Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучылары өчен өстәмә шанс

Укытучыларның купсанлы сораулары буенча «Авыл укытучысы – 2020» конкурсының беренче этабын үткәрү вакыты озайтыла. Катнашу турында гаризалар һәм конкурс эшләре 20 нче июньгә кадәр кабул ителәчәк. Исег...

Укытучыларның купсанлы сораулары буенча «Авыл укытучысы – 2020» конкурсының беренче этабын үткәрү вакыты озайтыла. Катнашу турында гаризалар һәм конкурс эшләре 20 нче июньгә кадәр кабул ителәчәк. Исегезгә төшерәбез, бәйгенең приз фонды — 170 мең сум. 
Быел авыл укытучылары арасында зур популярлык яулаган конкурсның  беренче этаб 1 нче мартта старт алды. Катнашучылардан түбәндәге темаларга язма юллау сорала:
1. – Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру;
– «Сөйләм культурасы турында төшенчә» (татар теле яки татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре)
2. «Истәлекле дата»:
– 2020 ел Россиядә Хәтер һәм дан елы (Бөек Җиңүнең 75 еллыгына) – укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен дәрестән тыш чара яки шөгыль эшкәртмәсе;
– Фатих Гыйльман улы Кәрими — күренекле татар язучысы, нәшир, журналист, җәмәгать эшлеклесе. «Фатих Кәрими басмаханәсе» идарәчесе – тууына 150 ел.
– Нәби Дәүли – күренекле шагыйрь – тууына 110 ел.
– Мәдинә Габделхак кызы Маликова – күренекле татар язучысы, драматург. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2017) – тууына 85.
– Хәсән Туфан – мәшһүр татар шагыйре, тууына 120 ел.
– күренекле рус язучысы, дипломат А. С. Грибоедовның тууына 225 ел (1795–1829).
– күренекле рус язучысы А. П. Чеховның тууына 160 ел (1860–1904).
3. Төгәл фәннәрдә җирле материалларны (төбәк компонентын) файдалану.
Иң уңышлы эссе автолары конкурсның II этабында катнаша алачак.
Җиңүчеләргә әҗере дә шәп: I урын – 50 мең сум; II урын –30 мең сум; III урын –20 мең сум. Шулай ук 7 номинация буенча 10 ар мең сумлык кызыксындыру премиясе дә каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ