Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле укытучыларын «Сәлам» УМКсы буенча укытырга өйрәтәчәкләр

ТР Мәгарифне үстерү институты февральдә татар теле укытучылары өчен махсус вебинар оештыра. Чара кысаларында тел белгечләре укытучыларны дәрестә «Сәлам» укыту-методик комплексын кулланырга өйрәтәчәк....

ТР Мәгарифне үстерү институты февральдә татар теле укытучылары өчен махсус вебинар оештыра. Чара кысаларында тел белгечләре укытучыларны дәрестә «Сәлам» укыту-методик комплексын кулланырга өйрәтәчәк. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә. 


Тематик вебинар 27  февральгә билгеләнгән. Татарстанның Мәгарифне үстерү институты мөгәллимнәр өчен мондый чараларны еш оештыра. 26 гыйнварда биредә татар мәктәпләренең җитәкчеләре һәм туган тел укытучылары өчен «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча коммуникация ысулларын куллану» дигән темага вебинар булып узды. Анда Россиянең 12 төбәгендә эшләүче укытучылар катнашты. Хезмәттәшләр В. Мещерекова методикасының уңай һәм тискәре яклары турында сөйләште, тәҗрибә уртаклаштылылар.


Фото: iro.tatar Фото: iro.tatar

 «Сәлам» укыту-методик комплексын куллану буеча вебирнарда катнашу өчен институт сайтында урнаштырылган гаризаны тутырырга кирәк. Онлайн-трансляция каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ