Логотип Магариф уку
Цитата:

Шагыйрь Рафаил Газизов: «Милләтебез язмышы хәл ителгәндә кыюрак булыйк, җәмәгать!»

Юк, бүгенге көн белән генә яшәп булмый хәзерге дөньяда! Хәтта авыл агае да, абзарында мөгрәп торучы мал-туары янына чыкканда да, эшкә өстери торган галушын эләктерә. Ялгышмый. Яңасы киләчәккә алып бар...

газизов
Юк, бүгенге көн белән генә яшәп булмый хәзерге дөньяда! Хәтта авыл агае да, абзарында мөгрәп торучы мал-туары янына чыкканда да, эшкә өстери торган галушын эләктерә. Ялгышмый. Яңасы киләчәккә алып барыр, ди. Гамәлен уйлап эшли.

Ә Рәсәйнең Ил агасы кәнәфиен биләүчеләр бигрәк тә һәр әйткән сүзен, кылырга җыенган җиде кат кына түгел, 7 мең кат үлчәп эшләргә тиеш! Беткә үч итеп, тунын утка ташлаган агай хәлендә калмасыннар иде инде.


Бай тарихлы, Татра (Татар) тауларыннан Татар бугазына кадәр ат уйнаткан, иген иккән, йөзләгән шәһәрләр төзегән, рус туганнарын дәүләтле иткән татар халкының Ана теленә кизәнүләрен тик тарих гафу итәрме?!


Аһ! Ул Балтыйк буенда рус телен кысулар! Аһ! Украинада бу бөек телгә элмәк киертүчеләр! Үзәк телевидениенең, матбугатның тәүлекләр, еллар буе бу дәүләтләргә рәнҗүе?


Ә бөек татар теленә Россиянең үзендәге мөнәсәбәт?


Болай барса, бер генә татар балалар бакчасы, мәктәпләр, махсус урта уку йортлары да калмаячак. Ә меңләгән укытучылар, тәрбиячеләр, хезмәткәрләр эшсез кала.


Милли театрлар, милли китапханә, Фәннәр академиясе, филармония, Татарстан китап нәшрияты, радио-телевидение, газета-журналларга ясин чыгыла. Димәк, милләт бетә.


Чөнки Ана теленнән, Моңнан, Гореф-гадәтләрдән мәхрүм калган халыкның XXI гасырда да Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Харис Якупов, Илһам Шакиров, Муса Җәлил кебек асыл затларны тудыруына нигез бетәчәк.


Мондый сәясәт илдә ризасызлыкны көчәйтәчәк кенә.


Татарлар халык саны буенча икенче урында, дибез. Тырыш, сабыр, үзен генә түгел, башкаларны да туйдыручы халык! Халкыбыз Россиянең мондый мөнәсәбәтенә һич кенә дә лаек түгел! Без – уртак Ватанны күкрәгебез белән саклаучы милләт!!!


Көнбатыш сәясәтчеләре СССР таркалганнан соң чират Россиягә дигән татлы хыял белән яши. Илебезгә каршы юнәтелгән чикләүләр, провакацияләр көчәйгәннән-көчәя. Россиядә кеше хокуклары бозыла дигән фикер – бу сәясәтнең үзәгендә.


Шундый чорда татар халкының Ана теленә, милли мәгарифенә һөҗүм – һич кенә дә акыллы гамәл түгел. Бу – Россияне таркатуга хезмәт итә.


Россиядә һәр кешенең хокукын саклауны тәэмин итәргә тиешле Президент бу законсыз гамәлләрне чикләр, һәм чик куярга тиеш тә!


Ана теле язмышына бер генә татар да битараф кала алмый һәм калырга тиеш тә түгел. Мин бигрәк тә, чөнки 45 ел туган авылымда ана телендә балалар укыттым. Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген, педагогия институтының тарих факультетын тәмамладым. Язучы. Китапларымдагы роман, бәян, хикәяләр, шигъри әсәрләр дә ана телендә язылган. Бүгенгесе көндә бар байлыгым: Халкым, Ана телем, Кояш, Һава. Башкаларының хуҗасы бар. Әгәр Ана телен бетерсәк, татар халкы да юкка чыгачак, яшәвебезнең дә мәгънәсе калмаячак, милләттәшләр!


Рафаил ГАЗИЗОВ, шагыйрь, Г.-Х. Андерсен исемендәге Халыкара Почетлы диплом иясе, Ш.Маннур, Ф.Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ