Логотип Магариф уку
Цитата:

23 нче лицейда яшь наратлар аллеясы

Яңа Савин районының  23 нче лицеенда тирә-юньне  яшелләндерү елның-елында игътибар үзәгендә тора. Нигезенә яхшылык салынган бу игелекле эшләрнең башында лицей директоры Альбина Шакирҗанова т...

Яңа Савин районының  23 нче лицеенда тирә-юньне  яшелләндерү елның-елында игътибар үзәгендә тора. Нигезенә яхшылык салынган бу игелекле эшләрнең башында лицей директоры Альбина Шакирҗанова тора. Җиргә ята торган яхшылык быелгы язда да кабатланды.


Гөлнара Лазарева җитәкчелегендәге 6 “А” сыйныфы укучылары әлеге игелекле хезмәттә аеруча активлык күрсәтте. Алар башта элекке елларда утыртылган агачларның корыганнарын, ботаклары сынган, саргайганнарын яшь, сәламәт үсентеләр белән алыштырдылар. Аннары яңа, буш мәйданга  67 төп яшь нарат утыртылды. Малайлар чокыр казып торды, кызлар исә үсентеләрне утыртып барды. Нәтиҗәдә бер дигән яшь наратлар аллеясы барлыкка килде. Укучылар, әлегә балчык та дымлы, яңгырлар да еш явып тора, үсентеләр көч җыеп, алынып, үсеп китәр, дигән теләктә торалар.
                                                           Ирек НИГЪМӘТИ

Гөлнара Лазерова фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ