Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлавыма үкенмим!

Укытучылык һөнәре дөньядагы иң җаваплы һәм дәрәҗәле хезмәтләрнең берсе. Һәркем укытучы булып эшли алмый, ул югарыдан бирелгән сәләт, дип әйтсәм дә һич ялгыш булмас. Берничә ел элек, әле мәктәптә эшләг...

Укытучылык һөнәре дөньядагы иң җаваплы һәм дәрәҗәле хезмәтләрнең берсе. Һәркем укытучы булып эшли алмый, ул югарыдан бирелгән сәләт, дип әйтсәм дә һич ялгыш булмас. Берничә ел элек, әле мәктәптә эшләгәндә, яшь, талантлы укытучы кыз белән танышырга туры килде, аның коллективка килеп керүе бүгенгедәй күз алдында. Мөлаем, ягымлы бу кызны, укучыларның мәхәббәтен, хөрмәтен яулап алуына ышандым. Шулай булып чыкты да. Яшь булуына карамастан, көчле, креатив, күп төрле сәләтләргә ия укытучы ул. Бүгенге әңгәмәбез Казандагы 19 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Хәбибуллина белән булыр.WhatsApp Image 2018-07-11 at 16.59.25


– Ләйлә, бала чагың, мәктәптә укыган вакытларыңны искә төшереп китик әле. Хәтереңдә уелып калган вакыйгалар бармы?


– Мәктәп елларын сагынып искә алмаган кеше юктыр да. Әле күп вакыт та үтмәгән үзебез мәктәпне тәмамлаганга да. Беренче сыйныфны тәмамлаганда чыгарылыш сыйныфы өчен соңгы кыңгырау чылтыратканым истә. Гомумән, мәктәп белән бәйле бары тик якты хатирәләр генә хәтердә. Безнең сыйныф бердәм, һәрчак актив булды.


– Укытучы булу теләге синдә кайчан туды? Бу һөнәрне сайлауда төп рольне кем уйнады?


Мәктәптә ике ел эшләү дәверендә нинди авырлыклар һәм, киресенчә, шатлыклы вакыйгалар кичерергә туры килде? Укытучы хезмәтен сайлаганга үкенгән чакларың булмадымы?


– Мәктәпкә укырга кергәнче үк, укырга-язарга өйрәнәм, укытучы булам, ул барысына да иртәрәк өйрәнергә тиеш дигәнем истә. Бу теләк тора-бара башка бик күп төрле һөнәр иясе булу теләкләре белән алышынып торды. Укытучылыкны, уку йортын, булачак һөнәрне сайлау унынчы сыйныфка, күрше Яңа Чәчкап авылына килгәч булды. Монда иң төп, бердәнбер рольне дияргә дә була, сыйныф җитәкчем Сания апа уйнады. Кызганыч, ул хәзер безнең арада юк. Ул үзе татар теле һәм әдәбиятын укытты. Әлеге мәктәпкә килгәч, аның дәресләрендә утырганда, миндә аның кебек булу теләге туды. Хәзерге уңышларымда да аның өлеше зур, чөнки милләтпәрвәрлекнең, телгә һәм әдәбиятка мәхәббәтнең нигезен нәкъ менә ул салды (дөресен әйткәндә, һәртөрле уңыштан соң аңа шалтыратып бүлешәсе килә хәзер дә).


Мәктәпкә укытучы буларак килеп кергәндә "булдыра алырмынмы?" дигән курку катыш шик бар иде үземә карата. Тора-бара бу хис сүрелә төште, әмма җаваплылык хисе шул көе калды. Иң шатлыклысы минем өчен, мөгаен, бердәм коллектив. Методик берләшмәдәге һәркем миңа ярдәм кулын сузды, киңәшләр белән ярдәм итте, җылы кабул иттеләр. Бу миңа бик нык ярдәм итте. Мин хезмәттәшләремә бик рәхмәтле.


Укучылар белән эшләү ул үзенә бер төрле иҗат. Шуңа да һәр көн төрле шатлыклы вакыйгаларга бай. Балаларның уңышлары үзеңнекеннән дә ныграк шатландыра. Авырлыкларсыз булмый тормый инде. Төрле чаклар булгалады. Бигрәк тә тел мәсьәләсе авыр сорау булып һавада эленеп тора, билгесезлек бертөрле курку да тудыра. Тик мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлавыма үкенмим.


– Бүгенге мәгариф системасына килсәк, уку-укыту процессына нинди үзгәрешләр кертер идең?


– Соңгы арадагы вәзгыять кысаларында уку-укыту методикасына карата сораулар бик күп туды безнең җәмгыятьтә. Миңа калса, бездә башка милләтләргә телебезне укытуга зур игътибар бирелергә тырышылды (килеп чыгу-чыкмавы аерым мәсьәлә). Һәм шуның белән үз милләт вәкилләре читтәрәк калды кебек. Татарларга татар телен (шул исәптән мәдәниятен, әдәбиятын, тарихын һ.б.) өйрәтүгә, милли үзаң тәрбияләүгә, культуралылыкка өйрәтүне игътибарга алырга, белемле булырга (гомуми планда) омтылуны тәрбияләргә кирәк. Ә башка милләт вәкилленә килгәндә, чыннан да, телгә өйрәтүдә кызыклы, эффектив методикалар булдыру өстендә эшләргә кирәк. Барысын да бер формаль кысаларга кертергә ярамый.


 Ләйлә, синең укытучылыктан тыш сәләтләрең барын беләм, искиткеч матур шигырьләр язасың. Шигырь язу сәләтең кайчан ачылды? Беренче шигыреңне хәтерлисеңме? Гомумән, илһамны кайдан аласың?


– Шигырьләрне башлангыч сыйныфта язгалый идем инде. Тик аларның шигырьлеге күпме булгандыр, белмим. Урта сыйныфларда, төрле конкурслар өчен шигырьләр язгалый идем. Инде чынлап IX сыйныфтан соң яза башладым, тик аларны башкаларга күрсәтми идем. X сыйныфка килгәч, сыйныф җитәкчем бу хакта белеп, мине "күтәреп алды", иҗатка һәрчак этәреп торды. Беренче шигырь истә түгел, сакланмаган. Илһамны каяндыр төгәл алам диеп әйтә алмыйм. Теләсә нәрсә теләсә кайсы вакытта илһамландырырга мөмкин.


 Театр сәхнәсендә дә уйныйсың. Күптән түгел «Җәүдәт белән Зөбәрҗәт» спектаклен тамашачы хөкеменә тапшырдыгыз. Cпектакльдә төп героиня ролен дә син башкардың. Монда ничек килдең? Сәхнәдә ниләр кичердең?


– Театр сәхнәсенә менү дә шул шигърияттән башланды. Узган елны "Калеб" яңа буын җыены оештырган "Яңа дулкын. Икенче буын" проекты финалында (шигъри спектакль форматында) катнашырга насыйп булды. Әлеге кичәнең режиссеры Әминә Миндиярова "Җәүдәт белән Зөбәрҗәт" пьесасының читкасында катнашып карарга чакырды. Төп рольгә эләгермен дип минем хәтта хыялланганым да булмады. Спектакльне тамашачыга күрсәтер алдыннан бик борчылган идем, сүз онытылыр, җыр килеп чыкмас, рольгә кереп китеп булмас кебек иде. (Югыйсә, укытучылар һәр дәрес саен төрле рольләрдә: әни дә, якын дус та, киңәшче дә, белем бирүче дә...) Тик спектакль башлануга барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты сыман, бер сулышта үтеп китте. "Һәр актер укутучы булып уйный алса да, укытучы була алмаска мөмкин. Ләкин һәр укытучы ул актер" дигән нәтиҗәгә килдем.


– Бүгенге буын яшьләренә (яшь укытучыларга) нинди киңәш, теләкләрең булыр?


– Шушы яшьлекне хезмәттә кулланырга киңәш итәр идем. Яңа креатив идеяләр тудырыгыз, үзегезнең энергиягезне дөрес юлга юнәлдерегез, һәрчак эзләнүдә булыгыз, белем-тәҗрибә туплагыз һәм аны продуктив кулланырга өйрәнегез. Мин еш кына төрле бөек педагогларның хезмәтләрен укырга тырышам. Дәрескә керер алдыннан Януш Корчакның бер фразасын истә тотарга тырышам: "Детей нет – есть люди, но с иным масштабом понятий, иным запасом опыта, иными влечениями, иной игрой чувств". Киләсе буынны тәрбияләү, димәк, киләчәк үзе сезнең кулларда икәнен онытмагыз.


– Ләйлә, эчтәлекле әңгәмәбез өчен рәхмәт! Алга таба да бары тик уңышлар юлдаш булсын үзеңә!


 


Ләйләнең шигырьләре


Җырла әле!


Бер мизгелгә, әсәрләнеп,


җиһан


тынып калсын.


Инсаннарның кайсын


моң биләсен,


уйлар күмсен кайсын.


Кайтсын


Адашканнар


юлларына кабат.


Аңлашырга


сүзләр


җитми калса,


шул җыр белән аңлат.


Җырла әле!


Кайгы баскан йөрәкләргә


булсын бишек җыры.


Авыр чакта


һәрбер тамчы җылы


тансыктыр ул...


Шуңа аны,


Күңелеңнең түрләреннән


айкап чыгар!


Ул моң булса,


кышлар салкынына


кем дә чыдар.


Көн дә чыгар


бер яңа көй.


Җылытырлык


учак булып


син ян һәм көй!..


Җаннарның бит


язны көтеп, туңган мәле...


Бер мизгелгә


бар да тынып калсын –


Җырла әле!


***


Бу куркыныч төшнең озынлыгын


суза калсаң, еллар үлчәрлек.


Күтәралмас сынау бирми, диләр!..


Тик монысын түгел үтәрлек.


Бишек җырын суза көзге җилләр –


саклыйлардыр тирән йокыңны.


Кай тарафтан эзлим икән?! Инде


салкын җирләр синең йортыңмы?..


Беләсеңме, көннәр моңсу синсез,


суыклары телә күңелне.


Өелеп-өелеп сагыш кына калды –


Шатлыкларым җиргә күмелде.


"Юллар чаба алга. Калма!" диләр.


Бу кагыйдә һаман отылмый.


Үткәндәге синле хатирәләр


яңаралар һаман. Онытылмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ