Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар мөгаллимнәре һәм язучылар Яңа елны ничек үткәрә?

Яңа ел гомер-гомергә гаилә бәйрәме булып саналган. Әлбәттә, һәркемнең бәйрәм итүдә үз традицияләре бардыр. Әмма якыннарың-туганнарың белән бергә җыелып, бер-береңә матур теләкләр теләп, бүләкләр биреш...

Яңа ел гомер-гомергә гаилә бәйрәме булып саналган. Әлбәттә, һәркемнең бәйрәм итүдә үз традицияләре бардыр. Әмма якыннарың-туганнарың белән бергә җыелып, бер-береңә матур теләкләр теләп, бүләкләр бирешеп Яңа елны каршылавы үзе ни тора?! Без дә сихри бәйрәмне кем ничек уздырырга уйлаганын белү өчен кечкенә генә сораштыру үткәреп алдык.


 


Илсур Һадиуллин, Казан шәһәре башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы:


 — Минем өчен Яңа елны өйдә гаилә белән каршы алу – иң зур шатлык. Катлаулы, тынгысыз эштән соң өйгә кайтып, телефоннарны сүндереп, бернинди шау-шусыз, тынычлап кына,гаиләм белән җырлар тыңлый-тыңлый, күңелле Яңа ел тамашаларын карап, бәйрәм табыны артында тамак ялгап ял итеп утыру минем өчен иң шәп Яңа ел булыр иде. Менә шуны көтәм, ничек булыр?


Борис Тимеркәев, Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты – Казан авиация институты профессоры, физика-математика фәннәре докторы:


— Яңа ел бәйрәме — иң зур бәйрәм. Узган елга йомгак ясыйбыз, яңа елга планнар корабыз. Инде бүген үк еллык планнар үтәлде дип әйтергә була. Наноинженерия белгечлеге буенча 15 студент кабул иттек. Аларның уртача баллары 73кә тигез булды. Быел беренче мәртәбә 10 магистр да кабул иттек. Төрле-төрле төбәкләрдән, бик яратып укыйлар. Кафедрада сигез аспирант та бар, фән белән шогыльләнеп мәш киләләр. Уземнең 11 статьям «Скопус» журналларында басылып чыкты. Аннары быел КАИның атказан профессоры дәрәҗәсенә дә лаек булдым. Бу да зур куаныч.



31 нче декабрь көне бары тик бәйрәмгә әзерләнү мәшәкатьләре белән генә уза. Мөһим вакыйгаларның иң мөһиме дип  татар теленең дәрәҗәсен киметүне, мәктәпләрдә аны укытуны тыюны атар идем.

Яңа ел — гаилә бәйрәме. Өйдә уздырабыз. Гадәттәгечә, өстәлдә пилмән, селедка под шубой, шампан шәрәбе. Яңа елдан хәзергәчә нидер көтәбез, теләкләр телибез, хыялланабыз. Кытай календаренең сары көчеге һәрберебезнең дә хыялларын тормышка ашырсын һәм зур уңышлар, казанышлар китерсен иде.


Гөлнара Гарипова, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте директоры:


Моңа кадәр Яңа елны традиция буенча гаилә белән өйдә каршылый идек. Быел бу гадәтне үзгәртеп карарга булдык. Гаиләбез һәм дуслар белән 31 декабрь көнне шифаханәгә китәргә җыенабыз. Шунда бергәләшеп күтәренке кәеф белән, киләчәккә яңа өметләр баглапбәйрәм итәргә уйлап торабыз.


Данил Салихов, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе:


Мин Яңа елны, Алла боерса, үземнең гаиләм, оныкларым янында каршылыйм. Ялларны рәхәтләнеп, бернәрсә дә уйламыйча, мари урманнарына кереп, табигать белән хозурланып, балалар-оныклар белән чана-чаңгы шуып үткәрергә уйлыйм.


Яңа елга теләкләрем шул: олы яшьтәге язучылар бик күп, аларның исәнлеген-саулыгын бирсен Ходай! Яңа елда барысы да исән-сау булсыннар.Үлем-китемнәр булмасын, кайгы-хәсрәт килмәсен иде. Барыбызга да сәламәтлек, илгә тынычлык телим. Һәр милләткә Ходай үз телләрендә сөйләшергә насыйп итсен иде!


Равил Фәйзуллин, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директор киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре:


Гадәттә Яңа елны Аккош күле буендагы урмандагы йортыбызда уздырабыз. Анда натуралm чыршылар үсеп утыра, шуларны бераз гына бизибез дә,  өйдән тоташтырып, бик матур килеп чыга ул. Кичке якта ким дигәндә 3-4 чакрым чаңгыда йөреп кайтабыз. Быел бәйрәм шунысы белән аермалы булыр дип уйлыйм: Мәскәүдә минем улым яши. Аның өч баласы бар. Быел аларны да чаңгыга бастырабыз. Алар һәммәсе үзебезчә, матур итеп татарча сөйләшә. Кар явып торыр, явып тормаса да, оныклар белән бергә-бергә үзебезнең туган җиребездә туган телебездә сөйләшеп, чаңгы шуарбыз дип уйлыйм.


Узып баручы елны үзем өчен кадәрле булган эшләр яздым. Минем төп эшем шул. Гөмумән, үткән ел  шактый катлаулы булды. Тел мәсьәләсе буенча татар халкы өчен сынау елы булды. Киләчәк, туган тел турында моңарчы уйламаган кешеләр дә уйланып калдылар. Бу безгә матур гына сабак та бирде. Мин оптимист, шуңа күрә киләчәктә телебез дә, киләчәгебез дә матур булырга тиеш, дип уйлыйм.


Фидалия Халикова, Казан федераль университеты каршындагы IT– лицей укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты:


— Узып баручы ел җылы көннәре белән сөендерә. Әйтерсең, урамда яз фасылы.


Әлбәттә, гаиләбез белән Яңа ел бәйрәмен көтеп алабыз. Алабыз дип әйтү дөрес тә булмас, чөнки һәр ел эш- мәшәкатьләр белән бик тиз утеп китә. Төрлечә каршылыйбыз, ниндидер бер традиция бар дип әйтә алмыйм. Безнең гаилә өчен Яңа  ел 28 декабрьдә башлана. Бу көнне кечкенә улыбызның туган көне.


Узып баручы ел, чыннан да истә калырлык вакыйгаларга бай булды. Шуларның иң узенчәлеклесе «Ачылыш» халыкара олимпиадасында безнең лицей командасының җиңүе дип уйлыйм.


Барыбызга да бары тик уңышлар гына юлдаш булсын Яңа елда.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ