«Һәр тренер бала организмындагы үзгәрешләрне белергә тиеш»

Хәзерге заман милли көрәше шөгыльләнучеләргә зур таләпләр куя.  Баланың алдагы көндәге уңышы , бүгенге көндәге тренировкаларның дөрес куелышыннан тора. Баланың организмында авыр тренировкалар белән кискен үзгәрешләр ясау тыела. Мондый очракта яшүсмернең организмы озак үз халәтендә тора алмый, ул туза. Һәм киләчәктә бу спортсмен яхшы результатлар курсәтә алмаячак.  Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, тренер баланың организмындагы узгәрешләрне белергә тиеш.

Һәрбер тренировка дөрес төзелгән очракта гына, без физик һәм акыл ягыннан тулысынча камил яраклашкан шәхес тэрбияли алачакбыз. 11-12 яшь узенең анатомо-физиологик үзенчәлекләре, бала организмының үсеше белән аерылып тора. Барысы да аның үз-үзен тотышында, уй-кичерешләрендә, нәрсә белән кызыксынуында чагыла. Бу яшь аралыгында үсмерләр күбрәк хәрәкәтле уеннарга өстенлек бирә, аларның буе үсә, мускуллары формалаша башлый, суставлар хәрәкәтчәнлеге арта. Нерв системасы үсеше туктый.

11-12 яшьтә көрәшчегә кирәкле дип саналган сыйфатлар: тизлек, җитезлек, сыгылмалык яхшы үсеш ала. Бу сыйфатлар мастерлыкка фундамент булып тора. Регуляр рәвештә көрәш белән шөгыльләну баланың усешенә, организмы формалашуына яхшы йогынты ясый. Авырту очракларын киметә, иммунитетны ныгыта.

Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүдән баланың барлык органнары чыныга.  Мускул җепселләре калынаю сәбәпле, яшүсмер ныгый , дөрес авырлык туплый. Сулыш алу мөмкинлекләре арта, упкәнең һава сыйдырышлыгы көннэн-көн күбәя, канда кислород куләме арта, йөрәк эшчәнлеге яхшыра, нерв системасы ялкынсынуы кими.

Көрәш белән шөгыльләну яшүсмернең организмына гына түгел, тәвәккәл булуына, җитезлегенә, кыюлыгына да йогынты ясый.

Яшүсмернең пульсы аның йөрәгенең ничек эшләвен тасвирлаучы төп күрсәткеч. Даими тренировкалардан соң аның әзәюе йөрәкнең яхшы якка үзгәрешен исбатлый.

Гәүдә озынлыгыфизик усешнең мөһим күрсәткече. Көрәш белән шөгыльләнүчеләрнең гәүдә озынлыгы тиз артуы тагын бер кат тренировкаларның яхшы тәэсирен дәлилли.  

Үсмерләрнең сулыш системасының үзенчәлекләрен аңлау  өчен без төрле пробалар үткәреп карый алабыз. Шуларның иң төгәл күрсәткечләр бирә торганнардан Штанге һәм Генче пробалары санала. Штанге пробасы ул сулыш алганда баланың күпме вакытка сулышын тоткарлый алуын ачыклау. Бу вакыт күбрәк булган саен, яхшырак санала.Ә Генче пробасы исә сулышны чыгарганда тоткарлаган вакыт. Шулай ук күпме озаграк тоткарлап торса, шулкадәр яхшырак.  

Физик әзерлек дәрәҗәсе буй-сынны тотып тору көче, кул чугының (кисть) динамометриясе аша да билгеләнә. Буй-сынны тотып тору диномометриясе аша арка мускулларының көче билгеләнә, көрәш белән шөгыльләнүче баланың курсәткечләре гади укучыныкына караганда яхшырак булуы спорт белән шөгыльләнүнең яхшы физик өлгерүгә китерүен тагын бер кат раслый..

Кул чугының динамометриясе аша алынган яхшы курсәткечләр исә, көрәш сөлгесе аркылы кулларның ныгуын күрсәтә.

Сыгылмалылыкны тикшерү өчен алга бөгелү күнегүен алырга була. Көрәш тренировкалары вакытында эшләнгән акробатик һәм гимнастик күнегуләр сыгылмалылыкны арттыруы күп тапкыр дәлилләнгән факт булып тора.

Физик тәрбия чараларын уңышлы куллану акыл үсешенә һэм акыл хезмәтенең мәдәнияте үсүгә уңай йогынты ясый. Тренировкалар организмның функциональ сәләтләрен үстерә, акыл һәм физик эш сәләтен арттыра.

Иң мөһиме — баланың күңелен кайтармау, аны физик яктан ныгырга, үзе сайлаган спорт төрендә алдынгы булырга омтылырлык итеп кызыксындыра белү.

Алмаз ГАЛИЕВ
тренер, ТР Балтач муниципаль районы бюджет оешмасы «Спорт мәктәбе»

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.