Логотип Магариф уку
Цитата:

Марат Әхмәтов: «Гәүһәр» фестивале дәвамлы булсын иде»

Бүген «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале уза. Әлеге чара – «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә» проектларының икенче сезонын йомгаклау тантанасы. Дүрт ай дәвамында, 2022 елның сентябрь–де...

Бүген «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале уза. Әлеге чара – «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә» проектларының икенче сезонын йомгаклау тантанасы.



Дүрт ай дәвамында, 2022 елның сентябрь–декабрь аралыгында, Казан мәктәпләренең 800 гә якын укучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 250 гә якын бала татар биюе хәрәкәтләренә һәм сөйләм осталыгына өйрәнде. Шуны искәртеп үтәргә кирәк: әлеге балаларның күбесе өчен бу – яңа юнәлешләр. Арада кечкенәдән бию яки нәфис сүз белән профессиональ шөгыльләнүчеләр юк диярлек.


     
Проектлар Казан мэриясе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Аларда Казанның 40 мәктәбе, 20 балалар бакчасы, 42 остаз катнашты. Һәр белем учреждениесендә 15–20 шәр укучы шөгыльләнде.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты катнашучылары профессиональ биючеләр, укытучы-хореографлар ярдәмендә татар биюе хәрәкәтләренә өйрәнде. Дәресләр татар телендә узды. Проектның максаты – татар телен һәм татар биюен популярлаштыру, яшь буынга милли бию хәрәкәтләре нигезендә яткан фикерне җиткерү.

«Сөйлә» проекты барышында сөйләм осталыгы буенча мастер-классларны театр артистлары һәм телевидение алып баручылары үткәрде. Биредә укучылар әдәби әсәрләрне дөрес һәм сәнгатьле итеп укырга өйрәнде. «Сөйлә»нең максатлары – нәфис сүз жанрын популярлаштыру, сәхнә теле осталыгына өйрәтү.
 
Фестивальгә сайлап алу туры 12 гыйнварда Казанның 18 нче гимназиясендә узды. Жюри әгъзалары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова, «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова, шагыйрә Резеда Гобәева фестивальдә катнашачак номерларны сайлады. 

«Гәүһәр» фестивалендә проектларның нәтиҗәсе буларак, бер сәхнәдә татар мәдәниятенең ике сәнгать төре – бию һәм нәфис сүз осталыгы бер-берсе белән үрелеп барды. Укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дәресләрдә алган осталыкларын күрсәтте. 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ