Логотип Магариф уку
Цитата:

Урманнарга бару тыела

Бүгеннән татарстанлыларга урманнарга транспорт белән керү һәм анда йөрү тыела. Янгын куркынычының югары булуы сәбәпле, мондый чикләүләр керттек, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат...

Бүгеннән татарстанлыларга урманнарга транспорт белән керү һәм анда йөрү тыела.
Янгын куркынычының югары булуы сәбәпле, мондый чикләүләр керттек, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте. Чикләү режимы Татарстанның урман фонды җирләрендә эшли һәм ул 21 көн буе барачак.
Урман тармагы белгечләре кисәтү аншлаглары урнаштырганнар һәм шлагбаумнар белән урман юлларын япканнар. Урманчылар патрульләрне көчәйтәчәкләр һәм тәүлек буе дежур тору оештырылачак. Шулай ук, иң күп йөри торган урыннарда вакытлы постлар да булдырылачак.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фото: pixabay

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ