Татар педагогы дөньядагы иң чибәр дәү әни булып табылды

Казанның Вознесение бистәсе клубында балалар белән эшләүче Илия Гарипова Болгариядә узган матурлык бәйгесендә җиңеп кайтты. Ул «Бөтен җиһан дәү әнисе» бәйгесенең вице-миссис титулына ия, дип хҗбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.

Фото: tatar-inform.tatar
Фото: tatar-inform.tatar

Бәйге Болгариянең София шәһәрендә узды. Биредә төрле илләрдән килгән дәү әниләр көч сынашты. Алар рәтендә Казанда яшәүче Илия Гарипова да бар иде. Моңа кадәр әлеге бәйгедә Татарстаннан катнашучылар булмаган. Илия белеме буенча икътисадчы, озак еллар казначылыкта эшләгән. Иҗатка тартылу сәбәпле, читтән торып Педагогика университетын тәмамлаган. Бүгенге көндә Вознесение бистәсе мәдәният йортында 2-3 яшьлек балалар белән шөгыльләнә. Аның балалары, оныклары бар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *