Логотип Магариф уку
Цитата:

Үсемлек бетеннән ничек котылырга?

Үсемлек бете (кара төстә)  җәй буена 10 тапкырдан артык 50 шәр күкәй сала. Ылыслы агачлардан кала, алар барлык үсентеләрне кыралар. Кыяр яфракларының аскы өлешендә алар булмый диярлек. Ә өстәге я...

Үсемлек бете (кара төстә)  җәй буена 10 тапкырдан артык 50 шәр күкәй сала. Ылыслы агачлардан кала, алар барлык үсентеләрне кыралар.
Кыяр яфракларының аскы өлешендә алар булмый диярлек. Ә өстәге яшьрәк, йомшак яфракларны алар басып ала. Иң элек яфракларның согын эчәләр һәм ябыша торган матдә калдыралар. Шуңа күрә яфраклар шиңә, саргая, чәчәкләре коела башлый. Үсемлек бетеннән котылыр өчен нинди чаралар бар? Чәчәкләре, кыярлары булмаганда «Инта-вир»,  «Актара», «Танрек» кебек химик препаратлар кулланырга була. Шулай ук «Фитоверм», «Актофит», «Стрела», «Энтобактерин», «Акварин» биопрепаратлары ярдәм итәчәк. Биопрепаратлар бетләрне 48 сәгатьтә юкка чыгарырга сәләтле. Боларны сезонга 3 мәртәбә кабатларга кирәк.
Халык ысулларын да кулланып карарга да була:
– 9% ы уксусны 1 ч.к. 1 литр суга кушып яки әче суны (сыворотка) суга кушмыйча гына ситерергә;
 – 2 литр суга 60 гр чәй содасы һәм 18 тамчы эфир мае (лаванда, кедр мае) тамызырга да көнгә 3 мәртәбә, бетләр юкка чыкканчы сибәргә;
–  кер сабынын кырып эретеп, суга кушып, шуны сиптерсэгез дә яхшы булачак.
– 1 кг бәрәңге сабагын 1-1,5 л суда яхшылап пешекләгез дэ шуны сиптерегез. Бик каты бет баскан яфракларны өзәргә кирәк. Бәрәңге сабагын төнәтмәсен, сабынлы су тонәтмэсен 3-4 кон уткәч тагын сиптерергә һәм моны 3 тапкыр кабатларга.
Бу чараларны кичке вакытта, аяз, җилсез көнне кулланырга киңәш ителә.
Мәгълүматлар @bakchada_tatarstan_sad  инстаграм челтәреннән алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ