«Җәлил укулары»нда 4000 бала катнаша

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТРның Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә уздырылучы I Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе үзенең чираттагы этабын йомгаклап килә. Эшләр барлыгы 7 номинациядә бәяләнә: М.Җәлил шигырьләре татарча, русча, дөнья телләрендә яңгырый; «Яшь җәлилчеләр» (катнашучылар М.Җәлил турында үзләре язган әсәрләр белән чыгыш ясый); Җәлил турында (М.Җәлил турындагы әсәрләрне уку); рәсем ясау; М.Җәлилгә багышланган яки шагыйрь белән бәйле телевизион сюжет. Шуңа күрә дә бу көннәрдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Әзһәр Шакиров җитәкчелегендәге жюри әгъзаларына чын-чынлап  урак өсте белән бер.

Бәйгенең 2нче этабыннан узган 976 катнашучының  – 772 видеоязмасын һәм 204 рәсемне «җиз иләктән» уздыру белән мәшгуль алар.  Үз өсләренә төшкән бер үк вакытта җаваплы да, мәртәбәле дә булган бу вазифаны  һәр сабыйның, һәр үсмернең  (8 яшькә кадәр булган балалардан башлап 25 яшькә  кадәр) эшенә хөрмәт белән карап, гадел бәя бүрүләре бәхәссез. Татарның бөек улы, каһанман шагыйрь Муса Җәлил иҗаты турында сүз барганда башкача була да алмый, җитмәсә жюри әгъзаларының да алтысы Муса Җәлил премиясе лауретлары! 

4000 нән артык баланың чыгышын, эшләрен карап чыгып бәя бирү реаль әйберме ул? дип бер караганда, торып-торып,    гаҗәпләнергә дә мөмкин. Әмма оештыручылар да, жюри әгъзалары да: «Соңгы вакытларда без шушы бәйге рухы, Җәлил рухы белән яшибез. Әлеге чараны кеше күңеленә кереп калырлык итеп уздырырырга тиешбез. Телебезне, әдәбиятыбызны, тарихыбызны өйрәнү гаҗәеп зур эш. Башка әдипләребезнең әсәрләрен дә шул рәвешле «кузгатырга» кирәк. Киләчәктә бәйгенең масштабын тагын да киңәйтү зарур»,- дигән фикердә.

Дөрес, бар да ал да гөл генә түгел. Кайбер эшләрдә видеоязманың сыйфаты канәгатьләнерлек булмау белән дә килешәселәре килми.

«Бездә, ни кызганыч «Әйдә бала-чагага ярамаган тагын»,- кебегрәк фикер яшәп килә. Югыйсә, бала тырышкан, өйрәнгән бит инде. Нигә шуны әдәм-рәтле итеп төшереп җибәрмәскә. Я булмаса, бала шигырь укыганда ялгыша. Соң туктап, шуны яңабаштан төшереп була бит. Юк инде…шул көйгә дәвам итәләр»,- ди жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов кайбер чиле-пешле эшләргә эче пошып.

— Безгә Җәлилнең  бөеклеген төшендерү зарур. Аның үз халкы, шушы  татар милләте хакына башын салганын аңлатырга кирәк. Әлеге бәйге Муса Җәлил иҗатын шундый зур масштабта күрсәтүдә беренче адым. Безнең шагыйрьләребез бар. Без аларны күтәрә,талантын бәяли генә белмибез. Бөек шәхесләребезнең тоткан урынын дөнья күләмендә күрсәтергә тиешбез. Моның өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә кирәк.  Телебез, милләтебез югалмасын дип телибез икән, бәйгедә катнашкан меңләгән баланың Һәрберсенә аерым хөрмәт белән бүләк тапшырылга тиеш. Татар баласы менә шундый була дигән фикер калырлык булсын, — ди Әзһәр ага да күңелендәгесе белән уртаклашып.

Бәйге чыннан да колачлы. Җыеп кына әйткәндә Татарстанның 38 районыннан, Казан, Чаллы  шәһәрләреннән, РФ нең 11 төбәгеннән, 4 Ерак һәм Якын чит илләрдән әйткәнебезчә, 4000 бала һәм яшүсмер катнашкан анда. Бәйгенең соңгы 4нче финал этабы 13 февраль көнне Татарстан язучылар берлеге бинасының «Тукай» клубында оештырылачак. Бу көнне финалга үтүчеләрне каһарман шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова белән очрашу; Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу һәм ТР Милли китапханәсендә «Моабит дәфтәрләре»нең оргиналын халыкка күрсәтү чарасында катнашу көтә.

Йомгаклау кичәсе исә 14 февраль көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында узачак. Җәлил шигырьләренең дөньяның ничәмә-ничә телендә яңгыраткан балаларны тамашачы үз күзләре белән күрәчәк анда.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.