Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәтлеләр Яңа ел белән котлый!

Хөрмәтле коллегалар, ветеран укытучылар, әти-әниләр, укучылар, әти-әниләр, укучылар!Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Тиздән барыбыз да көтеп ала торган Яңа ел бәйрәме...

Хөрмәтле коллегалар, ветеран укытучылар, әти-әниләр, укучылар, әти-әниләр, укучылар!

Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Тиздән барыбыз да көтеп ала торган Яңа ел бәйрәме җитә. Димәк, узып баручы 2021  елга да йомгак ясарга вакыт җиткән.
2021 ел Татарстан укытучылары һәм укучылары арасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы  булып истә калачак. Чыннан да, быел республикабызның һәр шәһәрендә, авылында туган телебезнең дәрәжәсен арттыруга, аны өйрәнүгә ихтыяҗ тудырган чаралар күз явын алырлык матур, зәвыклы үтте. Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиясе дә күркәм чаралар уздырды. “Сандугач сайрар илем”, “Халык зур ул, дәртле ул, көчле ул, моңлы ул!” иҗади фестивале, Гаилә бәйрәме, төбәкара багланышлар, җыр, бию фестивальләре – һәммәсе яшь буында милли үзаң уяту, гореф-гадәт, традицияләребезгә һәм, әлбәттә, телебезгә тирән ихтирам тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Шушы көннәрдә белем йортыбыз 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Башкарылган эшләр шактый. Гимназиябез бу вакыт эчендә күпме зыялы укучылар тәрбияләгән, никадәр балага канат куеп, зур тормышка очырган.

Гимназияне тәмамлаган укучылар – безнең горурлыгыбыз. Алар бүген дә безнең белән бәйләнештә, зур уңышлары белән сөендерәләр. Хөрмәтле коллегалар! Һәммәгезне дә якынлашып килүче 2022  ел белән тәбрик итәм. Бу ел гаиләләрегезгә һәммәгезгә тынычлык, мәхәббәт, иминлек, сәламәтлек алып килсен. Тормыштан ямь-тәм табып, кадерле булып яшик. Яңа ел белән!
Фирүзә ВӘЛИУЛЛИНА,

Әлмәттәге Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче татар гимназиясе директоры,

«Европа-Азия» халыкара гуманитар академиясенең мактаулы академигы

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ