Логотип Магариф уку
Цитата:

Равил Фәйзуллин: «Тормышта үз юлым белән барырга насыйп булды»

«Адымнар» полилингваль мәктәбендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте.Равил Фәйзуллин – ярты гасыр т...

«Адымнар» полилингваль мәктәбендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте.
Равил Фәйзуллин – ярты гасыр татар әдәбиятында хезмәт иткән шәхес. Аның исеме һәм иҗаты Мәскәүдә чыккан энциклопедияләрдә урын алган. Төрле елларда, төрле телләрдә 50 дән артык китабы дөнья күргән.
Кичә барышында укучылар Равил Фәйзуллинны «абруйлы әдәбият белгече» дип атадылар, аның туган якка, телгә, кешенең матур сыйфатларына, тормышка һәм мәхәббәткә багышлап язылган шигырьләрен татар, рус, инглиз һәм төрек телләрендә сөйләделәр. Шагыйрьнең шигыренә язылган җырлар да кичәне бизәде.

Сәхнәгә менгәч, Равил Фәйзуллин бу очрашуны гомеренең истәлекле бер көне итеп кабул итүен әйтте. Ә укучылар үз чиратында шагыйрьгә кызыксындырган сорауларын бирергә ашыкты.

  • Сез ничә яшьтән шигырьләр яза башладыгыз?

  • Минем беренче язмаларым өченче сыйныфта туды. «Чаңгы шуганда» дип атала иде тәүге шигырем. Дүртенче сыйныфта укыганда, үземчә кулъязма китап та ясадым. Алга таба шигырьләрем район газетасында бастырыла башлады. Өлкән кеше буларак сезгә бер киңәш бирәсем килә: әгәр кеше кечкенәдән барыр юлын ачыклый төшеп, шул юл белән барса, үзе дә бәхетле булыр иде һәм җәмгыятькә дә күбрәк файда китерер иде. Тормышта миңа кечкенәдән үз юлым белән барырга насыйп булды, шуңа да үземне бик бәхетле хис итәм.

  • Сезнең яраткан язучыларыгыз бармы?

  • Без китап укып үскән буын. Мин безнең чорга кадәрге татар, рус, чит ил әдәбияты язучылары әсәрләрен укып үстем. Адәм баласы бер-берсеннән, даһилардан үрнәк алып яшәргә тиеш. Минем остазларым байтак булды.

  • Үзегез язган шигырьләр арасында иң яратканы бармы?

  • Мин аларны аерып әйтә алмыйм, чөнки һәммәсе миңа кадерле. Аеруча да кыска шигырьләрем ошый.

  • Шигырьләр язу өчен кемнән яки нәрсәдән илһам аласыз?

  • Дөнья шулкадәр кызыклы, аны ачып бетерергә дә мөмкин түгел. Шуңа күрә, нинди яшьтә булсаң да, гаҗәпләнерлек нәрсә җитәрлек. Дөнья һәм тормыш – минем илһам чыганаклары.


Сезнең арада талантлы, бөек гамәлләр кылырлык кешеләр барлыгына ышанам. Без татар балалары, безнең зур тарихыбыз бар, һәм зур киләчәгебез дә булырга тиеш, дип саныйм мин.
Диләрә БАТРШИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ