«Җавап – сездән, бүләк – бездән» бәйгесе дәвам итә

Дуслар,күрми калмадык дип борчылмагыз! Игътибарыгызга  «Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар санында басылып чыккан чираттагы сорауларны тәкъдим итәбез.

  1. Кирамән-кәтибин дип кемнәрне атыйлар? Алар нәрсә башкара?
  2. Нинди сүрә Коръәннең өчтән бер өлеше булып санала?
  3. Кабердә сораулар бирүче фәрештәләрнең исемнәрен атагыз? Алар нинди сораулар бирәчәк?
  4. Нинди ураза 2 еллык гөнаһларны бетерә?
  5. Пәйгамбәребез (с.г.с.) нең кайсы сәхабәсе иң күп хәдис белгән?

Җавапларны 28 гыйнварга кадәр [email protected] электрон почтасы аша җибәрергә була. Хатны «Ислам динен беләсезме?» дип тамгаларга онытмагыз!

Исегезгә төшерәбез: җаваплар 2019 елның 1 нче яртыеллыгына  «Гаилә һәм мәктәп» журналына язылу турында квитанция күчермәсе белән бергә кабул ителә.

Җиңүчегә «Иман» нәшриятында басылып чыккан китаплар бүләк ителәчәк.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.