Логотип Магариф уку
Цитата:

Питрау да үтте – җәй дә беттеме әллә? Мамадышта узачак Питрау бәйрәме программасы

“Питрау үттеме – җәй бетте”, - ди халык. Питраудан соң кошлар да сайраудан туктый, дару үләннәрен, мунча себеркесен дә нәкъ менә Питрауга кадәр кадәр җыярга кирәк диләр. Бу көнне җирдәге бәрәңгене дә...

“Питрау үттеме – җәй бетте”, - ди халык. Питраудан соң кошлар да сайраудан туктый, дару үләннәрен, мунча себеркесен дә нәкъ менә Питрауга кадәр кадәр җыярга кирәк диләр. Бу көнне җирдәге бәрәңгене дә казып карыйлар. Ләкин, быелгы җәйгә әлеге сынамышлар туры да килмидер мөгаен, соңгы көннәрдә балкып чыккан кояш нурларыннан рәхәтлек алып утыра гына башлады кебек табигать. Ниһаять, сагындырган җәй дә килеп җитте. Инде пешә башлаган җиләкләр дә кызарыр, мәтрүшкәләр дә чәчәк атар, су коенырга дип халык та яр буена җыела башлар.


Ә Питрау бәйрәмнәре үз вакытында уза. Бүген Мамадыш районы Җөри авылында зур бәйрәм чарасы узуы көтелә. Программада бик күп керәшен фольклор ансамбльләре чыгышлары, “Керәшен чибәре” конкурсы, балалар мәйданчыклары, яшьләр өчен дискәтүк, ат чабышы, көрәш, спорт уеннары узуы каралган. 12 июль көнне Теләче районы Петровский авылында узган Питрау сабантуе да быел бик үзенчәлекле, җыр-бию, төрле кызыклы конкурсларга бай булды. “Берничә ел дәвамында биредә сабантуй уздырылмаган иде, традициябез яңадан торгызылды, бик күп кунаклар кайткан иде, күрше-тирә авыллар, районнардан килгән керәшен җыр-бию ансамбльләре катнашты”,- ди сабантуй кунаклары.


Питрау үтте – җәй бетте дип борынны салындырырга иртәрәк, синоптиклар сүзләренә карасак, җәй башлана гына әле! Һәр кояшлы көннең кадерен белеп калыйк!



Бүген Мамадыш районы Җөри авылында узачак Питрау бәйрәме программасы:


17.00  «Әкият» балалар мәйданчыгы ачылу вакыты


17.00  ат чабышы башлануы


17.20  “Тырлау” аланында кунакларны каршы алу,


           “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле чыгышы.


17.25  «Әкият» мәйданчыгы


17.30 «Димче  почмагы» мәйданчыгы


17.35 «Табигать  байлыклары» мәйданчыгы


17.40 Кряшенской авылы мәйданчыгы (фольклорного подворья)


(Татарстанның Алабуга, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Чистай, Питрәч районнары керәшен культурасы белән танышу, Чиләбе, Башкорстан нан килгән һөнәрчеләрнең эшләре белән танышу.)


17.50 «Керәшен чибәре» мәйданчыгы эше башлануы


18.00 «Питрау» бәйрәме ачылышы


18.05  Фестивальдә катнашучылар парады


18.10 әдәби музыкаль композиция


18.35 бәйрәмнең рәсми өлеше.


19.00 мәйданда уеннар башлану вакыты


19.00  Эстрада сәхнәсендә концерт программасы


19.00 «Керщшен  чибәре» конкурсы башлану вакыты


19.00 фольклор ансамльләр чыгышы


19.00 уеннар башлану вакыты


20.00 “Яшьләр мәйданчыгында күңел ачу программасы башлану вакыты


23.30 «Керәшен  чибәре» учагын ягу вакыты


           (Хороводные народные игры)


00.00 Бәйрәм салюты


01.00 Питрау батырын бүләкләү


 
 
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ