Логотип Магариф уку
Цитата:

2023 елның гыйнвар аенда истәлекле көннәр

1 – Драма һәм кино актёры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм СССР Дәүләт премияләре лауреаты Ринат Таҗетдиновка 85 яшь.Шагыйрь, прозаик, журналист, публицист, Тат...

1 – Драма һәм кино актёры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм СССР Дәүләт премияләре лауреаты Ринат Таҗетдиновка 85 яшь.
Шагыйрь, прозаик, журналист, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Маннаповның тууына 85 ел (1938–2012).
Химик-технолог, техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Әхмәт Мазһаровка 80 яшь.
Язучы, әдәби тәнкыйтьче Мансур Вәли-Барҗылыга 75 яшь
2 – Мәдәният эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Марсель Таишевка 80 яшь.
Фехтованиече, СССРның атказанган спорт остасы, СССР, дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионы Наилә Гыйләҗевага 70 яшь.
Дәүләт-хуҗалык эшлеклесе, VIII Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллинга 65 яшь.
3 – Язучы, хәрби корреспондент, публицист Александр Бекның тууына 120 ел (1903–1972).
Прозаик, драматург, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Бикчуринның тууына 95 ел (1928–1991).
Татарстанның халык шагыйре, драматург, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт, М.Җәлил исемендәге республика премияләре лауреаты Илдар Юзеевның тууына 90 ел (1933–2004).
Актёр, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Нариман Гарифуллинга 70 яшь.
Шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирзага 70 яшь.
4 – Ньютон көне.
Инглиз физигы, математик, астроном Исаак Ньютонның тууына 380 ел (1643–1727).
Рус гигиена белгече, Казан университеты профессоры Михаил Капустинның тууына 175 ел (1848–1920).
7 – Раштуа бәйрәме.
Режиссёр, актриса, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашеваның тууына 120 ел. (1903–1978).
8 – Балалар киносы көне.
Шагыйрь, журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Габдрәхимгә 90 яшь.
10 – Рус һәм совет язучысы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, өч тапкыр СССР Дәүләт премияләре лауреаты Алексей Толстойның тууына 140 ел (1883–1945).
Актёр, Татарстанның халык артисты Илдар Мәҗитнең тууына 125 ел (1898–1952).
Дирижёр, педагог, Татарстанның, Россиянең, Казахстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фуат Мансуровның тууына 95 ел (1928–2010).
Язучы Габдулла Галиевнең тууына 95 ел (1928–2018).
Журналист, язучы-прозаик Госман Гомәрнең тууына 90 ел (1933–2020).
Шагыйрь, журналист, публицист Ямаш Игәнәйнең тууына 85 ел (1938–1997).
11 – Бөтендөнья рәхмәт көне.
Россиядә тыюлыклар һәм милли парклар көне.
Тарихчы, педагог, дин эшлеклесе Хәсәнгата Габәшинең тууына 160 ел (1863–1933).
12 – Прокуратура хезмәткәрләре көне.
Француз шагыйре, әкиятче Шарль Перроның тууына 395 ел (1628–1703).
Рус-совет физигы, академик, физика-математика фәннәре докторы, өч тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Игорь Курчатовның тууына 120 ел (1903–1960).
13 – Россия матбугаты көне.
Драматург, шагыйрь, публицист, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе Фәтхи Бурнашның тууына 125 ел (1898–1942).
Шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел (1928–2005).
14 – Татар милли азатлык хәрәкәте лидеры, публицист Али Акышның тууына 105 ел (1918–2011).
15 – Бөтендөнья дин көне.
Википедиянең туган көне.
Ракета комплекслары конструкторы, техник фәннәр докторы,академик, Ленин һәм СССР Дәүләт премияләре лауреаты, Россиянең атказанган фән һәм техника эшлеклесе Алексей Уткинның тууына 95 ел (1928–2014).
Җырчы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалованың тууына 90 ел (1933– 2017).
Җырчы, Татарстанның халык артисты Нәфисә Васыйлованың тууына 80 ел (1943–2006).
Дәүләт-хуҗалык эшлеклесе, Татарстанның атказанган төзүчесе Шәйхулла Насыйбуллинга 75 яшь.
16 – Тарихчы, фәлсәфәче, мәгърифәтче, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 205 ел (1818–1889).
Актёр, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәрим Гыйльмановның тууына 110 ел (1913–1964).
Балалар шагыйре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, Россиянең халык мәгарифе отличнигы Хәкимҗан Халиковның тууына 90 ел (1933–2002).
Хуҗалык-дәүләт эшлеклесе Фоат Ибәтуллинның тууына 75 ел (1948–2019).
17 – Театр режиссёры, актёр, педагог, театр реформаторы, СССРның халык артисты исеменә иң беренче булып лаек булган Константин Станиславскийның тууына 160 ел (1863–1938).
Прозаик, драматург, публицист, тәнкыйтьче, республикабызның Г.Тукай һәм Россиянең М.Горький исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тууына 95 ел (1928–2002).
20 – Баянчы, фольклор әсәрләрен җыючы һәм пропагандалаучы Рокыя Ибраһимованың тууына 110 ел (1913–1998).
21 – Халыкара аспирантлар көне.
Россиядә инженер гаскәрләре көне.
22 – Физик-теоретик, академик, Социалистик Хезмәт Герое, Нобель премиясе лауреаты Лев Ландауның тууына 115 ел (1908–1968).
23 – Актёр, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Михаил Галицкийга 70 яшь.
24 – Халыкара мәгариф көне.
Рус һәм совет лингвисты, рус теленең аңлатмалы сүзлеген төзегән Дмитрий Ушаковның тууына 150 ео (1873–1942).
25 – Россия студентлары көне.
«Чаян» журналы чыга башлауга 100 ел (1923).
Сынчы Лидия Зиминаның тууына 90 ел (1933–2018).
Шагыйрь, җырчы, театр һәм кино актёры, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Владимир Высоцкийның тууына 85 ел (1938–1980).
Актриса, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанованың тууына 85 ел (1938–2021).
Театр һәм кино актёры, режиссёр, педагог, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Геннадий Прытковка 75 яшь.
Язучы, тәрҗемәче, М.Горький һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Борис Вайнерга 75 яшь.
26 – Рәгаиб кичәсе.
Халыкара таможня хезмәткәрләре көне.
Балалар язучысы, шагыйрә Әминә Бикчәнтәеваның тууына 110 ел (1913–1986).
27 – Россиядә хәрби дан көне – 1944 елда Ленинград блокадасын өзгән көн.
Театр белгече, педагог, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Усманованың тууына 100 ел (1923–2014).
Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Рабига Сибгатуллинага 75 яшь.
28 – Татарстанның атказанган артисты Асия Масаутованың тууына 115 ел (1908–1988).
29 – Атом-төшсугышына каршы көрәш көне.
30 – Кыш бабай һәм Кар кызы көне.
31 – Актриса, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза Хәйретдинованың тууына 95 ел (1928–2018).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ