«Үлемсез полк» акциясендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә.
Ул быел да онлайн-форматта узачак. «Үлемсез полк»та катнашырга теләгән кешегә сайтта үз героеның фотосын урнаштырырга һәм онлайн-йөрештә катнашу өчен теркәлергә кирәк булачак. Заявка ВКонтактеда һәм Одноклассникларда кабул ителә. Гаризаларның хуплануы 7 майга кадәр билгеле булачак һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннарының фотосурәте кайчан күрсәтеләчәге хәбәр ителәчәк. Йөреш тәмамланганнан соң, геройларның портретлары күрсәтелгән язма фрагментын да алырга мөмкин булачак.