Логотип Магариф уку
Цитата:

“Татар теле сезнең ише кешеләргә “ахмак” дип әйтү өчен кирәк!”

Россия Федерациясе төбәкләренең милли мәгариф кураторлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашындагы семинар-киңәшмәнең пленар утырышында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мә...

Россия Федерациясе төбәкләренең милли мәгариф кураторлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашындагы семинар-киңәшмәнең пленар утырышында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев чыгышы миндә аеруча кызыксыну уятты. 



“Бөтен акыллы фикерләрне әйтеп бетерделәр.  Шуңа күрә мин бик күп сөйләп тормам”, - дип башлап җибәрде ул сүзен. - Моннан бик күп еллар элек бер киңәшмәдә кайбер депутатлар: “Бездә бер генә тел -  рус теле генә булырга тиеш”, - диделәр. Икенче төркем: “Без милли республика - Татарстанда яшибез, бездә татар теле генә булырга тиеш, ә Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге өченче төркем: “Бездә татарлар да, руслар да бертигез күләмдә, ике халык та дустанә аңлашып яшәмәсә, беркайчан да тынычлык булмаячак. Шуңа күрә ике тел дә дәүләт теле итеп саналырга хокуклы”, - диде. Һәм бу вариант җиңеп чыкты...


Декларация кабул ителгәннән соң, иң беренче кабул ителгән закон – “Телләр турында”гы Закон булды. Соңрак программа кабул ителде. Чөнки Закон үзеннән-үзе эшләп китә алмый. Бу программаны 1992 елдан алып 1994 елга кадәр эшләдек. Чөнки моңа кадәр Россиянгең бер генә төбәгендә дә “Телләр турында”гы Закон кабул ителмәгән иде. Күптән түгел генә без бу программаны өченче тапкыр кабул иттек. Соңгы программаны Мәгариф һәм фән минстрлыгы алып бара. Чөнки тел иң күп кулланылган урын  - ул мәгариф системасы.


Милли мәгарифтән, милли мәктәптән башка телне берничек тә саклап калып булмый. Милли мәгарифе, милли мәктәбе булмаган дәүләтнең киләчәге өметле дип әйтеп булмый. Телне гаиләдә сакларга кирәк. Шәһәрдә яшәүче татар гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларның 75-80 проценты гаиләдә татарча сөйләшә алмый. Чөнки әти-әнисе, әби-бабасы татарча белми.


Кайчандыр Туфан ага Миңнуллиннан: “Нәрсәгә кирәк ул татар теле?” – дип сораганнар иде. Ул: “Сезнең ише кешеләргә “ахмак” дип әйтер өчен кирәк!” – дип җавап бирде”.


Уйланырлык җирлек бар бит. Киләчәктә балаң саф татар телендә “әти”, “әни” дип авыз тутырып дәшә алмаса, бер дә күңелле булмас.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ