Логотип Магариф уку
Цитата:

6 март – Халыкара глаукомага каршы көрәш көне

Күзләреңә глаукома тимәсенСукырлар саны бөтен дөнья  буенча елдан-ел арта бара. Глаукома күз күрмәү сәбәбе буенча катаракттан кала икенче урында тора. Әмма  катарактка операция ясаганнан соң...

Күзләреңә глаукома тимәсен
Сукырлар саны бөтен дөнья  буенча елдан-ел арта бара. Глаукома күз күрмәү сәбәбе буенча катаракттан кала икенче урында тора. Әмма  катарактка операция ясаганнан соң,  кеше күрә башласа   да,  глаукома котылгысыз рәвештә сукырлыкка  алып бара. Глаукома бер төркем авырулар нәтиҗәсендә килеп чыккан чир һәм ул, дәваланмыйча торып,  сукырлык белән тәмамлана.   Еш кына ул  40-45 яшьтән соң  үсә башлый,  өлкән яшьтәге халыкны зарарларга  омтылучан.  Әмма авыру  кешегә яшь вакытында, хәтта бала чагында да  сиздерергә мөмкин.  Хатын-кызлар да, ирләр дә бер төсле авырый.
Иң хәтәре,  глаукомадан чирләүче  халыкның  50 проценты  әлеге  чир белән авыруы хакында башына да китерми.  Ул табибка күрү нервысының 40 проценты җимерелгәч кенә мөрәҗәгать итә. Шунлыктан,  авыруны танып, аны дәвалау мөмкин булмый.
Бөтендөнья  сәламәтлек саклау оешмасы  белешмәләренә караганда,  планетаның 105 млн кешесе глаукомадан чирли,  шуларның 5 млн нан артыгы  ике күзгә дә сукыр. 2030 елда аларның саны ике тапкыр артачак, диләр.
Россиядә 1,2 млн кеше глаукома белән авырый, шуның хәтле кавем үзенең әлеге чир белән авыруын күз алдына да китерми. Безнең республикада  статистика шулай ук мактанырлык түгел: 35 меңнән артык пациент глаукома билгеләре белән яши.
Күз күрүен саклап калуның бердәнбер юлы – аның билгеләрен мөмкин кадәр тизрәк  белү, табибка мөмкин кадәр тизрәк мөрәҗәгать  итү  һәм үз вакытында тиешле ярдәм алу.
                                                             Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ