Татарстан синоптиклары яңгыр, көчле җил, боз булачагын кисәтә

Иртәгә, 14 июньдә,Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясендә һава торышы бозылу турында кисәтү таратты.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, төбәктә урыны белән көньяктан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, көндез секундына 23 метрга кадәр җил (Казанда – секундына 15-20 метрга кадәр) фаразлана. Татарстан территориясендә көчле яңгырлар (башкалада – төнлә һәм иртән) көтелә. Шулай ук яшен, урыны белән боз явуы ихтимал.

Dojd

«Татар-информ» МА материаллары буенча.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.