Логотип Магариф уку
Цитата:

15 февраль – Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылган көн   

Мәктәбебездә без бу көнне ел да билгеләп үтәбез. Безнең Үсәли урта мәктәбендә укып чыкканнар арасында да шактый ул сугышта катнашкан кешеләр. Ә иң аянычлысы - мәктәбебезнең 1981 елгы чыгарылыш укучысы...

Мәктәбебездә без бу көнне ел да билгеләп үтәбез. Безнең Үсәли урта мәктәбендә укып чыкканнар арасында да шактый ул сугышта катнашкан кешеләр. Ә иң аянычлысы - мәктәбебезнең 1981 елгы чыгарылыш укучысы Иван Даниловның шул сугыш корбаны булуы. Аның тормыш юлын, сугышчан батырлыгын искә алдык. Бертуганнарының истәлекләрен, сугыштан язылган хатларыннан өзекләр укыдык. Иван Даниловка багышлап язылган мәкаләләр чыккан газета-журналлар белән таныштык, сугыштан почта аша конвертта кайтып җиткән фотоларны карадык.

Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Иван Даниловны аның туган көнендә дә искә алмый калганыбыз юк. Ул 1964 елның 15 мартында Владимир авылында дөньяга килгән. 1979 елда Владимир сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, урта белемне Үсәли урта мәктәбендә алган.
«Яшәсен тынычлык! Кирәкми безгә сугыш!» – дигән нәтиҗә ясап тәмамладык  Әфган сугышчыларына багышланган чараны.
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы   

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ