечләре өчен махсуслашкан, татар телен укытуда нәтиҗәлелекне арттыруга юнәлтелгән фәнни-методик журнал булып тора. Без аны мөхтәрәм укучыларыбыз, сезнең белән берлектә чыгарабыз, авторларыбыз – тел белгечләре, галимнәр һәм практик укытучылар, тәрбиячеләр.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
КАИ студентлары робот уйлап тапкан
Татарстан студентлары сөйләмендә тоткарлыклар булган балаларны реабилитацияләү өчен робот уйлап тапкан
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанның инженерлык мәктәпләре – алдынгылар рәтендә
Татарстанның ике югары уку йорты «Яшьләр һәм балалар» проекты кысаларында алдынгы инженерлык мәктәпләренең гомумроссия рейтингында ‒ беренчелектә.
-
ХI «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы: елның иң актив сәләтлеләре билгеле
Казандагы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында ХI «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы узды. Биредә «Сәләт» берләшмәсенең 2025 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм ел дәвамында хәрәкәттә актив катнашкан талантлы балалар һәм яшьләр, проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм иткән партнерлар, уңышлы инициатива авторлары бүләкләнде.
-
Онлайн Рамазан
Рамазан ае башлану уңаеннан Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә «Онлайн Рамазан» проектын башлап җибәрә.
-
Җәлилнең кызы Люция Казанда
Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан башкалабызда төрле чаралар оештырыла башлады. Әлеге уңайдан Казанга бөек шагыйрьнең Петербургта гомер итүче кызы Люция апа һәм оныгы Лилиан да килде.
-
Казанда «Ел укытучысы – 2026» бәйгесенең зона этабы узды
10 февраль көнне Казан шәһәре Вахитов районындагы 12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Ел укытучысы – 2026» Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы үткәрелде.
-
Рамазан – изге гамәлләр ае
Быел Рамазан – шәриф ае 18 февральдә кояш баеганнан соң башлана. Уразаның беренче көне 19 февральдә.
-
Юллар яхшыра – аварияләр саны арта
Агымдагы елның 8 февраленә республикада 228 юл хәвеф-хәтәре теркәлгән, аларда 40 кеше үлгән, 300е төрле тән җәрәхәтләре алган. Аварияләр саны узган ел белән чагыштырганда 11 тапкырга азрак, әмма үлүчеләр саны унҗидегә күбрәк, дип белдерде ГАИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов журналистлар белән очрашуда.
-
Сара Садыйковага, ниһаять, һәйкәл куелачак
Татарның калфаклы моңлы сандугачы буларак тарихка теркәлгән композитор, җырчы һәм артист Сара Садыйковага яңа скульптур композиция урнаштыруга әзерләнәләр.
-
Кыңгырау урынына патриотик җырлар
Февраль аенда Россия мәктәпләрендә тәнәфес вакытларында патриотик җырлар һәм музыкаль әсәрләр яңгыраячак. Укучылар Совет чоры мәшһүр көйләрен дә, заманча патриотик җырларны да ишетәчәк, дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Түбән Камада 1 нче гимназияне яңарталар
Түбән Камада Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиягә капиталь ремонт ясала. Гомуми мәйданы 6885 кв. м булган мәгариф учреждениесе бинасы Гагарин урамында урнашкан.




