Казанда «Татар кызы» һәм «Татар егете» шәһәркүләм бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар

Казанда мәктәп укучылары арасында «Татар кызы, Татар егете –2022» бәйгесенең финалы гөрләде. Башкалабызның районнарыннан берсеннән-берсе матур егет һәм кызлар үз көчләрен сынадылар. Алар залдагы тамашачыны үзләренең осталыклары, тапкырлыклары, җитезлекләре, җыр-биюгә һәвәслекләре белән сокландырды.

Быелгы бәйгенең җиңүчеләрен котлыйбыз!

«Татар кызы»:

1 урын Закирова Рәсинә – Мәскәү р-ны, 2 нче гимназия;

2 урын Закирова Асилә – Совет р-ны, 180 нче гимназия;

3 урын Гыйззәтуллина Азалия – Идел буе р-ны, 16 нчы гимназия.

Номинация: «Зыялы кыз» Заһриева Зәринә – Авиатөзелеш р-ны «Иҗади кыз» Хамматова Дилә – Совет р-ны, 121 нче лицей «Иң ихлас кыз» Мусина Алсу – Яңа Савин р-ны, 85 нче мәктәп «Иң зур ачыш» Билалова Алинә – Киров р-ны, 152 нче гимназия «Хуҗабикә»: Фалахова Алинә – Вахитов р-ны, 96 нчы гимназия.

«Татар егете»:

1 урын Шәйдуллин Ислам – Мәскәү р-ны, 2 нче гимназия;

2 урын Егоров Рамил – Совет р-ны, 180 нче гимназия Әхмәтшин Гаяз – Яңа Савин р-ны, 7 нче лицей-интернаты;

3 урын Хаҗиев Кәрим – Идел буе р-ны, 16 нчы гимназия.

Номинация: «Баһадир егет» Зарипов Әмир – Авиатөзелеш р-ны, 33 нче гимназия «Җитез шәхес» Кәримов Әмир – Совет р-ны, 171 нче мәктәп «Зирәк егет» Галләмов Самат – Вахитов р-ны, 27 нче гимназия «Татарстан киләчәге» Гатин Рәмзил – Киров р-ны, 3 нче гимназия.

Фәния Лотфуллина

Фото: Казан мэриясенең матбугат үзәге

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.