Логотип Магариф уку
Цитата:

Сораштыру: Татарстан мәгариф хезмәткәрләре укытучыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән ничек котлаячак?

Мәгариф хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көнен ничек каршыларга җыена? Гүзәл затларга нинди сюрпризлар әзерли? Шул хакта тармак җитәкчеләреннән кыска гына сораштыру оештырдык.Илсур Гәрәй улы Һадиул...

Мәгариф хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көнен ничек каршыларга җыена? Гүзәл затларга нинди сюрпризлар әзерли? Шул хакта тармак җитәкчеләреннән кыска гына сораштыру оештырдык.


Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары:


- Хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән котлау - изге, җылы хисләрне чын күңелдән аларга җиткерү бездә бары тик министрлык бинасында башкарыла. Чөнки хатын-кызларыбыз бик күп. Хәзерге вакытта бөтен эшне ташлап, алар белән каядыр чыгып китү яисә кичәләр оештыру һич тә мөмкин гамәл түгел. Бик тыгыз чор. Шулай да бер уңай вакыт табып, аларны котлау, җылы, матур теләкләребезне җиткерү, истәлеккә бүләкләр тапшыру - безнең өчен иң зур бурычларның берсе. Шул бурычны кешечә башкарып чыга алсак, без шуңа да канәгать инде. Хатын-кызлар мине аңлар дип уйлыйм. Алга таба да шулай бергә-бергә эшләргә насыйп булсын.


Илгиз Фәрид улы Ханбиков, Буа районы мәгариф идарәсе җитәкчесе:


- Халыкара хатын-кызлар болай да безнең тормышыбызның яме. Ә инде аларның якты бәйрәмен каршы алган көннәрдә аларның кадере артканнан арта гына. Без менә бәйрәмдә гүзәл затларыбызга котлау хатлары, бүләкләр әзерлибез. Иң актив хезмәткәрләргә минем исемнән грамоталар тапшырабыз. Ахырдан инде традицион рәвештә бергәләп чәй эчәбез.


Нияз Ильяз улы Гарипов, Балык Бистәсе районы Юлсубино төп гомуми белем мәктәбе директоры:


- 8 март көнне без иртәдән берни булмаган кебек йөрибез дә, бер вакыт җиткәч, кинәт кенә өч тапкыр кыңгырау биреп укытучылар җыелышы җыябыз. Хатын-кыз хетмәттәшләребезгә матур теләкләр телибез, бүләкләр


бирәбез. Аннан аларны күңел җылыбыз кушып ясалган чәй белән сыйлыйбыз.


Рөстәм Равил улы Сәйфетдинов, Яшел Үзәннең 16нчы гимназиясе директоры:


- Ел саен үткәрелә торган бу күркәм бәйрәмебездә, гадәттә, концерт куябыз. Гүзәл затларыбызны шигырләр, матур-матур теләкләр белән иҗади котлыйбыз. Укучы малайлар кызларны котлый. Ир-ат укытучылар - гимназиябез мөгаллимәләрен зурлый. Шулай ук балалары бездә укый торган әни, әбиләребезне котлыйбыз. Тагын бер традициябез бар: 8 март алдыннан котлау сүзләре язылган плакатлар конкурсы оештырабыз. Башлангыч сыйныфлар әниләргә бүләкләр – кулдан ясалган эшләнмәләр әзерли. Бүләкләр, чәчәкләр, матур сүзләр бәйрәме ул 8 март. Безнең коллективта ул чәй табыны белән тәмамлана.


Раиф Кәримулла улы Зиннәтуллин, Казан шәһәр мәгариф идарәсе методисты:


- Безнең идарәдә 8 март рәсми рәвештә билгеләп үтелә. Традиция шундый. Ел саен шулай. Элек-электән килгән бәйрәмебез бит. Әмма рәсми дисәк тә, үзара мөнәсәбәтләрне җылыта, бер-береңә ихтирам, хөрмәт хисләрен арттыра торган, бер сүз белән әйткәндә, күңел бәйрәме ул. Гүзәл затларга чәчәкләр, матур сүзләр бүләк итә торган бәйрәм. Көтеп алган бәйрәме хатын-кызларның.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ