Логотип Магариф уку
Цитата:

2023 ел Милли дастаннар елы дип игълан ителде

10 гыйнварда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан игълан ителгән “Дастаннар елы”ның рәсми ачылышына багышланган матбугат конференциясе узды. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкар...



10 гыйнварда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан игълан ителгән “Дастаннар елы”ның рәсми ачылышына багышланган матбугат конференциясе узды. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров; тарих фәннәре докторы, этнограф, “Туган җир” журналы баш мөхәррире Дамир Мәүләви улы Исхаков; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты Хисамов Олег Ришат улы һәм фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова катнашты.


– 2023  ел Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан Милли дастаннар елы дип игълан ителде. Дастаннарны эпик әсәр төре буларак кына түгел, ә тарихи, милли аңны чагылдыручы эпик әсәрләр буларак беләбез. “Дастаннар елы”н игълан итү Татарстан гына түгел, Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче башка өлкәләрдәге татар оешмалары үткәрә торган чараларны да әлеге темага багышлап үткәрергә мөмкинлек бирә. Ел дәвамында фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, социаль челтәрләрдәге эшчәнлек тә дастаннарга багышланган булачак. Булган дастаннарыбызны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүне без төп максат итеп куячакбыз. Дастаннарны милли аң һәм милли горурлык чыганагы буларак кабул итәргә кирәк, – дип сөйләде журналистларга Данис Шакиров.

tatar-congress.org




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ