Логотип Магариф уку
Цитата:

23 нче лицей Җиңү бәйрәмен үзенчә каршылый

Бу араларда мәктәп балалары Бөек Җиңүнең 77 еллыгы якынлашуын тоеп яши. Шушы көннәрдә генә Яңа Савин районының 23 нче лицееның 10 нчы сыйныф укучылары Татарстан мәгариф учреждениеләренең чыгарылыш алд...

Бу араларда мәктәп балалары Бөек Җиңүнең 77 еллыгы якынлашуын тоеп яши. Шушы көннәрдә генә Яңа Савин районының 23 нче лицееның 10 нчы сыйныф укучылары Татарстан мәгариф учреждениеләренең чыгарылыш алды сыйныфлары белән бергә хәрби коралдан атарга өйрәнүдә катнашты. Хәрби чыныгу Жуков орденлы Казан танк командирлары әзерләүче югары хәрби училищеның атарга өйрәнү базасында узды. Мәктәп укучылары училищеның тәҗрибәле офицерлары һәм курсантлары җитәкчелегендә үзләренең чын ир-егетләргә хас сыйфатларын – үз-үзләрен кулда тотучы, тәртипле һәм әзерлекле булуларын күрсәттеләр.
Лицейга филармониянең әдәби-музыкаль лекториесы артистларының “Җиңү көне белән!” дип исемләнгән программа белән килүе дә укучыларга бәйрәм якынлашуын искә төшерде. Чарада Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең лекторий җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев укучыларга мавыктыргыч итеп Бөек Ватан сугышы тарихы, татар сугышчылары Газинур Гафиятуллин, Александр Матросов, Петр Гавриловларның батырлыклары турында сөйләде, бер төркем артистлар белән сугыш еллары җырларын яңгыратты.
Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары 9 Май якынлашкан саен ешрак булыр дип көтелә.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ