6 апрельдән уку дистанцион формада башланачак

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларның әти-әниләренә мөрәҗәгать белән чыгып, мәктәпләрдә, урта профессиональ уку йортларында һәм вузларда уку процессының 6 апрельдән дистанцион формада дәвам итәчәген әйтте.

«Беренчедән алып 11нчегә кадәр барлык сыйныфлар, уку программасында кабул ителгәнчә, дистанцион формада укуны дәвам итәчәк. Укучылар һәм педагоглар төрле электрон платформалар кулланачак», — диде ул.

Рафис Борһанов Татарстан балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләвен дәвам итәчәген әйтте. «Безнең «алгы сафларда» булган кешеләребез, шәһәрләребезнең, республикабызның яшәешен тәэмин итүчеләр борчылмасын. Аларның балаларын дежур төркемнәр кабул итәчәк», — диде министр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *